поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.10.2009 Экология

ТӘМӘКЕЧЕ – КЕМ УЛ?

“Безнең гәҗит” интернет сәхифәсендә укучылар арасында махсус сораштыру үткәргән иде. Кеше ни өчен тәмәкегә үрелә, әллә аның зыянын белмиме? Сораштыруда 128 кеше катнашты.

Күпчелек тәмәкенең агулы икәнен белми тарта башлаучы икән. Сораштыруда катнашучыларның 41%ы шулай уйлый. Икенче урында – үзләрен чын ир яки нәфис зат итеп күрсәтергә омтылучылар. Алар тәмәкечеләрнең 29%ын тәшкил итә. Башкаларга иярергә яратучы “слабак”лар – 7%, “перекур” яратучы ялкаулар – 5 % диләр. Сораштыруда катнашучылар тартучылар арасында “сәламәтлекләренә төкереп караучылар юк” дип саный. Бу сорауга берәү дә уңай җавап бирмәгән.

 

Соңгы сораудан аңлашылганча, сәламәтлек һәркем өчен кыйммәт, ә тәмәке индустриясе чәчәк ата. Тәмәкенең агулы икәнен белми тарта башладым, дип акланучыларны да аңлавы кыен. Бүген аның зыяны хакында күкрәк баласы гына белмәскә, аңламаска мөмкин. Медиклар да, журналистлар да бу хакта гел сөйләп тора. Тик шунысы бар: тәмәке зыянлы дип аңлаткан шул ук табиблар арасында да тәмәкечеләр җитәрлек. Димәк, монда сәбәп башкада. Ә мин үзем тәмәкечеләрне башкаларга иярергә яратучы “слабак”лар, “перекур” яратучы ялкаулар, үзләренең генә түгел, башкаларның да сәламәтлекләренә төкереп караучылар дип саныйм. Иртән эшкә киткәндә лифтка утырмаска тырышам. Күрше-күлән түзми, фатирыннан чыгуга тәмәкесен кабыза. “Тәмәкегезне, зинһар, монда тартмагыз!” дип язып элүләр дә ярдәм итми, лифтта балта элеп куярлык төтен. Шунда балалар белән утырасы, әле лифт еш ватылучан да, тыны кысылучылар, балалар бу очракта нишләргә тиеш?! Шуннан соң башкаларга төкереп тә бирмәгән эгоист тәмәкечеләрне оятсыз, дими ни дисең...

 

Үзенә агу сатып алучы

 

Адәм баласы кәеф күтәрү, стресстан арыну ниятендә тәмәке белән дуслаша, әмма шул «дустының» акрын гына упкын читенә этәрүе хакында сизми. Хәер, алай дию бик үк дөрес булмас – тәмәкенең зарарын бүген һәркем белә. Белә, әмма бик күпләр аннан аерыла алмый. Ни өчен?

 

Тәмәкенең бөтен Җир шары буйлап таралуының сәбәбе – кеше организмы аңа бик тиз ияләшә, психик һәм физик бәйләнеш барлыкка килә. Бу аның составындагы никотинга бәйле. Әнә шул никотин башта бик кыска вакыт эчендә баш миендә һәм башка органнарда кан тамырларын киңәйтеп җибәрә. Шул сәбәпле кеше үзендә өстәмә көч-куәт барлыкка килүен тоя. Акыл эшчәнлеге активлаша. Ләкин бу тәэсир бик аз вакыт кына дәвам итә. Соңыннан кешенең активлык дәрәҗәсе түбән төшә, апатия барлыкка килә. Баштагы «ләззәтне» тоту өчен, кеше ешрак тарта башлый һәм бу мираж артыннан чабуны хәтерләтә. Кеше, шулай итеп, тәмәкегә тәмам бәйләнә, ансыз яши алмый башлый. Кесәсендә бераз акчасы булса, гаиләсенә икмәк алып кайту урынына, берничә булса да сигарет ала, ә акчасы булмаса, хәтта үтеп барган кешедән теләнергә дә оялмый. Тир түгеп эшләп алган акчасына агу сатып алучыны акыл иясе дияргә буламы?! Әле ярый да үзен генә агуласа...

 

Тәмәкече башкаларны да агулый

 

Англия галимнәре пассив тәмәке тартуның да (тәмәке тартучы янында торучы) үтә зыянлы булуын исбатлаган. Тикшерүчеләр фикеренчә, елга якынча 700 пассив тәмәке тартучы эштә үлә, ә 3 мең ярымы өйдә. Шулай ук тәмәке төтене йогынтысыннан атнага бер генә кеше булса да, хәтта больницаларда, медицина оешмаларында да үләләр. Рәсми мәгълүматларга караганда, Англиядә олыларның 30%ы тәмәке тарта. Ләкин барлык халыкның 42%ы өйләрендә тәмәке төтене суларга мәҗбүр. 11% эштә, үзе тәмәке тартмаса да, төтен сулый. Лондонның Империя көллияте профессоры Кондрад Ямрожик махсус формула исәпләп чыгарган. Аның хисабынча, пассив тәмәке тартучылар арасында үпкә рагыннан, инсульттан һәм башка авырулардан тәмәке төтене аркасында үлүчеләр күп. Бүген Англиядә җәмәгать урыннарында һәм эштә тәмәке тарту рөхсәт ителгән. Медиклар киңәшенә карамастан, хөкүмәт тәмәкедән баш тарту ихтыяри булырга тиеш дип саный.

