поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.09.2016 Шоу-бизнес

Балаларын беренче сыйныфка озаткан җырчы әти-әниләр хис-кичерешләре белән уртаклашты (ФОТО)

Кичә мәктәпләрдә укучыларны белем дөньясына сәяхәт кылырга дәшеп, кабат кыңгырау чыңлады. Артта – кояшлы, матур көннәр, алда – яулыйсы үрләр, ачасы яңа, кызыклы дөнья. Әлеге көнне балалар бакчасы белән саубуллашып, тәүге тапкыр яңа, мавыктыргыч та, катлаулы да тормыш юлына аяк атлаган “беренче”ләребез аеруча зур дулкынлану, кызыксыну белән көткәндер.

Җырчылар арасында да балаларын беренче сыйныфка озата баручы әти-әниләр бар. Алар нинди хисләр кичерә икән? Балаларына уку йортын сайлаганда нәрсәгә игътибар иткәннәр? Әлеге язма шул турыда.
 
Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның кызы Венера Казанның 149 нчы татар-төрек лицеенда белем алачак. Беренчедән, әлеге уку йорты үзләре яшәгән урыннан якында гына урнашкан булуы белән җәлеп итсә, икенчедән, төпле, яхшы белем бирүе дә мөһим роль уйнаган.
 
 
- Балабызны мәктәпкә урнаштырганда, әллә нинди “текә” уку йортын эзләмәдек. Иң мөһиме – традицион, яхшы белем бирә торган булсын дидек. Танышлар белән дә киңәшләшеп, сөйләшеп сайладык. Бик яхшы белем бирә торган мәктәп, диделәр. Аннан соң безнең өчен үзебезнең татар телендә белем бирүе дә бик мөһим иде. Балалар туган телебездә аралашып, аны белеп үссеннәр. Хәзер бит дөньяны маңкортлар басты. Кызларыбыз-улларыбызның татар булулары белән горурланып үсүләрен телибез.
 
Үземдә исә каршылыклы хисләр өермәсе. Бер яктан, кызыбыз зур үсте дип сөенәм, аның белән горурланам, икенчедән, без дә олыгаеп барабыз бит инде дип сагышланам. Үзебезнең мәктәп елларын да сагынып искә алдык. Авылда да бик яхшы белем биргәннәр дип уйлыйм. Балаларыбыз яңа, зур тормышка аяк басалар, сыйныфта, коллективта кеше буларак формалашу чорларын үтәләр. Аның өчен дә бераз борчылу хисе бар. Коллективка ничек кереп китәрләр дә, мәктәп тормышында нинди урын алырлар, дип уйланам. Шуңа күрә мәктәпкә тәүге адымнарын атлаган балаларыбызга исәнлек-саулык, тел ачкычлары һәм уңышлар телим,  - ди Раяз.       
 
Моңлы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар да зур уллары Аязны беренче сыйныфка озатты. Шунысы кызыклы, Аяз белән Р.Фасыйховның кызы Венера бер лицейда, бер сыйныфта белем алачаклар икән.
 
– Әлеге көнне Аяз бик зур түземсезлек белән көтте. Бик әзерләнде инде. Мәктәпне сайлаганда иң элек татар телендә белем бирүе мөһим иде. Аяз татар балалар бакчасына йөрде. Шәһәр балалары русчаны барыбер яхшы белә ул. Безнең Аяз да ике телдә дә яхшы аралаша.
 
 
Әлегә үземнең хисләремне аңлап та бетермим. Бик дулкынланам. Бердән, улым өчен сөенәм, икенчедән, безнең дә яшь бара бит инде, дип уйланам. Курку да бар. Хәзер балаларның мәктәп программалары бик авыр, диләр. Булдыра алырбызмы дип тә уйлыйм. Үзебезнең дә эш графигыбыз тыгыз. Без булмаганда, балалар кем белән калыр? Аннан соң, әлеге вакыт безнең гаилә өчен гомумән мәшәкатьле чорга туры килде. Әлегә Аязның мәктәбе үзебез яшәгән урыннан шактый ерак, тиздән Алла боерса, яңа фатирыбызга күченәбез. Шуннан соң гына якынаячак. Кечкенә улыбызга да шушы көннәрдә балалар бакчасы булырга тиеш. Фатирга күченгәч, аны да урнаштырырбыз дип торабыз, - диде һәрвакыттагыча ачык, мөлаем Алсу.
 
Эстраданың моңлы җырчысы Илдар Әхмәтов та улы Исламны беренче сыйныфка озатты.
– Улыбыз үзебезнең йорттан ерак түгел генә урнашкан 171 нче мәктәпкә барды. Әзерлек курсларына бик теләп йөргән иде, укый-яза белә. Менә Исламны мәктәпкә озата бардым, ә үзем горурланам да, шатланам да, көенәм дә. Картаябыз бит, әй, дип уйга калам, - ди уенын-чынын бергә кушып Илдар.
 
Популяр җырчы Ләйсән Гыймаева белән танылган ди-джей Булат Бәйрәмовның та икенче кызлары Зифаны көмеш кыңгырау мәктәпкә дәшеп алды. Зифа апасы Таңсылу укыган 19 нчы гимназиядә белем алачак. Әти-әниләр балаларына мәктәп сайлаганда аның яхшы абруйлы, тәртипле, төпле белем бирүенә игътибар иткәннәр. “Хәзер балалар мәктәпкә барганчы ук укый-яза, саный белә. Зифа да шушы ук мәктәпкә бер ел әзерлек сыйныфына йөрде” – ди Ләйсән.    
 
 
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева да уртанчы баласы – кызы Ильвинаны беренче сыйныфка озатты. “Бүген безнең өчен бик шатлыклы көн. Кызыбыз беренче сыйныфка китте. Исән-сау укып, белемле, акыллы булып үсәргә язсын”, - дип теләкләр тели әни кеше.
 
 
Ә без исә белем дөньясына сәяхәт итәргә чыккан укучыларыбызга - сәламәтлек, уңышлар, ә аларның әти-әниләренә күңел тынычлыгы, иминлек телибез.
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.09.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»