поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
23.08.2016 Җәмгыять

Сүгенү дә геннардан?!

Бик дини бер абзый бар иде авылда. Ул безнең ише бала-чага өчен инде абзый түгел, әллә ничә тапкыр бабай булырга тиеш. Тик бөтен халык аны абзый дип йөрткәч, без дә шулай ди торган идек. Вәт шул Абзый бер мәлне безнең йорт янындагы тыкрыктан узып бара. Мин абзар артында тирес өеп маташам. Өлкәннәрнең тәрбиясе яхшы булгандыр инде.

Аны күргәч, бераз тыныбрак калдым да: «Бу якка борылып караса, исәнлек-саулык сорашырмын», – диебрәк торам. Абзый ич инде – ул борылганда күрмәмешкә салышу килешми. Үзең башлап эндәшсәң дә кыен – бик мөһим нәрсә турында уйланып барган булса, бүлдерүең бар. Бик хөрмәт итәләр иде аны авылда, ни өчен икәнен белмәсәм дә, башкаларга ияреп, мин дә хөрмәт итә идем. Һәм аз гына ятсыну да бар. «Бу – бүтән, бераз гына икенче төрле кеше, моның янында үзеңне аз гына бүтәнчәрәк тотарга кирәк», – дип караумы соң инде ул, төгәл генә әйтүе дә кыен. Мәктәп директорына, колхоз председателенә, парторгка һәм мулла бабайга без шулайрак карый идек бугай.

Вәт шул Абзый тыкрык буйлап узып бара иде, кинәт нәрсәгәдер абынып китте дә мәтәлеп барып төште.
– Тфу, анаңны сатыйм!..
Минем беренче ишеткән сүз шул булды. Катырак, авылча табигыйрәк варианты, әлбәттә. Аннан соң Абзый бөтен сүгенү сүзләрен барлый-барлый торып басты.
– Безнең кеше ич бу, безнең кебек ич, – дип уйлап куйдым мин, сүгенү сүзләре арасында хәтта мин белмәгәннәре дә барлыгына беркадәр аптырап.
Дөресен әйткәндә, мин аның сүгенүен көтмәгән идем. Динирәк берәр нәрсә әйтер дип уйлаган идем. Абынып егылган кеше: «Сөбханалла машалла» димәс инде диюен, «Иншалла» яки «Аллага шөкер» дип тә әйтмәс. Андый кешеләрнең абынып яки таеп егылганда әйтә торган берәр тылсымлы сүзе бардыр ич инде.

Юк икән. Соңыннан инде ул вакытта бик югары «афтаритет» булып тоелган колхоз рәисе, парторг, мәктәп директоры һәм мулла абзыйдан абруй ягыннан да, дәрәҗә буенча да берничә тапкыр­га югарырак торган затлар белән очрашканым, аралашканым булды. Егылганда, машина тәгәрмәче тишелгәндә, дустыңның сатлык икәне ачыкланганда... көтелмәгән хәлләрдә әйтелә торган махсус сүзләре юк икән. Кайчагында: «Әстәгыфирулла!» – диләр. Тик бу көтелмәгән хәлләрнең бераз йомшаграгына юлыкканда яки кешегә килгән бәлане каршылаганда әйтелә. Ә калган очракларда, нигездә, сүгенәләр. Кемнең кем булуына карамастан.

Нимесләр турында кинолар бар. Без яшьрәк чакта чыккан фильмнарда геройлар: «За Родину! За Сталина!» – дип атакага ташланалар иде. Бу күренеш миңа бәләкәй чакта ук бераз сәер тоела иде. Фермада, маллар һәм терлекчеләр арасында үскәнгә микән. Уҗымга ияләшкән сыер көтүен куганда берәү дә: «За Брежнев!» – дип кычкырмый бит инде, ә кемнеңдер анасын искә төшерә. Югыйсә малларны басудан чыгару да бик ансат нәрсә түгел. Яисә үзара сугышканда... Беркем дә бер матур сүз дә әйтми, барысы да: «Шулай итим, болай итим», – дип тотына.

Сүгенү кешенең канына сеңгән. Иркен тәрбия алучылар моны ачыктан-ачык башкарса, кырыс тәрбия алып кылган һәр гамәлен контрольдә тотарга өйрәнүчеләр алдын-артын карап башкара. Соңгылары, нигездә, кеше арасында сүгенми, матур сүзләр белән аралашырга омтыла. Яхшы күренеш. Ләкин кинәт тырмага китереп басса, бу тәрбия шундук онытыла. Иң тәрбияле кеше дә сүгенеп җибәрә, аннан соң тирә-ягына каранып ала – берәрсе ишетмәде микән?

Кеше сүгенергә тиеш түгел. Хәтта гади кеше сүгенгән очракта да, мулла-мунтаганың бу очракларда кулланыла торган үз сүзе булырга тиеш. Әйтик, көтмәгәндә абынып егылды, ул моны Ходайның кисәтүе дип кабул итеп, аңа рәхмәт укып, үз гамәленә тәүбә кылып, ары китәргә тиеш. Кадак какканда бармагына чүкеч белән сукты – монысы да Ходайның кисәтүе яки берәр гөнаһы өчен җәза бирүе. Ике меңьеллык тәрбия үз эшен эшләргә тиеш ич инде. Ләкин бу очракта дини тәрбия шундук онытыла, кеше, кем булуына карамастан, сүгенүгә керешә. Күрәсең, тагы да борынгырак булып, кешенең канына ныграк сеңгән бүтән тәрбия бар.

Борынгы халыклар арасында кешенең җенси әгъзасына табынучылар булган, төрле символларны муеннарына тагып йөргәннәр дигәнрәк мәгълүмат бар. Бу хакта Ибн Фадлан да искә алып уза. Кайчагында мин моңа ышанып куям. Алай гына да түгел, бөтен кешелекнең башлангыч чоры әнә шундый дин белән бәйледер дим. Һәм бу ике-өч кенә түгел, ә берничә меңьеллык буена дәвам иткәндер, әнә шул дин белән бәйле төшенчәләр кешенең генына (канына) сеңеп калгандыр кебек.

Вәт. Кеше абынып егылгач яки тырмага баскач... Һәрбер көтелмәгән хәвефле хәлдә борынгыдан калган шул геннар уяна да үз диннәрендәге Алланы искә төшерәдер... дога укырга керешәдер... Ә безгә, тарихны белмәгән кешеләргә, бу сүгенү сыман ишетеләдер. Нибары шул гына.

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 23.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы