поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.09.2016 Мәдәният

Камал театрында татар телендәге иң яхшы пьеса сәхнәләштерелә

8 һәм 9 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 111нче сезонның беренче премьерасы – татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” спектакле. Яңа алтынчы куелышның режиссеры - Георгий Зурабович Цхвирава (Омск академия драма театрының баш режиссеры).

Татар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучы Кәрим Тинчуринның әлеге пьесасы татар телендәге иң күренекле драматик әсәрләрнең берсе. Татар классикасы җәүһәре булган, 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта...
 
«Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” әсәре, миңа калса, татар телендәге иң яхшы пьеса.  Төзелеше һәм поэтикасы ягыннан гаять тә катлаулы булган бу әсәр 20нче елларның «Бег» (“Качу”), «Самоубийца» (“Үзен-үзе үтерүче”), «Баня» (“Мунча”) кебек әсәрләрдән дә өстенрәк. Монда бик көчле политик сатира. Бу сатираның кемгә юнәлгәнлеген ансат кына аңлавы да кыен. Автор байлардан да, ярлылардан да – барысыннан ачы итеп көлә, тик нигездә аның сатира корбаннары – акылсыз, оятсыз, тәрбиясез бәндәләр, хакимлеккә дәгъвә кылучылар... Җыеп әйткәндә, бу – бөек әсәр. 1958 елда “Җилкәнсезләр” спектакленең, әдәби әсәрләрдән беренче булып, Г.Тукай премиясенә лаек булуы да юкка гына түгел”, - ди Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов.
 
“Җилкәнсезләр” спектакленең премьерасы 2016 елның 8 һәм 9 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә. Билет алырга: kamalteatr.ru, 293-03-74.

---
Камал театры
№ --- | 05.09.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»