|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2016 Криминал
Казанда банк талаганнар3 сентябрь көнне Казанның "Татсоцбанк"ын талаганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, урында тикшерү-оператив төркем эшли. Җинаятьнең барлык нечкәлекләре – талаучылар саны, урланган сумма ачыклана. Банкның Губкин урамындагы офисы иртән таланган. Җинаятьче банк хезмәткәре артыннан кереп, пычак белән янаган һәм сейфтан якынча ике миллион сум акча урлап качкан. Һөҗүм итүче парик һәм күзлектән булган, диелә. Банк комментарий бирми.
Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә.
Тулырак: В Казани ограблен «Татсоцбанк»
--- |
Иң күп укылган
|