поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.08.2016 Мәдәният

Рафил Җәләлиев: “Салават абый кайда һәм кемгә җырлаганны белеп җырларга кушты” (ФОТО)

Алар бер-берсен тулыландырып торалар. Эльмира Гыйльфанова сөйкемле, тыйнак образда булса, Рафил Җәләлиев шаянлыгы, үткен сүзе белән тамашачыны җәлеп итә. Дуэт буларак танылып килүче әлеге пар үз тамашачыларына беренче концерт программаларын әзерләү белән мәшгүль. Яңа концерт сезонына әзерләнгән вакытта Рафил бөтенләй дә үзенә хас булмаган лирик, салмак җыр тәкъдим итте.

— Рафил, яңа чыккан җырың “Юатасым килә” дип атала. Синең образ барыбер шаян, чаялык белән чыгыш ясыйсың. Нигә лирик җыр башкарырга уйладың?
Рафил: Бу җырны мин ике ел элек – 2014 елда алган идем инде. Көй авторы – Сәйдәш Хәсәнҗановның “Чакыр мине үткәннәргә” дигән җыры бар иде инде репертуарда, ләкин анысы кызуырак, ритмда. Беренчел варианта “Юатасым килә” дә күңеллерәк килеп чыгар төсле иде, ә аранжировкасын егетләр бөтенләй “180 градуска борып”, икенче төрле итеп ясап җибәрделәр. Тыңлап-тыңлап йөргәч тә кереп китә алмадым тиз генә бу җырга. Җәйлектә җырның сүзләрен иҗат иткән Гөлнур Айзатуллова “сүгеп атты” да мине, күндерде бу җырны яздырып карарга. Әлеге җырны барыбер төрләндереп җырлап карыйм, беренчел варианты дип исәпләсәк була монысын. Стильгә хыянәт итмичә генә җырларны төрләндерергә кирәк дип саныйм. Башында җыр минеке түгел шикелле иде, ләкин яздырганнан соң, тыңлап йөри торгач төшендем бу җырга.  Бүгенге көндә кирәк салмак җырлар да, өйрәнәчәкмен, алындым инде бу эшкә. Халык җырларын укыган чакта гел җырлый идем, баянга барып чыга ул, ләкин аранжировкага яздырылган лирик җырларга яңа ияләшеп киләм.
— Тавыш яздыру, аранжировкалар ясыйсың. Бу эшкә каян тартылдың?
Рафил: Быел көзгә бар планда Казанда үзебезнең студияне ачып җибәрергә. Зурлап ачу түгел инде бу, акча эшләүне максат итеп куймыйбыз. Килгән кешене борып җибәрмибез, әлбәттә, ләкин башлангычы үзебез өчен. Аранжировкаларга 2006 елда кызыксыну барлыкка килде, ул вакытта мәҗлесләрдә җырлый башлаган чор. Хәзерге шикелле минусовкалар юк иде әле, караокелар иде ул вакытта. Шул елларда җырчы Илназ Гарипов белән бергәләшеп алынып карадык. Салават абыйның җырын 6 сәгать дәвамында Илназ ясады, мин янында өйрәнеп тордым, соңыннан Илназ миңа программаларын бирде. Башында ачтым да яптым, ачтым да яптым, аңламадым башта. Кабаттан Илназ белән күрешеп, кабаттан өйрәнеп кереп киттем бу юнәлешкә. Ошаган кешегә ясыйм аранжировкалар, ләкин төп шөгылем барыбер тавыш яздыру булып кала. Үзебезнең барлык җырларны да үзем яздырам, тик аранжировкаларны читтән эшләтәм, чөнки тыңлавы да башка, бертөрлелек тә булмый.
— Җыр өлкәсеннән кала кайсы өлкәләрдә эшлисез?
