|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2016 Мәдәният
Камал театрының оркестр музыканты, танылган скрипкачы Динә Закирова пешерергә өйрәтәГ.Камал театрының оркестр музыканты, танылган скрипкачы Динә Закирова Инстаграмдагы аккаунтында "Аш-су" исемле яңа рубрика ачып җибәрде. Беренче чыгарылышта уңган хуҗабикә тәмле круассаннар пешерә. Аш-су өлкәсендә кайнашырга бик яратам. Кызыбыз Зәлия белән өйдә утыргач, буш вакытым күп, рәхәтләнеп әзерлим. Кызыксынучылар күп булгач, ризыкны әзерләү процессы белән башкаларны да таныштыру өчен әлеге рубриканы ачарга булдым. Студент елларында ук Илнур белән бергәләп төрле ризыклар әзерли идек. Киләсе чыгарылышта әнә шул студент елларында яратып пешерә торган тәмле торт ясарга исәп, Алла теләсә. Өйдәгеләр яратып ашый, үзем генә камыр ризыкларын авыз итә алмыйм. Диетада утырам, "Җырлыйк әле" тапшыруының яңа сезонына әзерләнәм. Фитнеска, бассейнга йөрим, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Динә Закирова.
--- |
Иң күп укылган
|