|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2016 Мәдәният
Мөнир Рахмаевны биетүче Динара Ряхимова белән интервью (ФОТО, ВИДЕО)Латин Америкасы ритмнарын татар җырларына буйсындыручы Динара Ряхимова аерым бер зәвык белән эстрадага кереп китте. Һәрбер җырында лирик нечкәлек чагылыш тапкан яшь җырчының тамырлары Түбән Новгород өлкәсенә килеп тоташа. Үзе Мәскәүдә яши, иҗат итә. Динара җырга моңлы һәм баянда оста уйнаучы әтисе ягыннан тартылган, ул хәтта үз ансамблен дә булдырган. Бер көн дә музыкадан башка үтмәгән бу гаиләдә Динараны җыр нигезләренә апасы өйрәткән, призлы урыннар яулаган конкурсларга әзерләгән. Әкренләп гаилә ансамблендә чыгыш ясый башлаган Динара Ряхимова инде үз карьерасы өстендә эшли. - Динара, күптән түгел “Яшь гомер бер генә” җырына клибың чыкты. Клип җырны тулыландырып, баетып тора. Үзеңдә нинди тәэсирләр? Видео син теләгәнчә килеп чыктымы? Әлеге җыр белән тормышның һәр мизгеле дә кадерле икәнне искәртәсем, клип белән тамашачыларны илһамландырасым килде. Җырны тыңлаган һәркем теләгәнгә ирешә алуны аңларга тиеш. Барлык теләкләремне клип тулы мәгънәдә ачып бирә, мин нәтиҗә белән бик канәгать калдым, идеялар тормышка ашты. Дөресен әйткәндә, көткәннән яхшырак та килеп чыкты. - Клипта төп рольдә Мөнир Рахмаев үз бию осталыкларын күрсәтә. Аның катнашуы ничек килеп чыкты? - Инде икенче клибыңның эчтәлеге Латин Америкасы биюләре белән бәйләнгән? Бу төр биюләргә мәхәббәтме синең? Үзең бию белән шөгыльләнәсеңме? - Яздырылган җырларыңның авторы әлегә бер. Кайсы авторлар белән эшләргә яратасың? Бер авторга гына бәйлелек бармы? - Яңа җырың әти-әниләргә багышлана. Бу кадерле кешеләреңә карата рәхмәт белдерелгән бүләк-җырмы? - Әлеге җырны Марат Мухин белән бергәләп яздырдыгыз. Аның белән эшләү ничек барды? - Син нык адымнар белән популярлаша барасың, концертларда, федераль Сабантуй сәхнәләрендә чыгыш ясыйсың. Продюссерлар әле тәкъдим ясамыймы? - Кайсы җырчы белән дуэт яздырырга теләр идең? - Җырлаудан кала Динара кайда эшли? Кайсы профессиональ өлкәдә хезмәт куясың? - Сәяхәт итәргә яратасыңмы? - Мәскәүдә иҗат итү читен түгелме? Популяр автор-башкаручылар да Казан-Мәскәү арасында яши. Сиңа да Казанда еш булырга туры киләме? Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|