|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2016 Фаҗига
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Приморьеда кешеләрне коткарган Олег Федюраның ничек һәлак булуына аңлатма бирә алмыйПриморье крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгы Олег Федюр вафат, дип хәбәр итте җомга көнне РИА “Новости” әлеге хәл белән таныш чыганакка нигезләнеп. "Ул Чугуевск районында үлгән", — диде агентлык әңгәмәдәше. МЧС ның край идарәсендә әлеге мәгълүматны расламаганнар, кире дә какмаганнар. “Бу мәгълүматны расламыйбыз да, кире дә какмыйбыз, әлеге хәл буенча аңлатма бирә алмыйбыз”,- диде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле. Шул ук вакытта җирле матбугат чаралары Федюрның күпердән төшеп киткән КамАЗ кабинасында батып үлүен хәбәр итәләр.
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән Чугуевск районының Уборка торак пункты янында көчле тайфуннан соң булган тәртипсезлекләрне бетерүләрен, кешеләрне эвакуацияләүләрен һәм аларга ярдәм күрсәткәндә "КамАЗ" машинасының коткаручылар белән бергә суга төшеп китүен хәбәр иттеләр.
"Бу урынга "КамАЗ" машинасында МЧСның Ерак Көнчыгыш эзләү-коткару өстәмә отряды коткаручылары килгән. Павловка елгасын кичкәндә машина су астына китә”,- диде агентлык әңгәмәдәше. Матбугат хезмәтендә исә зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар булмады, дип белдерделәр.
--- |
Иң күп укылган
|