|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2016 Фаҗига
Чаллыда ир-ат үзе ут төрткән фатирда һәлак булган (ФОТО)Автомобиль төзелеше бульварында 12 йортта икенче катта янгын чыгу турында хәбәр килгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгын сүндерүчеләрне фатирның 56 яшьлек хуҗабикәсе каршы алган, анда 31 яшьлек улы калуын әйткән. Хатын-кыз сүзләренчә, янгын чыкканчы малае "Хәзер мин сезгә күрсәтәм әле!" дип, йокы бүлмәсенә кереп бикләнгән, берничә минуттан төтен исе чыккан. Хатын-кыз урамга йөгереп чыккан, күршеләр янгын сүндерүчеләргә хәбәр иткән. Коткаручылар килгәндә кара төтен чыккан, хуҗабикәнең улының мәетен подъезд мәйданчыгыннан табып алганнар.
Светлана БЕЛОВА, Гөлүзә ВАСИЛОВА |
Иң күп укылган
|