поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.09.2016 Матбугат

“Переведи!” тапшыруында машина уйнатылачак яки ТНВда яңа сезонда ТӨП-22 яңалык

Бүген ТНВ редакциясенең 3 катында телеканалның баш мөхәррире Данил Гыйниятов журналистлар белән чәй эчте. Очрашу вакытында ул яңа сезонның төп яңалыклары турында сөйләде.

1. ТНВда моңарчы 60лап тапшыру эшләп килгән. Яңа сезонда да шул чама калачак, әмма иске тапшырулар урынына яңалары чыгачак. 

2. “Манзара” тапшыруында баш мөхәррирләр каланчасы сыман яңа сәхифә чыгачак. Анда татарның төрле газета-журналлары баш мөхәррирләре һәм журналистларына ачык мөнбәр биреләчәк.
 
3. “Народный будильник” тапшыруы урынына «Здравствуйте!» дигәне чыга башлаячак. Ул мәгълүмати-күңел ачу булыр дип көтелә.
 
4. “Музыкаль дистә” урынына “Кайнар хит” чыгачак. Аны Айсылу Габдинова алып бара. Хит-парад “Болгар радиосы” эфирыннан чыгып төзелә. Тапшыру саен иң әз тавыш җыйган клип урынына яңасы өстәләчәк.
 
5. ТНВ каналы “Пирамида”да ай саен “Болгар” радиосы концерты дигән тамаша оештырачак. Аны телевизор караучылар да күрә алачак. “Җомга киче”нә алмашка килгән проект бу.
 
6. “Яшьләр тукталышы” кала. Әмма аның сәхифәләре, контентлары үзгәрә.
 
7. ТНВ 6-7 спектакль төшергән, театр архивларында сакланган 10лап спектакльгә ТВдан күрсәтү хокукы алган. Шимбә көн көндез ТНВда спектакльләр күрсәтеләчәк.
 
8. “Яшьләр Онлайн” тапшыруы урынына “Таяну ноктасы” булачак. Алып баручысы – Венера Иванова. Сентябрь ахырыннан һәр шимбә кичке алтыда карагыз.
 
9. “Мәдәният дөньясында” тапшыруы үзенең тематикасын ике тапшыруга бүлешә: “Таяну ноктасы” һәм “Ком сәгате”нә. Гүзәл Сәгыйтова соңгысының редакторы булачак.
 
10. “Ком сәгате”н Данил Гыйниятов алып бара. Беренче кунак Рафаэль Хәкимов иде. Алдагы чыгарылышларга Фәндәс Сафиуллин, Айдар Хәлим киләчәк.
 
11. “Караоке Баттл” урынына “Җырлыйк әле” кайтачак. Алып баруын Рөстәм Гайзуллин алып барачак, әмма Нәҗип Бәдретдинов да эшләячәк бу тапшыруны. Беренче чыгарылыш әле октябрьдә генә көтелә.
 
12. “Яшь ТНВ” язмышы әлегә билгесез. Аның буенча югары даирәләрдә сөйләшү алып барыла.
 
13. “Дин вә хәят”, “Җомга вәгазе”, “Нәсыйхәт” проектлары урынына җомга көннәрне иртән “Нәсыйхәт” сәхифәсе чыгачак. Шулай ук “Хозур” студиясе әзерләгән блок та булачак.
 
14. Ләйсәнә Садретдинова “Татарлар” тапшыруының җитәкчесе итеп билгеләнгән. Роза һәм Эльвира белән бергә бу тапшыруны Илнар Хөснуллин да алып барачак. Моңарчы ул “Манзара”ны алып бара иде, хәтерлисезме?
 
15. ТНВның гел татарчага күчүе турында мәгълүмат әлегә юк. Аның каравы, “ТНВ-Планета” гел татарча сөйли.
 
16. “Адымнар”дан көлкеле мультперсонаж Шомбай бүтән эфирга чыкмаячак. Контракт озынайтылмаган.
 
17. “Хәбәрләр”дә бик профессиональ команда эшли, дип саный Данил Гыйниятов. Ә титрларның агрессив кызыл төстә булуын ул дизайнерлар карамагына калдырды.
 
18. ТНВ татарча һәм русчаны 50:50 сөйли икән. Вакыт буенча исәпләсәң, шулай чыга.
 
19. ТНВ худсоветы 11 кешедән тора. Аларның исемнәрен әйтмиләр, әмма аларның һәркайсы ТНВда эшләве мәгълүм. Якын киләчәктә читтән төзелгән состав та булачак ди.
 
20. Кич саен “Кичке аш” тапшыруы чыгачак. Өстәл артында интервью.
 
21. “Башваткыч”ка тимәгәннәр, Зөлфәт Зиннуров үз эшен дәвам итә.
 
22. “Переведи” тапшыруында машина уйнатырга уйлыйлар. Әмма бер турда түгел, ә күп этаптан торган бәйгедә. Бу - Илшат Әминов идеясе.
 
 
 
 
 

 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.09.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»