|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2016 Дин
"Свинка Пеппа" рәсеме төшкән торт хәләлме?Балаларның туган көннәрен хәзер зурлап үткәрү модада. Һәртөрле им-томнар сатып алудан тыш, әти-әниләр үз нарасыйларына аниматор, ягъни акчага күңел ачтыручы, яллый. Шулай ук мастикалы торт та булырга тиеш бәйрәм өстәлендә. Аның тематикасын "юбиләрдән" алдан ук сорыйлар. Кем "тачки" ярата, кем "Маша и Медведи", ә кем "Фиксики". Гадәттә, геройлар "Карусель" каналыннан әйләндерә торган мультфильмнардан алына. Соңгы ара балалар "Свинка Пеппа" дигән мультикка мөкиббән. Чучка гаиләсе турындагы сериал бу. Бүген журналист Булат Сруров шушындый фото белән бүлеште. "Тыелган җәнлек сурәте төшкән тортны хәрәм була микән?" - дип сорау куя ул. Ә сез ничек уйлыйсыз, "Свинка Пеппа"лы балалар торты хәләлме, әллә хәрәмме? Фикерләрегене комментарийларда языгыз.
--- |
Иң күп укылган
|