поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июль
  • Алмаз Шәрифуллин - җырчы
  • Айдар Галиәскәров - шоумен
  • Марат Яхъяев - сәнгать эшлеклесе
  • Лилия Йосыпова - журналист
  • Мирсәет Солтангалиев (1892-1940) - дәүләт эшлеклесе
  • Ирада Әюпова - дәүләт эшлеклесе
  • Сөмбел Билалова - җырчы
  • Мәгъсүм Сәләхов - физик
  • Рифкат Хисмәт - язучы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
01.09.2016 Мәдәният

Миңгол Галиев: «Бөтен артистлар да җырлый белергә тиеш»

«Ни хәлләрдә яшисез? Авырмыйсызмы?» дип сораучыларга Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев: «Урманга барып, берәр яфрагы саргаймаган агач табып кара әле син», – дияргә ярата. Шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтүче җырчы һәрвакыт үзенең укучылары янында булыр.

Бүген, кайберәүләр тирә-юньдәгеләргә җылы сүзен дә кызганган заманда, Миңгол абыйның башкалар өчен җан атып йөрүе гаҗәпләндерә дә, сок­ландыра да. «И Ходаем, изгелекләр кылырга мөмкинлек бир», – дигән шигарь белән атлый ул гомер юлыннан.
 
Миңгол Галиев – кешеләр күңелендә матурлык тудырырга яратылган зат. Аның беренче тапкыр сәхнәгә аяк басуына киләсе елга 60 ел тула. Ә быел педагоглык эшчәнлегенә 50 ел тулды. Шушы дәвер эчендә ул татарлар гына түгел, башка милләт яшьләрендә дә милли моңнарыбызга мәхәббәт тәрбияләде. Алар арасында төрек, әрмән, үзбәк егетләре-кызлары бар, яшьләре дә 7 яшьтән алып 86 яшькә кадәр. Ул үзенең җыр мәктәбен оештырган педагог. Аны «Азино» балалар иҗат үзәге белән Алиш исемендәге иҗат үзәгендә укучылар көтеп алалар.
 
Миңгол абыйның тагын бер зур хыялы бар: музыкаль драма театрлары өчен кадрлар әзерләү. Ул бөтен артистлар да җырлый белергә тиеш, дип саный. Хыялларыгыз чынга ашсын, сәламәт булыгыз, хөрмәтле Миңгол абый!

Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты:
– Җыр сәнгатенә юлны миңа Миңгол абый ачты. Ул милли җыр сәнгатенә тугрылыклы булып хезмәт итә. Җырның кадерен белә. Яше 75кә җитсә дә, аның яшьләр көнләшерлек энергиясенә шаккатам. Ул һаман яшьләрне эзли. Төп максаты : милләткә хезмәт итү. Татар җыр сәнгатен күтәрүдә зур көч куя ул, үз сүзе, үз фикере бар. Миңгол абый миңа абыем кебек кадерле.
 
Рөстәм Закиров,Татарстанның атказанган артисты:
– Миңгол абый җыр сәнгатендә лаеклы урын алган өлкән артистларның берсе. Мөгаллим буларак, ул үзенең студентлары белән горурлана ала. Шушы арада аның туган көнендә дә бергә чыгыш ясадык. Милләтебезгә тагын да хезмәт итсен әле. Аңа рәхмәттән башка сүз юк.
 
Иркә, эстрада җырчысы:
– Мин Казанга килгән елларымда, җырлый башлагач та, сәхнәдән фонограммага авыз ачып торуымнан ояла башладым. Шуңа күрә Миңгол абый янына бардым. Ул мине тере тавышка җырларга өйрәтте. Аның көчле укытучы икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Мин аларның өендә күп тапкырлар булдым. Хатыны Фәния апа белән алар мине үз балаларыдай каршы алалар иде. Укырга дип барып, мин аларда ял итеп кайта торган идем. Аларның өендә һәрвакыт җылылык. Миңгол абый бер кешене дә аермый, һәркемне тигез күрә. Минем өчен ул тормышта да, вокал буенча да укытучы. Алга таба аңа саулык телим. Ул безгә бик кирәк.
 
Закир Шаһбан, Татарстанның атказанган артисты:
– Миңгол абый искиткеч саф күңелле кеше. Ул мине зур сәхнәгә алып чыкты. 1995 елда «Татар җыры» фестивалендә икенче урын алуымда аның да өлеше булды. Күп еллар аның татар сәнгатенә хезмәт итүен телим. Егетләр сыман, энергиясе сүрелмәсен. Яшәү дәрте сүнмәсен.
 
Гөлсирин Абдуллина, эстрада җырчысы:
– Миңгол абыйны мин мәктәптә конкурсларда катнашып йөргәндә күрдем. Шуннан соң ул мине музыка серләренә өйрәтә башлады. Җырны юлдаш итүемдә аның да роле булды. «Синең тавышың үзенчәлекле», – ди торган иде ул миңа. Аның укучылары һәрчак күп булсын. Сәхнәдән дә аерылмасын.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 01.09.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы