поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.10.2009 Мәгариф

СӘЛӘТКӘ МӘКТӘП СӘБӘП

Сатирик әсәрләре, үткен публицистикасы белән киң танылган, «Шәһри Казан»ыбызны аеруча үз иткән язучы Фәнзаман БАТТАЛның редакциябезгә чираттагы килүендә мәктәп һәм укытучылар турындагы фикерләрен беләсе килде…

– Фәнзаман абый, укытучыларыгызны яратып, хөрмәт итеп искә аласызмы?

 

– Хәтта үземне аулак класска алып кереп, бикләнеп, уңлы-суллы чабаклаган укытучымны да сагынып искә алам…

 

– Шундый ук хәлләр дә булдымыни?!

 

– Әйе. Тәкый абый Тәлдәев дигән рус теле укытучысы бар иде бишенче-алтынчы классларда укыганда. Класс (хәзер «сыйныф» дибез бит инде…) җитәкчебез дә шул иде. Баксаң, Тәкый абыем сыйныф журналын актарып утырган икән дә, минем татар теленнән һәм әдәбиятыннан гел «5»легә диярлек укып баруымны, башка фәннәрне дә яхшы гына үзләштерүемне, ә үз фәнен «З»ле тирәсендә генә кайнаттыруымны белгән дә ачуы килгән миңа. Беркөнне, соңгы дәрестән соң алып калып, ишекне бикләп куеп, рус теле грамматикасы китабы белән яңакларым ут булганчы чабаклады. Утка салган борча кебек үрле-кырлы сикерсәм дә, кат-кат кабатлаган ике җөмләсе истә калды. «Минем фәнне дә бел-бел-бел!.. Һич югы урыс малайлары белән сугышканда кирәк булыр!» – ди-ди өтәләндерде, мәрхүм… Әле соңгы айларда гына «Туган телсез Туган ил булмый» дигән зур күләмле публицистик мәкалә язган идем. Шушы хәлне анда да керттем. Мактадым әлеге сабагы өчен бу укытучымны. Дөрес эшләгән ул!

 

– Кыйнавы беләнме?!

 

– Юк, кыйнаганы өчен түгел. Үз фәне белән горурлана белгән ул!.. Хәзер менә ни күрәбез?.. Мин ишегалдындагы эскәмиядә ял иткәләп утырган чакларымда мәктәп балалары белән дә сөйләшергә яратам. Мәсәлән, рус сыйныфында алтынчыда укый торган татар кызы белән сөйләшәм:

 

– Татар теле керәме сезгә? – дим.

 

– Кря… – ди бала.

 

– Нинди билгеләр аласың?

 

– Пятерка да куялар иногда…

 

– Татар телен әйбәт беләсең алайса?

 

– Билям… Айбать билям… Учительница да айтя, айбать билясен айтя…

 

Әнә шундый укытучыларда үз фәне белән горурлану, укучыларына таләпчәнлек, туган телгә хөрмәт сыйфатлары бармы икән? Татар телен үзләре беләме икән?! Татар телен Татарстанның дәүләт теле дип шапырынабыз бит… Кая ул дәүләт теле?! Ярый, сеңлем… башка соравыңны бир…

 

– Ярый, Фәнзаман абый, яшьләрегезне сөртегез… Әйтүегезчә, татар әдәбиятыннан яхшы укыгансыз. «З»ле дә алмагансыздыр инде…

 

– «З»ле алганымны хәтерләмим. Әмма бер чиректә гел «1»леләр генә тезде Салих абыйм Латыйпов. Кырык ике «1»ле!

 

– Монысын шаяртасыз инде.

 

— Валлаһи, шаяртмыйм! Сигезенче сыйныфның әдәбият китабында плакат кебегрәк рәсем бар иде. Винтовка тоткан, пилотка кигән хатын-кыз… Имеш, дистәләгән дошманны кырган теге. Мин балачактан ук сугышта катнашкан, кеше үтергән хатын-кызларны, мәсәлән, Чапай Анкасы кебек тере кешеләргә көлә-көлә үлем сибүчеләрне яратмый идем. Балалы яки бала табачак зат бит алар. Тудырырга гына тиешләр! Менә шул рәсемдәге әлеге хатынга мыек ясап куюымны сизми дә калдым. Шуны кемдер әйткән укытучы абыйга. Такта янына җавап бирергә чакырганда:

 

– Китабыңны да алып чык! – диде. Алып чыктым. Теге рәсемне карады да:

 

– Утыр. «Бер»ле, – диде.

 

– Соң… кеше үтергәч, ир кеше булырга тиеш ул, – дип әйткәләшмәкче булган идем, кырт кисте:

 

– Ул хатын өчен куймадым «бер»лене. Изге нәрсәне, татар әдәбияты китабын пычратканың өчен куйдым мин аны! Чистарт!

