поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.09.2016 Шоу-бизнес

Айсылу Габдинова: «Уянып китсәм-йоклаган килеш текстны кабатлап ятам икән» (ФОТО)

Яңа телевизион сезонда,”Яңа гасыр” телевидениесендә башланган, ”Болгар” радиосының “Кайнар хит” тапшыруы 3 сентябрьдә туры эфирда чыкты. Әлеге тапшыруны туры эфирда алып барган җырчы Айсылу Габдиновага, эфирдан соң ук берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Айсылу,син – җырчы. Ничек бу тапшыруга килеп эләктең?
- Әлбәттә,төп профессиям буенча мин җырчы. Ләкин телевидение дә миңа ят түгел. Кайчандыр ”Яшләр тукталышы”ның берничә тапшыруын алып барган идем,бу елны “Поем и учим татарский язык” тапшыруларын алып бардым. Монда яңа тапшыруга кастинг бара дигәч, болай гына кергән идем – мине сайлап алдылар.



- Куркыттымы туры эфир?

- Быелдан башлап, үз концертларым  белән йөри башлаганга каушамаска  бераз өйрәнгән идем инде.(көлә). Тик миллиолы аудиторияле каналда туры эфирда тапшыру алып бару - бик җитди нәрсә шул ул. Каушатты да. Яңа тапшыру булгач, әзерлек эшләре дә бер көн кала гына бетте,”Кайнар хит” та катнашучылар исемлеге дә шулай көне җиткәч кенә билгеле булды дияргә була.

- Ничек әзерләндегез?

- Өйрәндем инде.Тапшыру чыгасы көн алдыннан ятып йоклаган идем-төнлә нидәндер уянып киттем. Баксаң,йоклаган килеш тексты кабатдлап ятам икән... Рәхәтләнеп үз-үземнән бик көлдем, ятып йокладым.



- Телевидениедә ничек каршы алдылар?

- Анда бик ярдәмчел коллектив. ”Яңа гасыр” каналының баш режиссеры Алмаз Акбәров та, “Болгар” радиосының баш мөхәррире Илфар Кәримов, продюсерым  да башкалар да чын күңелдән ярдәм иттеләр.

- Тапшырудан соң кайтавазлар булдымы әле?
- Оооо.. Күп. Укытучым Венера Ганиевадан “Син чын профессионал кебек ташыруны алып барасың” дигән хәбәр килде. Мине җылы кабул иткән тамашачыларга бик зур рәхмәт.

- Ә җырчылар?
- Күптән аралашмаган җырчылар да яза башлады.

- Быелгы гастрольләреңә ташыруны алып бару комачауламасмы?
- Өлгерергә тырышырга инде. Әле бит уку да бар, музыка мәктәбендә укыту да. Студиядә эшләү дә. Тик миңа мондый темпта яшәү күңелле була башлады.



- Тапшыру атна саен буламы?

- Әйе. Атна саен, шимбә көнне, иртәнге сәгать уннан-унбергә кадәр. Кабатлап та чыгачак.

- Уңышлар сиңа ,Айсылу!

- Рәхмәт!
 


---
Шәһри Казан
№ --- | 03.09.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»