|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2008 Мәгариф
БАШЛАРНЫ КАТЫРГАН ИМТИХАН...Җәй җитә. Кояш. Су коенулар. Әмма абитуриентлар өчен түгел. Алар алдында озын бер ай. Экзаменнар ае. Экзаменнарның күбесе традицион формада бирелмәве инде күптән сер түгел. Эксперименталь елларның бу соңгысы. Шул сәбәпле, математика һәм рус телен ЕГЭ формасында бирү мәҗбүри. Калган фәннәрдән әле сайлау мөмкинчелеге кала кебек. Ләкин университетларга ЕГЭ (Бердәм Дәүләт Имтиханы) һәм ЕРЭ(Бердәм Республика Имтиханы) нәтиҗәләре белән генә алалар. Шуннан соң: “Минем сайлау мөмкинчелегем бар”- дип йөр инде... Мин шәһәребездә университетларга көрү тәртибен карап утырганда, ЕГЭ кирәк булмаган бары берничә вариант күрдем. Укытучыма шалтыратып фикеремне сөйләп бирдем: - Без имтиханнар традицион формада узсын өчен ниләр эшли алабыз? - Хәзер, кызганычка каршы, берни дә эшләп булмый шул, - диде укытучым. Мин имтиханнарның кирәклеге турында уйлый башладым. Чыннан да, ни өчен алар безгә кирәк булды соң әле? Моңа хәтле ЕГЭсыз яшәгән, тагын шуның кадәр үк яшәр идек. Шушы ЕГЭга каршы килгән фикерләремне саннар бозды. Интернетта 2007 елны укырга кермәгән абитуриентлар саны күзгә чалынды. Шуларның якынча 74 % традицион экзамен бирү тәртибен сайлаган булган. Шушы саннар барысын да бик әйбәт аңлатып бирә. ЕГЭ һәм ЕРЭ традицион имтиханнарга караганда күпкә җиңелрәк. Әмма тагын бераздан тапкан мәгълүмат, бөтен уй-фикерләремне чуалтты. ЕГЭ язган укучыларның яртысыннан артыгы диярлек имтиханны икелегә биргән. Әллә нәрсә җиңел дә түгел икән ул... Миңа калса, абитуриентлардан бары тик имтиханнарга бөтен көчтән әзерләнү сорала. Дөрестән дә, бирәсе фәнеңне беләсен икән, ЕГЭсын да, традицион экзаменны да әйбәт бирәчәксен. Шулай булса да, “кайсы әйбәтрәк?” дигән сорау ачык кала.
Рифат ГЫЙЛӘҖИЕВ |
Иң күп укылган
|