 

Бетергеч белән бетереп карамакчы идем, тишелеп чыкты. Шәмәхә кара белән ясалган, китап битенә үтәли сеңгән мыек иде бит ул! Шуннан соң Салих абый такта янына көн саен шул китап белән чыгара торган булды. «Юк, чистармаган әле» дия-дия, «таяк» тезә бара журналга. Ниһаять, шул дәреслекнең өр-яңасын сатып алдым да шуны тотып чыга башладым янына. «Юк, теге китап түгел бу!» – дип, яңадан тезә теге «таяк»ларны. Урман! Чирекнең буеннан буена бит ул…

 

– Димәк, «бер»легә бетергәнсез чирекне?

 

– Юк, «4»легә бетердем. Соңгы дәрескә кергәч, бөтен сыйныфка белдерү ясап:

 

– Бүген Фәнзаман гына җавап бирә. Башкаларыгыз игътибар белән тыңлап утыра, – диде укытучым. Бөтен чирек буе укылган темаларны, кырыкмаса кырык сорау биреп, сәгать буе сөйләтте дә сыйныфка сорау бирде:

 

– Йә, ничәле куярга була моңа, балалар?

 

– «Биш»ле, «биш»ле, «биш»ле! – дип кычкыралар.

 

– Булмый, балалар… «1»лене «4»кә генә төзәтеп була, – дип, мине янына бастырып, теге «таяк»ларны «4»легә әйләндереп чыкты.

 

– Кызык!

 

– Һич тә кызык түгел! Гомерлек гыйбрәт бу! Тәрбиянең бер ысулы! Мин мондый нәтиҗә ясадым күп еллар үткәч: укытучы һәр нәрсәгә игътибарлы булырга тиеш. Укучының холкын да, сәләтен дә, аннан кем үсәчәген дә, дөньяның тоткасы, белем һәм әдәп чишмәсе дип танылган әдәбиятка-китапка мөнәсәбәтен дә белергә тиеш!

 

– Мәктәптә укыганда бик яраткан фәнегезнең әдәбият булуы аңлашылды. Сез аны халык яратып укый торган әсәрләрегез, китапларыгыз белән дә расладыгыз. Ә менә яратмаган фәнегез булдымы?

 

– Геометриясеннән башка, математиканы яратмадым. Мәсәлән, тригонометриянең нәрсә һәм ни өчен кирәклеген дә аңламый чыктым мәктәптән. Кайда күчереп, кайчак көчәнеп кенә «З»легә тарттым. Шунысы гаҗәп, Азат исемле оныгым шул математика белән сихерләнгән егет булып үсеп килә. Дөнья буйлап йөртәләр, җиңгән саен, премияләр биреп торалар үзенә.

 

– Беренче сыйныфта ук укыта башлаган укытучыгызны да хәтерлисездер әле?

 

– Хәтерләп кенә яшәмим, көн саен күреп торам, сеңлем. Нәрсәдер яза башлауга ук, Мөнәвәрә апам күз алдына килә. «Язганнарың милләткә файдалы булсын!» – диеп, бармак яный кебек. Фоторәсеме язу өстәлемдә. Белем дөньямның, иҗатымның башлангычы шулдыр кебек тоела. Укытучыларым арасында иң изге зат шул минем өчен. Йомшак тавышлы, нурлы карашлы, сабыр холыклы ул изге җанның онытыласы юк!

 

– Шундый кеше идеме?

 

– Аллага шөкер, хәзер дә шундый!

 

– Үзегез дә җитмештән үтә башладыгыз дисәм…

 

– Тел төбеңне аңладым, сеңлем… Исән Мөнәвәрә апам, исән! Әле ничек кенә!.. Мин барып җиткәндә, каршы алырга чыккандай, капка төбендәге эскәмиядә дисбе тартып утыра иде. Күтәрелеп карау белән: «Бәхетле кешедер син, Фәнзаман. Мичтән бәлеш чыгар минутта килеп бастың каршыма», – диде. Хәбәр бирми барган идем ләбаса!.. Хәер, «барган идек» дию дөресрәк булыр. Беренче укытучымны күрергә барам, дигәч, якын дустым Айдарның да кызыксынуы хәттин ашты, минем белән барасы килде. Икәүләп бардык.

 

– Кайсы Айдар?..

 

– Айдар Хәлимнең үзе!.. Күңелле, сәламәт һәм хөрмәттә яши Мөнәвәрә апам. Уллары, киленнәре, оныклары күзенә генә карап торалар. Көн үтә кызу булгач, ишегалдындагы куе яфраклы агач төбендәге киң өстәлгә табын әзерләделәр. Мин дә, Айдар да Мөнәвәрә апага шигырьләр укыдык. Яңарак китапларыбызга автографлар язып биргәч, күзлексез-нисез укый да башлады. 86 яшендә! Ләкин, дөресен әйтим, аннан кайтканда шунысын да уйладым: без – адәм балалары уңга-сулга карамыйча тормыш куганда үзебезгә юл башы ачкан изге хезмәт башкаручы шул затларның – укытучыларыбызның хәле белән бик аз кызыксынабыз… онытабыз, «вакыт тапмыйбыз», бик сирәк күрешәбез. Ул җәһәттән үземне дә мактый алмыйм. Алтмыш елга алты-җиде мәртәбә генә күрештек сыман Мөнәвәрә апа белән… Ходай кичерсен инде…


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ 187 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»