|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2016 Дин
Камил хәзрәт Сәмигуллин 200 сумлык купюрага Казан сурәте төшерелсен өчен хаҗда дога кыла (ФОТО)Кичә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 200 сумлык яңа банкнотларда Казан сурәтен яклау акциясендә катнашты. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте. Хаҗ сәфәрендә булган Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең хәләл җефете белән 200 сумлык банкнот тотып фотога төште. Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядәге яңа купюралар өчен символларны сайлау бәйгесендә Казан сурәте җиңсен өчен изге җирдә догалар укуларын белдерде.
Мәккәдә хаҗ сәфәрендә башка илләрдән килгән мөселманнар да Казан символы төшкән банкнотларны тотыш фотога төшкәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|