поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.08.2016 Мәдәният

Мөнирә Булатованың кызы әнисенең серләрен ачты

Танылган шәхесләрнең балалары белән һәркем кызыксына. Әти-әниләре турында алар күңелендә нинди хатирәләр саклануын, үзләре ниләр белән шөгыльләнгәнен белергә телиләр. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Мөнирә Булатованың кызы – фәлсәфә фәннәре кандидаты Дания Булатова белән очрашуыбыз да әнә шул максаттан.

-Дания ханым, заманында әниегез күренекле артист булуы өстенә җәмәгать эшләрендә дә катнашкан шәхес. Тормышта нинди кеше иде ул?
– Әни минем өчен һавадагы йолдыз кебек булды. Ул гастрольләрдә чагында хатлар язып торды. Мине ике айлык чагымда ук үзенең сеңлесендә калдырып, әти белән бергәләп ил буйлап гастрольләргә чыгып киткәннәр. Үсә төшкәч, ул кайткан чакта, яныннан да китми торган идем. Әнинең өйдә булмавы миңа бик авырга килде. Ул һәр эшкә бик җаваплы карады. «Мин сәхнәгә чыккач, тамашачыга нәрсәдер җиткерергә тиеш», – ди торган иде.

– 97 яшькә кадәр яшәвенең сере нидә булды икән?

– Ул гомер буе режим белән яшәде. Көн саен ­физзарядка ясый иде. Йокысы туйганчы йоклады. Әни йоклаганда без аяк очларында гына йөри идек. Ул тормыштагы авырлыкларны җиңә белде. Каты авырып үлемнән калган чагы да булды. Әни һәрвакыт үзен яшь дип санады, «картаю» сүзен яратмады. Концертлардан илһамланып кайтып керер иде.

– Әтиегез белән әниегез яшь чакларында ук аерылышканнар. Әтиегезне хәтерлисезме?

– Әтием Сергей Вейзе танылган режиссер иде. Аның бабасы немец булган. Әти Казанга опера һәм балет театрына спектакльләр кую өчен чакырылган режиссер. Алар башта әни белән Казанда, аннары Мәскәүдә яшиләр. Әти әнинең сәламәтлеген кайгырта, аның сәхнәгә матур киемнәрдән генә чыгуын тели. Әмма аларга гомер буе бер сукмактан атлау насыйп булмый, аерылышалар. Шулай да әти мине ташламады. Ул башка кеше белән яши башлагач та, гаиләсе белән тату булдык. Аның хатыны мине үз баласыдай якын күрде. Мәскәүгә баргач, әти мине нинди генә истәлек­ле урыннарга йөртми иде. Мин Мәскәүдә яшәгәндә, әтигә инсульт булгач, хастаханәгә көнаралаш янына йөрдем. Ул 78 яшендә вафат булды.

– Балачактан йорт эшләренә өйрәнү ничек булды?
– Мин кечкенәдән «үзем эш­лим» дип, бар нәрсәгә тотынырга яраттым. 6-7 яшемнән дәү әнигә ияреп ашлар пешерә башладым. Һәрвакыт мөстәкыйль булдым. Тегәргә, бәйләргә өйрәндем. Әнинең апасы Мәрьям Бикбулатова тамбур белән чигү остасы иде. Ул чигәргә өйрәтте.

– Әниегезнең кайсы сыйфаты үзегезгә күчкән?

– Җаваплылык хисен тоюдыр, мөгаен. Кайда гына эшләсәм дә, эшемне җиренә җиткереп башкару гадәте булды.
 



– Һөнәр сайлаганда кайбер ата-ана баласына үз таләпләрен куя. Мөнирә апа да үз юлыннан китәргә тәкъдим итмәдеме? Нинди һөнәрне үз иттегез?
– Безнең гаиләдә беркайчан да көчләп тагу гадәте булмады. Шулай да музыка мәктәбендә укыгангамы, әнием мине дә җырчы булыр дип уйлаган иде. Ә мин яшьтән театр белгече булырга хыялландым. Башта Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, аспирантурага кердем. Аннан Мәскәү университетының фәлсәфә факультетына күчтем. Анда Виталий исемле егет белән танышып, гаилә корып җибәрдек. Тулай торакта тәрбия­че булып эшләгәндә кандидатлык диссертациясе яздым. Аннары Мәскәү консерваториясендә, театрларда эстетика фәне укыттым. Ирем белән аерылышканнан соң Казанга кайтып, мәдәният һәм сәнгать институтында эшли башладым, утыз ел культурология фәне укыттым.

– Әниегез белән бергә сәхнәдә чыгышлар ясарга туры килмәдеме?
– Аның иҗат кичәләрендә бергәләп җырлаган чакларыбыз булды.
 


– Кызыгыз Алисәнең сәнгатькә мөнәсәбәте ничек?
– Ул балачакта музыка мәктәбендә укый башлаган иде, ошатып җиткермәде. Мәктәптән соң Казан дәүләт университетын тәмамлады. Ул язарга ярата. Хәзерге вакытта банкта эшли.

– Дания ханым, алдагы көнегездә үзегезгә терәк булырлык кешене дә очраткансыз.

– Әйе, ул минем сыйныфташым булган Владимир Дубяга. Ул хәрби кеше иде. 1998 елда өйләнештек. Аның бабасы обсерваториягә нигез салучы иде.

– Сез беркайчан да фамилиягезне алыштырмагансыз. Алисә дә Булатова фамилиясен йөртә.

– Минем үз династиябезнең, әнинең фамилиясен саклыйсым килә.

– Һәрвакыт яшь, матур булып калуыгызның берәр сере бармы?

– Мин җәяү күп йөрим, йөзәргә яратам. Кышын ирем белән чаңгы шуабыз.

– Кайсы театрларга йөрисез?

– Әлбәттә инде, әнием эшләгән опера һәм балет театрында, аннары Камал театрында спектакльләр карарга яратам.
 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 29.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»