|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2009 Җәмгыять
ХӘТЕР КӨНЕ ЯКЫНЛАША1552нче елда Казанны яулап алучылар кем? Казан ник бирешкән? Әлеге вакыйгалардан соң Рәсәй нинди үзгәрешләр кичергән? Рәсәй – икенче Алтын Урдамы ул? Яулап алынуның татар халкына һәм аның мәдәниятына йогынтысы нинди булган? Ислам динен тоту – халкыбызны саклап калуның бер ысулымы? Башка илләр тәҗрибәсе нинди? Тарих безгә сабакмы? Киләчәгебез бармы? Бу сораулар сезне дә кызыксындыра икән, 2009 елның 9 октябрендә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Хәтер көне уңаеннан узачак “Казан ханлыгының яулап алынуы: тарих һәм гыйбрәт” дип исемләнгән фәнни семинарга килегез. Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Үзебез” яңа буын хәрәкәте оештыра. Күпләребез Казан ханлыгы юкка чыгуның тарихи фактларын белүдән гайре башкасын аңлап бетерми, анализламый һәм вакыйгаларны ничек бар – шулай кабул итәргә күнеккән. Һәм бу – безнең зур хатабыз! Баксаң, ул вакыйгалардан күп төрле гыйбрәт алу мөмкин икән. Шуңа да әлеге семинар күбрәк яшьләргә адреслана, – дип ассызыклый оештыручылар.
Семинарда татар халкына билгеле булган һәм абруй казанган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре Искәндәр Гыйләҗев, Искәндәр Измайлов, Марсель Әхмәтҗанов, Илдус Заһидуллин, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Раил Өметбаев һәм башкаларның чыгышлары көтелә. Семинарның кураторы итеп тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков билгеләнгән, ә галимнәр Индус Таһиров һәм Рафаэль Хәкимов экспертлар буларак чакырулы.
Семинар 9 октябрь көнне 17.00 сәгатьтә башлана. Керү һәм катнашу ирекле.
|
Иң күп укылган
|