|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2016 Шоу-бизнес
Закир Шаһбан: "Тамашачыма әйтәсе сүзем бар!"2016 ел - Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан өчен истәлекле вакыйгалар елы. Беренчедән, 6 сентябрьдә Закир Шаһбанга - 50 яшь, икенчедән, аның иҗатына 25 ел тула. Бу уңайдан 6 сентябрь көнне Казанның Филармония концертлар залында Закир Шаһбанның иҗат кичәсе узачак. - Концертта үзем генә түгел, иҗатташ дусларым да чыгыш ясаячак. Алар арасында Рәсим Низамов, Резеда Шәрәфиева, Айгөл Бариева, "ЗөЛәйЛә", Артур һәм Марат, ТР Дәүләт Фольклор ансамбле, "Казан" бию ансамбленең Илдар Хәмидуллин җитәкчелегендәге төркеме чыгыш ясаячак. Татарстанның халык артисты, остазым Миңгол Галиев, Екатеринбургтан Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйльфанов киләчәк. Новосибирск өлкәсенең милли-мәдәни үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рауза Тихомированың килүе көтелә. "Россия тимер юллары" ААҖ беренче вице-президенты Хәсән Шәрифҗан улы Зябировның килүе аеруча сөендерә. Дәрәҗәле кеше булуына карамастан, ул сәнгатьне бәяли торган, минем иҗатыма мөкиббән булган кеше, - дип белдерде Закир Шаһбан.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|