|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2016 Шоу-бизнес
Сөмбел Билалованың әти-әнисе горурланырлык нинди сәбәп бар? (ФОТО)
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчыбыз Сөмбел Билалованы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәхмәт хаты белән бүләкләгән. -Әлбәттә инде мин бу бүләккә бик шатмын, - диде җырчы хисләрен яшермичә. – Эше, тырышлыгы шулай зур бәяләнгән һәркем минем хисләрне аңлый торгандыр дип уйлыйм. Мәскәүнең иң матур залларының берсендә Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич кулыннан мактаулы бүләк алуым белән чиксез бәхетлемен. Әлбәттә инде, Президентыбызга, Татарстанның Россиядагы тулы вәкаләтле вәкиллегенә, туганнарыма, дусларыма зур рәхмәтемне җиткерәм. Бу мактаулы бүләк сонгысы булмас дип ышанасы килә. Мин үземне бәхетле артист дип саныйм, чөнки Мәскәүдә дә, Татарстанда да эшләргә мөмкинчелегем бар. Шуны да әйтәсе килә, аеруча минем әти-әнием өчен бик кадерле бу бүләк. Аларны шатландырасым килгән иде. Иң кадерле кешеләрнең: "Без синең белән горурланабыз" , - дип әйтүләре иң кыйммәтлеседер.
Зөһрә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|