28.08.2016 Юмор
Илфак Шиһаповның узып барышлый ишеткән-күргәннәре
«Нурмы»
Шәһәр автобусы. Иң артта яхшы гына «капкан» ике ир утырган. Икесенең дә мондый халәттә бүген генә булмаулары бер карауда чамалана: күзләр кысылган, йөзләр таушалган.
Берсе кызып-кызып икенчесен сүгә:
– Менә син, Гамир, нурмыны белмисең. Бер эчә башласаң, дивана кебек, бер ай эчәсең. Ә мин бер атна и бетте китте...
... Һәркемнең «нурмы» турында үз төшенчәсе шул...
«Бабушка, здравствуй»
Бер әби үзенең телевизорын ничек урлаганнарын сөйли:
–Утырам шулай подъезд янындагы эскәмиядә, кем керә, кем чыга, дигәндәй, шуны карап. Килеп туктады бер җиңел машина. Машинадан таныш түгел ике-өч егет төштеләр дә, ягымлы гына итеп: «Бабушка, здравствуй», –дип исәнләшеп, безнең подъездга кереп киттеләр. Минәйтәм, берәрсенең туганнары-фәлән, күрәсең. Бераздан чыктылар болар. Берсе нәкъ минеке төсле телевизор күтәргән. Ремонтка-мазар алып баралардыр дим. Ипләп кенә машиналарына утырдылар да китеп тә бардылар. Бераздан керсә-әм... Фатир ишеге ачык, телевизор юк. Менә сиңа «бабушка, здравствуй» булды.
Кичен каравылдан кайткач, картым «миңгерәү тәре» дип сүкте. Нишлисең, гомер буе шулай әрләде инде ул мине...