|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2016 Дин
Күренекле якташыбыз ярдәмеАллаһы Тәгалә һәм халык ярдәме белән Сергач районы Грибанда яңа “Бердәмлек” дип исемләнгән мәчет төзелә. Бу Аллаһы йорты авыл уртасында урнашкан һәм тирә-якка өстәмә ямь биреп тора. Бер ел эчендә гыйбәдәт йортының бинасы торгызылды. Озакламый аның түбәсе ябылыр, тәрәзәләр, ишекләр куелыр. Киләсе елга бина эчен төзекләндереп, өч манарасына ярымайлар гына куясы кала. Узган атнада халык өмәгә чыгып, мәчет тирәсендәге мәйданны чүп-чардан һәм төзелеш калдыкларыннан арытты. Әйе, зур, мөһим төзелеш бара Грибанда. Әлбәттә, бу изге эш зур материаль чыгымнар да таләп итә. Шушы чыгымнарның зур өлешен күренекле якташыбыз, Нижгар җиренең танылган шәхесе Рәшит Баязитов үз өстенә алды. Грибан халкы анарга һәм аның йөзендә бөтен спонсорларга зур рәхмәтләрен белдерә.
Шулай ук, форсаттан файдаланып, без хөрмәтле Рәшит Җаббаровичны чын күңелдән чираттагы туган көне белән котлыйбыз! Барча Грибан халкы, шәһәрләрдә яшәүче авылдашлар исеменнән мин Сезгә корычтай нык саулык, бәхет, тыныч тормыш, гаилә иминлеге, барлык эшләрегездә дә зур уңышлар телим. Алгы көннәрегез дә кояшлы, шатлыклы булсын.
Имам ХАФИЗОВ, Грибан авылы мулласы.
Имам ХАФИЗОВ |
Иң күп укылган
|