|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2016 Криминал
Төмәндә хатыны белән ачуланышкан ир Татарстан кызын үтергәнТүбән Кама кызын үтергән адәмне 11 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта җирле телевидениенең рәсми сайты хәбәр итә. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2015 елның 5 ноябрь төнендә 27 яшьлек ир-ат хатыны белән сүзгә килә һәм автомобиленә утырып, шәһәр урамына чыгып китә. Шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсе янында аек булмаган кызны күреп ала һәм машинасына чакыра. Алар җенси мөнәсәбәткә керә. Шуннан соң яңа танышлар арасында низаг чыга – Түбән Кама кызы полициягә гариза язу белән яный башлый. Куркуга калган ир-ат кызны буып үтерә һәм гәүдәсен күлгә ташлый.
Эзне яшерү максатыннан ул машинасын юа, кызның киемнәрен яндыра, ә балдагын лифт шахтасына ыргыта.
Кызның гәүдәсен иртән табып алалар. Хокук сакчылары үтерүченең эзенә 2016 елның мартында гына чыга.
Соңыннан ачыкланганча, кыз Түбән Камадан Төмәнгә дусты янына кунакка килгән була. Кунакта вакытта дусты белән сүзгә килә, өйдән чыгып китә һәм үтерелә...
--- |
Иң күп укылган
|