Рафил: Без моңарчы студент идек, Эльмираның тагын бер елы бар, мин быел укып бетердем, шуңа башка эшкә алынырга артый җай юк иде. Ниндидер эш башлау өчен күңел ятарга тиеш, ошатмаган эшне эшләп булмый бит ул. Мин үзем беренче белемем буенча укытучы, бу һөнәр миңа якын. Әгәр дә бүген “Рафил, мәктәптә укыт әле” – дисәләр, кереп укытыр идем. Хәзер бу эшне башкара алуыма ышанам, ләкин 2010 елда, Арча педагогик көллиятен тәмамлаган вакытта миңа кыен иде кешеләр белән аралашырга, чөнки тел чыныкмаган, аралашу практикасы да артык юк, ә хәзер алып баручы булып эшләп тәҗрибә алгач укыту эшенә алына алам. Кечкенәдән үк җыр белән кызыксынгач башка эшне күз алдыма да китермим әлегә. Төп юнәлешебез барыбер сәхнә булып кала.
— Салават Фәтхетдинов бүлегендә уку ничек барды? Салават абый белән эшләү авыр диләр.
Рафил: Һәр кешенең үз характеры, үз холкы. Салават абыйның әйткән сүзе дә бар:  “Минем үз кыйблам, үз законнарым”. Кеше белән эшләү үзеңне ничек куюдан башлана. Укырга кергәндә Салават абый бик ошатты җырлавымны, бер ел күләмендә күзәтеп, мактап барды. Икенче, өченче курсларда мәҗлесләргә кереп киткәч, ничектер Салават абый икенче төрлерәк карый башлады, ошатып бетермәде шикелле. Бик борчылган идем бу хакта, ләкин 4 нче курста имтиханнардан соң фикерен әйтте. “Кайда җырлаганыңны һәм кемгә җырлаганыңны белеп җырларга кирәк” – дигән киңәш белән алган юнәлешемне хуплады. Әлбәттә, мин укуга гына багышласам үземне үсеш тә булмас иде.
— Эльмира, син Венера Ганиева бүлегендә белем аласың. Синең турында ул нинди фикердә?
Эльмира: Венера Ахатовна бөтенесен дә тигез күрә, һәркемгә кирәкле киңәшен таба торган укытучы, һәрбер укучысын якын күрә. Беренче курста укыганда мин “Йолдызлар фабрикасы” концертларында катнаштым, шуннан соң Филүс Каһиров труппасында эшли башладым. Венера Ахатовна моңа каршы килмәде, бары хуплап кына торды.
— Сезне хәзер бер-берегездән башка күз алдына китерүе кыен. Үзегезгә мондый тандем ошыймы? Аерым җырчылар итеп санауларын телисезме?
Рафил: Моңарчы үземнең җырлар өстендә эшләгәнгә әле үземне сольный җырчы итеп күз алдыма китерә идем. Эльмира белән танышкач үсеш китте, шәхсән үз иҗатымда да. Тамашачыга да ошар өчен ниндидер яңалык кертергә кирәк. Үземнең юнәлешем халык җырларын югалтмау, остазымның стилен дәвам итү, әмма мондый җырчылар күп. Эльмира белән дуэтлар эшли башлагач бер урыннан күзгалып китте иҗат та һәм дуэтлар да уңышлы барып чыкты. Үзебезгә дә кызык, халык та яхшы кабул итә. Бер җырчыга гына караганчы ике башкаручының музыкаль диалогын карау игътибарны җәлеп итә.
— Эльмира, сәхнәгә беренче адымнар ясаганда Рафил йөзендә терәк сизеләме?
Эльмира: Мин укырга кергәндә Рафилнең базасы тупланган, үз җырлары да бар, композиторлар белән дә таныш иде. Мин исә яңа гына нидәндер башларга кирәк дигән уйлар белән укырга килдем. Аның белән танышу да үсешкә генә китерде. Танылган авторлар, җырчылар белән таныштым, Альфред Якшимбетов белән бергә эшләп киттек, беренче җырым – “Мәхәббәтсез яшәп булмый”ның  да авторы ул. Әлбәттә, Рафил минем өчен терәк.
— Сез бер-берегезне илһамландырасызмы?
