поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.08.2016 Язмыш

Кавыша алмаган ярлар

Ир кеше бөтенесен дә күтәрә. Ә менә газиз баласына тырнак очы белән тию түгел, сүз белән генә кагылып китсәләр дә, сабыр савытлары чайпала, Мөнирәм. Үз тормышы турында сөйләгәндә, Габделхәй Биктимеров Мөнирәсенә әнә шулай ди. Мөнирә күңелен әнә шул сүзләре белән яулагандыр да әле ул, уйлап бак­саң...

Мөнирә

Терекөмештәй тере, бә­ләкәй генә Мөнирә Нәбиул­лина да бу тормышта лаеш шулпасын шактый эчә. Мамадыш районының Кече Сон авылыннан ул. Балачагы турында хатирәләре саран. Әтисез үскәнгә, җиңел булмагандыр аларга. Әнисе дә Мөнирәгә, теләп тудырган балам булма­дың, дип әйтә килгән. Әллә шуңамы, ул җиде айлык килеш дөньяга туган. Җитлекми туып, гел йок­лаган хәлсез бала бервакыт әнисен төрмә­дән саклап калган. Бала мендәре астына бер уч бодай салып кайта торган булган ул. Ә бер көнне тентү оештырганнар. Балага үре­ләләр генә, ә аның башы каерылып салынып төшә. Тик­шерүче­ләр ананы, күздән югал дип, этеп-төртеп җи­бә­рәләр. Сабыйга ул-бу була калса, безне гаепләрләр ди­гән­нәрдер инде. Әнисе, мин синең тууың­ны теләмәдем, ә син мине зинданнан коткар­дың, дип юл буе елап кайта.

Сигезенче сыйныфны тә­мамлаган укучыларны, колхоз өчен кирпеч сугарга дип, Мамадыш кирпеч заводына җибәрәләр. Яшьлек бит, көн буе эшләдек, ардык, дип тормыйлар, капка төплә­рен­дә вечер оештырып җибә­рәләр. Җете кара чәчле, бөр­ле­гәндәй кара күзле Мө­нирәгә Илгиз дигән егетнең күзе төшә. Аның кирпеч заводы директоры малае икәнен бел­гәч, кыз калтырап төшә.
 
Очраша димени соң шундый кеше белән! Мөнирә кача, егет бирешми. Әнә шулай дуслашып китә алар. Уку башлангач, егет белән кызның арасы ерагаер да иде. Язмыш тагын очраштыра аларны. Әнисен ташлап китәргә кыймыйча авылда калган Мө­ни­рәне чая иптәш кызы Казанга әйди. Сыер савучы булырга тиешме син дип, бер яктан дус­тын битәрләсә, икенче яктан кызның әнисен үгетли. Шулай итеп бернигә дә карамый, Мөнирәне калага алып китә. Кем булырга, кайда укырга дип уйларга да өл­герми ул, дус кызы артыннан төзүчеләр техникумына барып керә. Тумыштан моңлы, өздереп җыр­лаган Мөнирә шулай итеп төзүче булып китә. Туры килүен кара син, Илгиз белән тулай тораклары янәшә икән. Илгизнең әти-әнисе дә кызны үз итә. Кыскасы, кавыша алар. Мөнирә шулай итеп беренче тапкыр ата кайгыртуын татый. Бу тулы гаиләдә Мөнирә үзен шул­кадәр бәхетле хис итә ки, үзләренең йорты өлгергәч тә, башка чыгасы килми. Илгиз әйберләрне ул эштә чакта күчерә.
Түгәрәк бәхет өчен тагын ни кирәк? Исәнлек кирәк, ди Мөнирә апа һәм коточкыч пешү вакыйгасын искә алып, бермәлне тын кала.

Ул көнне Мөнирә зур кәс­т­рүлгә шулпа куя да өй җы­еш­ты­рырга, идән юарга керешә. Ин­де җыештыру эш­ләре тә­мам булды дигәндә ге­нә, идән чүпрәге белән кулын плитә астына тыгуы була, кәстрүл чайкалып китеп, май­лы шулпа Мөнирәнең өстенә ава. ”Мин пештем!” – ди ул һәм җан көче белән ишегалдына сөйрәлә. “Гыйнвар ае югыйсә, ә мин, җанны өтеп алган эсселекне аз гына сүрел­дерер өчен, бер уч кар таба алмыйм. Җиде яшьлек кызым өйдә иде, бар, кызым, күр­шеләргә кер, әни пеште, дип әйт, дип аңа инәләм. Чыгып кит­кән иде, урамда эт бар, мин куркам, дип кире керде...”

Нишләргә? Мөнирә, соң­гы көчен учына йомарлап, өйгә керә, зур халат киеп, күршедәге ветлабора­тория­гә таба атлый. Бәхеткә, каршысына лаборатория җитәк­чесе очрый. Машина белән каядыр китеше икән. Каршына чыгып: “Мин пештем, зин­һар, хастаханәгә илтегез”, – дип ялвара хатын. Аңа карарга куркыныч, кулыннан тиресе суелып төшеп, тып-тып кан тама. Ә җитәкче бер генә күз сирпи дә, лабораториягә кер, аннан шалтыратырлар, мин ашыгам, дип китеп бара.

Лабораториядә ашыгыч ярдәм чакыралар. Машина озак көттерми, килеп тә җитә. Беренче ярдәм күрсәткән табибтан бер генә нәрсә сорый ул: “Мин исән каламмы?” Бө­тен тәне пешкән, тиресе суелып, кан саркып торган хатынның гап-гади шушы соравы табибны аптырашта калдыра. Ул үзе дә сизмәстән: “Ул турыда сүз бармый бит әле”, – дип куя.

