поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Июль
  • Люция Хәмитова - актриса
  • Альберт Борһанов - галим
  • Илдар Арсланов - музыкант
  • Чулпан Йосыпова - җырчы
  • Мирсәет Яруллин (1938-2009) - композитор
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
24.08.2016 Шоу-бизнес

Зөфәр Билалов, Ленар Сәйфиев, Рөстәм Закиров армиядәге "ватник-сырма"ларны калдыру яклы (ФОТО)

Армиядә “ватниклар” бетәчәк – Саклану министрлыгы сырма-телогрейкалардан баш тарта һәм бу запасларны аукционда сатачак. “Татар-информ” мәгълүмат агенлыгы хәбәрчесе татар эстрадасының популяр һәм хәрби хезмәттә булган артистларыннан бу уңайдан фикерләрен белеште.

Яшь җырчы Ленар Сәйфиев армия сафларында 1 ел булган. Ул 2008-2009 елларда хезмәт иткән.



“Мин хезмәт иткән елларда кышлар бик салкын килде. Казармада хәтта икешәр юрган ябынып ята идек. Армия шуның өчен дә армия инде ул, бер әйбер дә җиңел генә бирелми. Минем уйлавымча, армиядә җылы кием кирәк. Вакытның күп өлешен кайчагында урамда үткәрәсең. Атарга йөргәндә безгә мамыктан сырылган киемнәр бирәләр иде, алар бик авыр инде. Әмма әйтүемчә, шуның өчен дә армия инде ул, җиңел генә булмый. Элек шинельләр тагын да авыррак булган. Әмма җылылыкны әйбәт саклый, элеккеге формалар җылырак алар. Хәзер яңа технологияләр белән тексәләр, күпкә әйбәтрәк булыр иде”, - дигән фикердә җырчы.

Ленар Сәйфиев хезмәт иткәндә, солдатлар кирза итекләрдән йөргән. “Соңрак хезмәт итүчеләргә берцалар бирелде. Ул җиңел инде, билгеле. Кирза исә көнозын үзе үк дымны сеңдерә. Аяк чолгауларына (портянка) алмаш уйлап тапсалар, бик әйбәт булыр иде, билгеле. Аны дөрес чолгамасаң, ул аяк киеме эчендә төерләнә, йөргәндә авыр. Тик моның да бер хикмәте бар. Чолгауны дөрес итеп чолгый белергә кирәк. Чолгый белмәгән солдат — әйбәт солдат түгел инде ул".

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров фикеренчә, сырган чалбар белән сырмадан тулысынча баш тарту бик үк дөрес түгел. “Безнең Россия зур, нинди хезмәттә булуың да мөһим. Елның кайсы вакытында файдаланудан да тора. Минемчә, запас булып бераз булса да сакланырга тиеш, дөнья хәлен белеп булмый. Бездә киссәләр — төптән үк кисәләр, бөтенләй 100 процент бетерергә кирәкмидер, дип саныйм. Нинди көчләрдә хезмәт итүчеләр санына карап, сырган киемнәрнең күләмен билгеләргә мөмкин.Мин үзем Германиядә хезмәт иттем, анда бушлатлар киеп йөрдек, йөрүен. Бик салкын җирләрдә хезмәт итәргә туры килмәде. Җирлегенә, климатына карап эшләргә кирәк бу эшне”, - диде Рөстәм әфәнде.



Татарстанның атказанган һәм халык артисты Зөфәр Билалов юл-комендант гаскәрләрендә хезмәт иткән. “Безгә ул сырган киемнәрнең кирәге булдымы икән, хәзер хәтерләмим дә. Әмма минемчә бу ихтыяҗ климат зонасына карап билгеләнәдер. Армиядә тулысынча монардан баш тарту, миңа калса, дөрес түгел. Чөнки Себер якларында, төньякта солдатлар хезмәт итә. Салкын якларда хезмәт итүчеләргә бу бик кирәк һәм аны бетерү дөрес әйбер түгел, дип саныйм. Чөнки бу сәламәтлек өчен мөһим. Авыру солдат хезмәт итә алмый. Мисал өчен, инженер-төзелеш гаскәрләре өчен алыштыргысыз кием бу”, - диде Зөфәр әфәнде. Хәрби хезмәттә ул 1984-1986 нчы елларда булган.



Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов хәрби хезмәттә булмаган. Шуңадырмы, аның фикере армиядә булган хезмәттәшләреннән бераз аерыла. “Әгәр дә яңа форма уңайлырак икән, бәлки аны алыштыру кирәктер дә. Хәзер армиягә караш икенче төрле. Шуңа да яңа форма кертүдә, искесенә караганда, күпкә яхшырактыр, дип саныйм. Сырган чалбар белән телогрейкаларны башка киемгә алыштыралар икән, бу тикмәгә генә түгелдер. Хәзер бит технологияләр заманы. Җиңелрәк, уңайлырак кием тәкъдим итәләрдер”, - диде ул. 


Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 24.08.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы