поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.08.2016 Сәясәт

Бүген туган көнен билгеләп үтүче Сәкинә Шәймиева нинди хатирәләр барлый? (ФОТО)

Бүген Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә ханым туган көнен билгеләп үтә, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина. Сәкинә Шәймиева 1939 елның 23 августында Казанда туган.

2016 елның апрелендә "Татар китап нәшрияты" Сәкинә Шәймиеваның "Минтимер күләгәсендә" китабына яңа өстәмә басма чыгарды. Беренче тапкыр бу китап 2007 елда нәшер ителде һәм укучылар арасында зур кызыксыну уятты. Китап бик тиз таралып беткән, шул вакыттан бирле нәшриятка китапны яңадан бастыру турында күпсанлы үтенечләр белән мөрәҗәгать иткәннәр.

"Татар китап нәшрияты" Сәкинә Шәймиевага шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Ул элеккеге басмага Шәймиевләрнең бүгенге тормышы турында берничә бүлек өстәргә ризалаша. Китап шулай ук гаилә архивыннан яңа фотографияләр белән тулыландырылган.

“Минтимер күләгәсендә” китабы 2008 елда басылып чыккан иде. Китап сатылып беткән, Татарстан китап нәшрияте 2016 елда китапны яңадан бастырып чыгара. Китап нәшрияте директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, яңартылган басманың тиражының яртысы укылып беткән.

Китапка өч яңа бүлек – “2016 елдан караш”, “Өйдәге “оппозициясенең” җиңүе”, “Безнең бәхет” бүлекләре өстәлгән.

Бу бүлекләрдә Сәкинә Шәймиева тормыш иптәшенең Республика Президенты вазифасыннан китүе хакында, үзләренең бүген ничек яшәүләре, гаилә бәхетләре хакында яза.

“Өй “оппозициясенең” җиңүе” бүлегендә Сәкинә Шәймиева, мөмкин кадәр иртәрәк республика Президенты вазифасын калдыруын сораганы өчен Минтимер Шәймиев тарафыннан “өйдәге оппозиция” дип аталуын яза. Сәкинә Шакировна язуынча, Татарстанның беренче Президенты вазифасыннан 2005 елда ук китәргә теләгән, әмма Россия Президенты Владимир Путин аны бу фикереннән кире кайтырга үгетләгән.

“Аның 2010 елда, вәкаләтләрен Рөстәм Миңнехановка тапшырып китәчәген алдан белә идегезме дип еш сорыйлар” , - дип яза Сәкинә Шәймиева. Һәм бу вакыйганың ничек булганын да сурәтли. “Безнең гаиләдә, ул үзе әйтмәсә, беркем дә аннан берни турында да сораштырмый. Билгеле, мин аның бу турыда уйланганын сизенә идем. Бу хакта анык фикергә килер өчен миңа... көчек баласы ярдәм итте. Эш шунда ки, аның һәрвакыт эт аласы килгән иде, аңа берничә тапкыр көчек бирделәр, әмма ул, үтә җаваплы кеше буларак, җан ияләренә кешечә карарга , кирәкле игътибар бирергә кирәк дип, һәрвакыт аларны яхшы кулларга тапшыра иде. Үзе, республика җитәкчесе буларак, бу вазифаны үзенә алырга мөмкинлеге юк иде... 2009 елда аңа туган көненә эт баласы – көнбатыш себер лайкасы токымлы көчек бүләк иттеләр. Көчек аңа ошады. Ул аны без яшәгән бакчада калдырды, аңа оя, урын ясауны сорады. Шунда ук Тукайча исем – Маэмай дип кушты, татарлар этләрне яратып шулай дип атый. Шуңа күрә, үзенең карары турында әйткәндә, бу миңа яңалык булмады. ”

Китапның яңа бүлегеннән фотолар:



Минтимер Шәймиев Маэмай белән



Татарстан Президентының Рөстәм Миңнехановның инаугурациясендә. 2010 елның 25 марты



"Безнең бөтен гаилә җыелгач". 2015 елның 31 декабре.


Гөлүзә ВАСИЛОВА
Татар-информ
№ --- | 23.08.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»