 

Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю законы кертелгән илләрдә йөрәк-кан тамырлары һәм башка авыруларның кимүе күзәтелә. Мәсәлән, Ирландия табиблары йөрәк өянәге белән мөрәҗәгать итүчеләрнең 1 ел эчендә 11%ка кимүен әйтә. Бу илдә җәмәгать урыннарында тарту 2004 елда тыелган иде. Мондый мәгълүматлар сәламәтлек саклау буенча башка илләр өчен дә үрнәк булып тора.

 

P.S. Шул темага редакциябезгә килгән хатны да сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. 

 

Тәмәкене ничек ташларга?

 

Сүзем тәмәке тартудан ничек җиңел генә котылу турында иде. Уй-хисләремне уятырлык могҗизаны сезнең белән уртаклашасым килә.

 

Әйтәсе киңәшләреңне янәшәңдәге яраткан балаңа бирә алмавың, ә әллә кайда, ерак шәһәрдә торган кешенең сине тыңлавы – бу бер Аллаһы Тәгалә могҗизасыдыр.

 

Мин 6 ел элек Менделеевск шәһәреннән килгән бер егеткә тәмәке тартудан ничек котылу серен өйрәткән булганмын. Киңәшемне тоткан. Рәхмәт әйтеп:

 

– Апа, сез өйрәткәнчә душ алдым. Тәсбих төймәсен уңга таба “Әстәгъфирулла” дип көнгә бер тапкыр (анда 99 төймә) чыктым. Тәмәке тартасым килсә, кулыма тәсбих төймәсен тотып, тагын шушы шифалы сүзне кабатладым, икенче көнне үк тәмәкене күрәсем дә килмәде, – ди.

 

Тәмәкене улым да тартты. Аңа бернинди киңәш бирә алмыйм. Бары Аллаһы Тәгаләгә ялварам: “Раббым, улыма хәрәмне ризык итмә”, – дим. Ул Чаллыда эшли. Бергә эшләүче Мөхтәр дигән дусты Аллен Каррның “Легкий способ бросить курить” дигән китап биргән. “Дустым, бу китапны укып чык, тәмәкене ташларга уйлама да, рәхәтләнеп тарт. Укып чыккач, икенче көнне үк тартмыйсың”, – дигән.

 

Ул бу китапны өч көндә укып чыкты. Улымның юлына шундый дус туры китергәне өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Тартуын ташлады бит. Раббым, бу хәрәмне кабат ризык кына итә күрмәсен. Ул китапны күрше егетенә бирде. Анысы да тартуны ташлады.

 

Бездә бер абый 35 ел тәмәке тарткан. Хәзер аңа 75 яшь. Аяклары сызлый башлагач, больницага барган. Барлык анализларны тапшыргач, табиб абыйга:

 

– Ничә яшьтә тәмәкеңне ташладың? – дигән.

 

Абыйның исе китә, тәмәкене күптән тартмый югыйсә. Күрәсең, тәмәке төтене кан юлларына зарар китергәнен табиб күргәндер.

 

Аллен Каррның китабын укып тәмәкесен ташлаганнарның авызыннан көнбагыш өзелми. Димәк, ныклы түгел. Кабат тәмәкене авызга кабарбыз, дип куркалар. Кайберләре курыкмыйча, үз сәламәтлеген жәлләмичә, бер елдан кабат тарта башлый. Әгәр тәмәке тартучы үзен яратса, Аллаһы Тәгаләдән әти-әнисенә бүләк ителгән мәхәббәт җимеше икәнен аңлап, Ходайдан чиста килеш: “Йә Раббым, бу хәрәмне миңа ризык итмә, хәләлне генә насыйп ит”, – дип тәсбих төймәсен тартканнан соң үзе сораса, күңеле борчылмас, җаны тыныч булыр иде. Сүземне кыскартып, шуны әйтәсем килә. Барлык тәмәке тартучыларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, күңел пәрдәләрен күтәрсен, начар гадәттән котылырга, дөньяның матурлыгын, сихәтлекнең кадерле икәнен аңларга камил зиһенен ачсын.

 

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

 Тукай районы, Иске Теләнче авылы.


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 40 | 07.10.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»