поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
01.09.2016 Мәдәният

Җәлил Гайбадуллин: “Сәхнә бәхете минем өчен бик кадерле” (ФОТО)

Җәлил Гайбадуллин 6 сыйныфта ук гармунда уйнарга өйрәнгән. Баянны да үзләштергәннән соң, 8 сыйныфта синтезатор артында җырлап, көйләр чыгарып җыр конкурсларында беренче урыннарны яулый башлый. Җырчы карьерасы шулай башланып китә. Бүгенге көндә Җәлил Гайбадуллин танылып килүче автор-башкаручы, үз концертларында тамашачыларга бар мәхәббәтен яудыра. Әмма төп мәхәббәте аның яңа чыккан клибында чагыла.

– “Улым, күз нурым” җырына яңа клибың чыкты. Әлеге эшкә әти кеше буларак нинди хисләр белән алындың?

– “Улым, күз нурым” җырын бик яратам. Улымны тагын да катырак яратам, бар җаным белән сөям, шуңа тормыш иптәшем Лиана, әти-әни, әби-бабай һәм дуслар белән киңәшләшеп истәлеккә клип ясарга уйладык та — төшердек. Хисләр монда иң чыны, иң тирәне инде, сүз белән әйтеп бетерерлек тугел.

– Клипта синең кечкенә улың да катнаша. Артистлар гадәттә шәхси тормышларын яшерергә тырыша, синдә зур аудиториягә улыңны күрсәтү турында икеләнү булмадымы?
 
– Икеләнү булды, әлбәттә, әмма Аллага тапшырып башкарып чыктык. “Улыма күз тимәсен генә” дип көн дә иртә-кич теләп йөрим.
 
– Клипта улың катнашты, ә кадрда тормыш иптәшеңне күрмибез. Бу аның теләге идеме әллә сюжет шулай төзелгән?
 
– Тормыш иптәшем клипны төшергәндә башыннан ахырына кадәр янымда булды hәм ярдәм итте. Сюжет буенча Лиана бу клипта булырга тиеш түгел иде. Алда бит әле, кем белә, кызым да булыр.Ул клипта инде тормыш иптәшем һичшиксез булачак.
 
– Улыңны артист итеп күрәсеңме?
 
– Улымнан бер көнне генә сорадым: “Кем буласың?”- дип. “Әниең кебек юрист яисә әтиең кебек артистмы?” — дип сорагач, җырчы һөнәрен сайлады. Кем булса да яраткан эше булса, халыкка булышса — без бәхетле булыр идек.
 
– Күпчелек җырчылар хәзер автор-башкаручы. Бу талантлы кешеләрнең артуымы яисә җырларны үзең язсаң шактый очсызгарак чыгамы? Чөнки сәхнәгә күтәрелер өчен калын кесә кирәк.
 
– Сәхнәдә соңгы 4-5 ел эчендә генә автор-башкаручылар артты, мин дә алар исәбендә. Әйе, җырлар сатып алырга бик калын кесә таләп ителә. Мин үзем беренче җырны 8 сыйныфны тәмамлагач иҗат иттем, «Әткәй-әнкәй фатихасы» дип атала. Бүгенге көндә игезәк кызлар Регина һәм Венера Ахмеровалар җырлый аны. Автор-башкаручы булсам да, башка композиторлар җырларын да башкарам бик теләп.
 
– Хәзер барысы да сәхнәгә омтыла, үзешчән җырчылар да күп. Үз тамашачыңны нинди ысуллар белән җәлеп итәсең?
 
– Күп җырчылар, тагын да дөресрәге — җырлаучылар, хәзер көйсез, моңсыз җырлар да башкарып халык күңелен яулый. Миңа калса, минем җырлар да, стиль дә, тавыш та күпләргә ошый, шактый хуплау сүзләре ишетәм.Үзем гади булгангадыр инде. Җырларны бит автор-башкаручылар беренче чиратта халык өчен яза, бизнесны, акча эшләүне арткы планга куябыз.  Җырларны сатабыз да, бушка да бирәбез.
 
– Сәнгать өлкәсеннән кала башка эшләр белән шөгыльләнәсеңме? Бәлки үз бизнесың бардыр?
 
– Сәнгать минем әлегә кадәр хобби кебек кенә иде. Хәзер мин аңа өстенлек бирәм, алгы планга чыга башлады. Үзенчә бизнес та бар: туйлар алып барабыз. Халыкның кәефен күтәреп рәхәтләнеп ял итеп эшлибез.
 
– Син ничек ял итәсең? Кайсы урыннарда очратып була сине?
 
– Ял иткән юк дисәм дә була. Әни-әти янына авылга кайтырга яратабыз, эшләп ял итәбез.
 
– Үзең концертлар куйган җырчы буларак нинди көчләр тәлап ителә синеңчә бу эшкә? Бәлки мондый җаваплы эшкә алынмыйча гади гына мәҗлесләрдә җырлау кулайрактыр?
 
– Гади мәҗлесләрдә дә җырларга, чыгыш ясарга кирәк дип уйлыйм, үзенә күрә репетиция итеп кабул итәргә кирәк. Без төркем белән hәр җәйне авыллар буйлап концертлар куеп йөрибез, дискотекалар оештырабыз. Зур сәхнәләрдә концерт эшләү җиңелләрдән түгел, әлбәттә. Шәп администратор, продюссер булса уңайлы булыр иде. Хәзер “кассовый” җырчыларны бармак белән генә санап була, ә зур залларны тутыру өчен бик күп көч һәм чыгымнар кирәк. Реклама да кыйммәт, сәхнә арендалау һәм башкасы.
 
– Өметсез шайтан гына була, диләр бит, син нинди максатлар белән яшисең?
 
– Зур һәм изге максатлар белән яшибез. Матур, мәгънәле җырлар иҗат итүне дәвам итеп, жиhанда яшәгән hәр татарның күнеленә үтеп керерлек итеп иҗат итәсе килә. Бөек автор-башкаручы, композитор булып каласым килә тарихта.
 
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 01.09.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы