|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2016 Мәдәният
«Татарстан — безнең йортыбыз» фестивале катнашучыларны туплыйСентябрь аенда «Татарстан — безнең йортыбыз» республикакүләм этномәдәни фестиваленә гаризалар кабул ителә башлый. Чараның оештыручылары булып ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты тора. Фестиваль шушы номинацияләр буенча оештырыла: «вокал», «хореография», «нәфис сүз», «уен-кораллары музыкасы», «фольклор-йолалар куелышы», «иң әйбәт казак коллективы». Фестивальнең муниципаль һәм зона этапларында катнашучыларны сайлап алганнан соң, җиңүчеләр Гала-концертта чыгыш ясаячак. Әлеге зур масштабтагы концерт Казанда 4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп оештырылачак.
Фестивальнең зона турлары Буа, Арча, Нурлат, Яр Чаллы, Казан, Лениногорск һәм Сарманда узачак.
«Татарстан — безнең йортыбыз» фестивале Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи яктан үзара баюын ныгыту, Татарстанның күпмилләтле мәдәниятын популярлаштыру, үстерү һәм саклау максатында оештырыла.
--- |
Иң күп укылган
|