Рафил: Бер-береңне илһамландырмасаң бергә булып булмый бит ул. Чыннан да үсеш булды, терәк булды Эльмира. Гади генә костюмнарны әзерләп куюдан башлап та, эмоциональ яктан да ярдәм итә. Күңел ятмаса дуэт булып булмый ул. Клипларда да кемдер уйный, ә без чын хисләр күрсәткәч чынбарлыктагыча килеп чыга.
Эльмира: Бергә чыгыш ясаганда да Рафилнең йөзенә карыйсың да, яратулы карашып тоеп тагын да яхшырак, тагын да хисләнеп җырлыйсың, күңелләр күтәрелеп китә.
— Гел илһамланып кына булмый, каршылыкларны ничек хәл итәсез?
Рафил: Без икебез дә лидер. Кискен мизгелләрдә икебезнең дә сүзне бирәсе килми. Кайвакыт минем сүз дөрес булып чыга, кайчак Эльмираныкы, ситуациягә карап. Уртак фикерне табарга тырышабыз барыбер. Икебез дә лидер булгач, икебездә дә энергия бар, беребезгә беребез очкын биреп тора.
— Җырлар языла, клиплар чыга, чыгыш ясыйсыз, ә популярлык тоясызмы?
Рафил: Әле безнең иҗатның башлангыч чоры гына. Зур, масштаблы проектларда катнашкан юк. Реклама булмаса да мәҗлесләргә чакырулар бик күп, димәк халыкка ошый, “сарафанное радио” эшли. Популярлыкка килгәндә, бүгенге көндә үз тамашачыларына халык җәлеп итә алган, айлар буена гастрольдә булган җырчыларны мин популяр дип саныйм. Безгә әле моңа кадәр ерак. Белгән җирдә беләләр, таныйлар, ләкин популяр дияргә иртәрәк әле. Популярлыкка омтылабыз һичшиксез.
— Эльмира, син Филүс Каһиров труппасында чыгыш ясыйсың. Рафил, син Рөстәм Закиров белән эшләгән җырчы. Башка артистлар тамашаларында да күренәсез. Чакырылган җырчы буларак кына чыгыш ясауны калдырасы килмиме? Яңа баскычка күтәрелү вакыты җиткәндер дип санамыйсызмы?
Эльмира: Филүс Каһиров белән мин ике сезон эшләдем, өченче сезонга тотынырга торабыз. Филүс труппасыннан китәргә җыенмыйм. Аның белән бер сәхнәдә чыгыш ясау, дуэт җырлау үзе бер дәрәҗә. Сәхнәгә беренче адымнарымны ясаганда бик ярдәм итте ул.
Рафил: Рөстәм абый белән без “Пошалым чаналары” конкурсы аша таныштык. Зур сәхнәгә мине алып чыгучы кеше Рөстәм абый булды: Казанда, филармония сәхнәсендә аның концертында катнаштым. Үзебезнең концертларга килгәндә быел көзгә планлаштырабыз үз төркемебез белән эшне башларга. Барыбер бу очракта курку да бар: халык җыелырмы, тамашачы кабул итәрме. Чыгымнар да күп тәлап ителә, безнең ярдәм итүчеләр, продюссерлар юк. Концерт куеп караган булды,  “Дуслар җыелган җирдә” дип исемләнгән тамашаны авылда, Балтачның үзендә дә куйдык. Сынап карар өчен эшләп карадык иҗатташ дуслар белән. Хәзер үзебезнең концертны аерым бер темага багышлап, билгеле бер сюжет белән оештырасыбыз килә. Авыллардан башларга исәпләп торабыз, халыкның кабул итүенә карап җәелергә уйлыйбыз.
— Сез “Йолдызлык” , “Татар моңы” кебек конкурс-фестивальләрдә катнашкан җырчылар. Мондый бәйгеләр хәзер дә кызыксындырамы?