Бер ел эчендә сигез наркоз алган, нервлары какшаган хатынны ире бала карагандай тәрбияли, өстәвенә яннарына хатынының фа­җигале төстә вафат булган апасының сабыйларын да сыйдыра, әмма... Әллә бәхет­ләренә күз тия, әллә ир бирешә – Ил­гизнең фанилыкта ашар ризыклары бик иртә өзелә. “Юкса бернинди хәвеф сизел­мәгән иде, бергәләп печән өйдек, балалар белән бер­гә­ләп су кердек... Ә иртән күк­рәп торган ирне җир куенына салдык”, – ди Мөнирә апа.

Менә шундый хәлләрне башыннан кичергән ялгыз хатын Габделхәй Биктиме­ровның газета аша “Хатыннар, сезгә нәрсә җитми?” дип өзгәләнүен укып, кулына каләм ала.

Габделхәй

Габделхәй Биктимеровны газета укучыларыбыз шигырьләре, хикәяләре аша белә. Аның кайбер шигырь­ләренә җырлар да язылган. Әйтик, “Төрмәдән хат” ди­гәнен ИлСаф, “Һәркем парын эзли” дигәнен Рамил Галим­җанов, Зиннур Сафиуллин яра­тып башкара. Кулына каләмне ул төрмәгә эләккәч ала һәм төрле газеталарга, радиоларга хатлар яза башлый. Мөнирә апа әйтүенчә, Габделхәй дистә ел эчендә 240 тан артык шигырь, хикәя­ләр, бәяннар язган. Аның язмышын Мөнирә апа сөй­ләгәннәр аша аңларга тырышып карыйк әле.

– Габделхәйнең хатын-кызларга ышанычы какшаган, күрәсең. Юкса, кулына каләм алып, шундый юллар язмас иде. Мин аның хатын укыдым да, Рамазан ае иде, Аллаһының адашкан бу бәндәсенә җиңеллек бир дип догалар кылып, җавап язарга утырдым. Кыскача үз кичер­гәннәремне, алай да яшәү тәмен югалтмавымны бәян иттем. Озакламый аннан хат килеп төште, авыр булмаса, сирәк кенә булса да, хат яз әле миңа, дип үтенгән. Шулай итеп безнең арада 3 ел ярым хатлар йөрде, телефоннан шалтырату җаен таба иде. Ә бер тапкыр сеңлесе Гүзәлия белән хәлен белергә төрмәгә дә барып кайттык. Чыккач, мине кабул итәрсеңме, дип сорый иде. Бәлки кавышкан да булыр идек. Әмма...

Габделхәй Мөнирәсенә утыртулары турында болай сөйли:
– Хатын белән аралар бөтенләй суынды. Юкса болай да аз күрешәбез, мин гел читтә акча эшләп кайтам, ул сагынып көтеп торыр кебек иде. Бер көнне чираттагы ыз­гыштан соң тоттым да өйдән кадак та алмыйча чыгып киттем. Шабашка да чыккан иде, вакытлыча торыр җир бар, эш бар дип уйладым. Ике егет белән бер бүлмәгә туры килдек. Менә шул егетләр белән юк нәрсәдән тавыш чыкты. Болар икәүләп дөм­бәсли генә мине. Кабырга сынды, каршы торырга хәл бөтенләй калмады. Тегеләр кызганнан-кыза. Шунда берсе, үтерәбез сине, кызыңны көчлибез, дип кычкырмасынмы. Миңа шул җи­тә калды, каян көч кил­гән­дер, аякка баса алдым, те­геләрне “урдым” гына. Кый­нап ташладым да чыгып киттем. Кич белән кайткач, ни­заг­ка нокта куярбыз дип исәпләгән идем. Кайтсам, без торган барак янып беткән. Милициягә үзем барып сөй­ләп бирдем. Мине, үзең үтер­гәнсең дә янгын чыгаргансың дип, шунда ук кулга алдылар. Үз файдама берни әйтә алмадым.

Габделхәй Биктимеровка 16 ел срок бирәләр. Ун еллап утырганнан соң, төрмәгә С­ә­рия Сабурская килә һәм аны иреккә чыгару эшен башлап җибәрә. Быел унөченче елын тутырганда ул иреккә чыгарга тиеш була, әмма чыгарына бер атна кала йөрәге тибүдән туктый.

Мөнирә апа кулы эшкә яткан кеше читлектә дә тик тормый, иске тракторны ремонтлап, гел эшләп йөри, дип искә ала аны. Эшләгән кад­ә­ре­сенә аз-маз акча түләгән­нәр, ул шуны җыеп барган һәм туган ягы – Баш­корт­станның Кызыл Кама районы Иске Мөштә авылында үзенә йорт сатып алган. “Безнең якларның табигате искиткеч, бер күрүдә гашыйк булыр идең, Мөнирә, дип сөйли иде. Төп нигезгә кайтырга исәп­ләмәде. Анда туганнарым, берәүгә дә авыр йөк буласым килми, дия иде. Үзе утырганда әнисе үлде, аны бик авыр кичерде. Рәх­мәт сезгә, ши­гырь­ләрен бастырып чыгардыгыз”, – ди Мө­нирә апа.

Мөнирә апага Габделхәй абый, әгәр безнең кавышулар барып чыкмаса, картлы­гыңда ялгыз калма, дип әйтә торган була. Каенатасы Галимулла абый да шуны куәтли. Бүген аның яңа тормыш башлаган көннәре. Күп­ләр килеп тир­гәсә, төр­мәгә хат язма дип җикеренсә дә, Габделхәй абый­­ны җылы сүзеннән өз­мә­гән, йөзеннән иман нуры балкып торган бу ханымга бәхет телибез. Башка югалтулар язмасын бер­үк.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»