|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2016 Мәдәният
Яшь җырчы Илдар Насыровтан өр-яңа КЛИПАтлы, автомобильле, шаян “Зәңгәр күзләр” җырына төшерелгән клип премьерасы. Әнвәр Бакиров көе, Рәхим Саттар сүзләренә иҗат ителгән ретро җырны заманча видеога салган Илдар белән интервью белән шулай ук GongTV каналы сайтында таныша алабыз. Илдар үзе клип турында болай ди: - Клип Love Story тибында эшләнгән, анда егет кызга гашыйк була, күңелле мизгелләр дә бар, карагач барысы да аңлашылыр. Клипта атларны да катнаштырдык. Бу минем күптәне хыялым. Теләк бар иде карета белән дә төшерергә, ләкин бу фикердән баш тарттык. Сюжет буенча егет кызга ярдәм итәргә тиеш һәм без бары автомобильне төзәтү версиясен генә калдырдык. Клип Ульянда төшерелде. Озакка сузганчы, бергәләп карыйбыз!
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|