Рафил: Миңа кызыклы булган җыр бәйгеләрендә катнашып бетердем. Конкурста сынашып үзенә күрә бер адреналин аласың. Катнашып торганда үзеңне әзерлисең, җырлап торасың, үстерәсең. Бер яктан кирәк ул, чөнки гел тавышны чыныктыру тиеш. Әгәр дә масштаблы, зур, яңа чаралар була икән үзеңне күрсәтер, сынап карар өчен катнашыр идем.
Эльмира: Мин әле кызыксынам. Һәр елны катнашып торабыз, “Йолдызлык” фестивалендә мин 6 яшьтән җырлыйм. “Татар моңы”нда минем тагын бер көч сынап карыйсым килә.
— Сез Петропавловскида чыгыш ясаган җырчылар буларак тамашачы турында нинди фикердә? Һәр як үзенчә кабул итә бит.
Рафил: Һичшиксез төрле як тамашачысы төрлечә кабул итә. Халыктан тора барысы да. Рәхәтләнеп ял итә торган халык бар, бик пассив кешеләр бар. Чит җирдә исә күбрәк ретро җырларны үз итәләр. Петропавловскида мин җырдан кала сөйләм жанрында да чыгыш ясадым, барыбер авыррак кабул ителә, мәзәкләрне дә, сүзләрне дә сайлап кына әйтергә кирәк, күбрәк җыр тыңларга яраталар анда.
— Тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?
Рафил: Шәхсән үземә “начар җырлыйсың” – диючеләр юк, гади кешеләр арасыннан җырларга өйрәтүче дә булмады. Профессиональ артистлар тарафыннан өйрәтүләр була, анысы кирәк. Мактаучылар бар, кемдер ярарга тырышып, кемдер сынап карар өчен дә мактап карый. Мин Айдар Галиәскәров белән җырчы буларак йөреп, аның алып бару манерасы сеңеп беткән иде. Беренче мәҗлесләрне алып барганда Айдарның сүзләре, аның мәзәкләре белән сөйләшә башладым, чөнки үземнең тәҗрибә юк иде. Айдарга килешкән юмор, аның алымнары миңа һәрчак килешеп бетми, мине бизәми иде. Шуңа күрә алып бару буенча тәнкыйть булды, “болай ук кирәкми” диючеләр дә бар иде башлангыч чорда. Минем өчен мондый сүзләр бик кирәкле тәнкыйть булды, яхшы якка үзгәртте.
Эльмира: Минем характер шундыйрак, мин тәнкыйтьне авыррак  кабул итәм. Кечкенәдән мин әни белән конкурсларга йөрдем, әни үз фикерен әйтеп, искәрмәләр керткәндә дә кәефем кырыла иде. Ул гел “син тәнкыйтьне кабул итә алмыйсың, алай булмый” – дип әйтә торган иде. Хәзер барыбер күндем, кабул итә башладым, кайбер вакытта килешәм, кайбер вакытта килешмим, үзсүзле мин барыбер.
— Тамашаларда, җырдан аерылып, бөтенләй көтелмәгән чыгыш ясап карарга уйламыйсызмы? Әйтик, акробатик номерлар, берәр авыр бию куеп һәм башкалар.
Рафил: Һәрбер кеше билгеле бер өлкәдә оста булырга тиеш. Дөрес, сәхнә күпкырлылыкны тәлап итә, ләкин җырлыйсың икән – җыр өстендә генә эшләргә кирәк. Әйтәләр бит: “Короля играет свита” – дип. Мәсәлән, Салават абый концертларында чыгып сальто атмый. Аның тамашаларында, әйтик 14 сезон концертларында, башка артистлар шундый эффектлы итеп сальто ата, алып баручылар да оста бәйләп алып бара тамашаны, ләкин барысы да аны Салават Фәтхетдинов концерты итеп кабул итә, ә ул үзе бары җырлап, халык белән аралашып кына алса да. Үзем дә видео да монтажлап карадым, аранжировкалар да ясыйм, тавыш та яздырам, җыр арасында алып баруга да кереп киттем, ләкин җыр минеке икәнне аңлау бар, җыр иң якыны.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 31.08.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»