|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2016 Авыл
Совет Нурлатында - авыл бәйрәме (ФОТО)Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында туып-үскән, бүген Самарада яшәүче абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннар турында бик күп яздык инде. Алар туган авылларына җан өрергә тырышып, анда парк утыртырга һәм шунда Сабан туен үткәрүне гадәткә кертергә телиләр. Авыл уртасыннан агучы елга бөтенләй саекканга күрә, янгыннан саклану максатында булса да, буа буарга хыялланалар. Ә шушы көннәрдә булачак парк урынында үз куллары белән Совет Нурлатын булдырган фидакарь хезмәт ияләренең тир түгеп эшләгән эшенә һәйкәл куйдылар. 20 августта аны ачу тантанасы үтте. Шул ук көнне авыл мәктәбенең 45 еллык юбилее да үткәрелде. Туган авылкаем мине каршы Бәйрәм көнне Совет Нурлатына җыелган халык арасында карты да, яше дә, күптән авылга кайтмаган читтә яшәүче авылдашлар дә күп иде. Мөхтәрәм кунаклар арасында Самара татарларының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талиб хәзрәт Яруллин, Уфадан Бөтенроссия татар авыллары оешмасы советы әгъзасы Фәнир Гыйльметдин улы Галимов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та бар иде. Кунаклар авылның ике мәчетен дә карап, аларның эшчәнлеге белән танышып үттеләр, аннан соң быел үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтүче мәктәпкә юл тоттылар. Кунаклар чиста, пөхтә, күптән түгел генә ремонт эшләре тәмамланган уку йортын карап чыккач, аның директоры Марат Фәттах улы Мәүлетов мәктәпнең тарихы һәм бүгенге көнкүреше турында сөйләп үтте: Кызганычка, бүген биредә нибары 23 укучы гына белем ала. Районыбызда бердәнбер татар мәктәбе булганлыктан, балаларыбызны чит авылга җибәрмичә, бер бинада - башлангыч, икенчесендә урта сыйныф укучыларына белем бирәбез. Ә 10 - 11 сыйныф укучылары күрше Озерка авылына йөреп укыйлар. Үзегез күрәсез, мәктәбебезгә ремонт та ясала, компьютерлар һәм җиһазлар белән дә тәэмин ителеп тора, интернет та кертелде, укучыларга китаплар да бушлай бирелә, - диде ул. - Мәктәбегез нур сибеп тора. Аның киләчәгенә балта чапмасыннар, сакланып калсын иде. Укучыларыгызның саны артып, 50 еллык юбилееегызны гөрләтеп үткәрергә язсын, — дип мөфти дә теләкләрен җиткерде. Шәүкәт әфәнде Ильмухин мәктәп фондына һәм мөхтәрәм кунакларга җирле тарихчы Минсалих Әюповның «Түбән Норлат авылы сәхифәләре» дип аталган китабын бүләк итте. Совет Нурлаты авылын булдыручылар 13 чакрым ераклыктагы шушы Түбән Норлаттан (Татарстан Республикасына керә) килеп урнашканнар икән. Авыл атамасының үзенчәлеге шунда: күченүчеләр Совет дәүләте биргән җиргә үзләре аерылып чыккан авыл исемен дә ялгап, аны мәңгеләштерергә тырышканнар. Бәйрәм һәйкәл янында дәвам итте. Мөхтәрәм кунаклар һәм чараны оештыручылар сәхнәгә күтәрелеп, авыл халкын һәйкәл ачылуы һәм мәктәпнең 45 еллыгы белән тәбрикләделәр. Күбесе татар авылларының телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклау учаклары, милли мирасыбыз чыганаклары булып торуын ассызыклап үттеләр, Совет Нурлаты авылын саклап калу буенча борчулары белән уртаклаштылар. Оештыручылар сәхнәгә бу көнне ачылган һәйкәл эскизын ясаучы мәктәп укучысы Рияз Маннаповны дәшеп алдылар һәм олы рәхмәтләрен белдерделәр. - Сабанга һәйкәл куеп, бабаларыбызның фидакарь хезмәте турында истәлек калдырасыбыз килде. Без мәктәп укучылары арасында һәйкәл эскизын ясау буенча бәйге игълан иткәч, нәкъ шушы Риязның рәсеме иң яхшысы дип табылды һәм шуңа таянып эш иттек. Шулай итеп Рияз Маннанов үзенең исемен дә мәңгеләштерде, чөнки һәйкәлгә безнең исемнәр белән беррәттән аның исем-фамилиясе дә язылды, — дип сөйләде Минҗәүдәт әфәнде Ильмухин. Рәсми чыгышлардан соң Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылыннан килгән данлыклы “Ахирәтләр” фольклор ансамбле күңелле җырлары, фольклор күренешләре белән мәйданга җыелган халыкның алкышларын кабул итте. Ансамбльнең җитәкчесе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов үзе дә җырлады, Фән Вәлиәхмәтовның чыгышын да халык бик яратып каршы алды. Бу көнне абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннарның әниләре Әминә апага - 73 яшь тулган икән. Башка бик күп авылдашларның туган көннәре-юбилейлары булуы да ачыкланды. Барсына да җылы сүзләр, изге теләкләр әйтелде, артистлар тарафыннан моңлы җырлар бүләк ителде. Бәйрәм тәмамланса да, халыкның тиз генә тараласы килмәде. Кочаклашып, сөйләшеп туя алмаган кешеләрнең күзләре шатлык яшьләре белән тулы иде. Авылдашлар сөйләшә-сөйләшә, оештыручыларга рәхмәтләр укый-укый бу шатлыклы мизгелләрне мөмкин кадәр озак дәвам итәргә тырыштылар. Авыл бәйрәме зиратка барып әрвахларга дога кылу белән тәмамланды. Ә кичен яшьләр һәйкәл янында дискотека да оештырдылар. Эскиз ясаучы Рияз МАННАПОВ (сулдан уңга), Шәүкәт ИЛЬМУХИН, Талиб хәзрәт ЯРУЛЛИН, мәктәп директоры Марат МӘҮЛЕТОВ һәм Минҗәүдәт ИЛЬМУХИН.
Римма НУРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|