поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, син шундый шәп кыз, кемне дә булса бәхетле итәчәксең инде.
    – Бәлки, сине?
    – Алла сакласын!
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
22.08.2016 Мәдәният

The Beatles, Ozzy Osbourne, Metallica тыңлап үскән Миләүшә Әхмәдиева татарча лирик җырлар иҗат итә (ИНТЕРВЬЮ)

Миләүшә Әхмәдиева җырларын гитара белән учак янында, романтик атмосферада җырлана торган итеп кузаллыйм. Бу, әлбәттә, яңа гына чыккан “Төнге сәяхәттә” җырына карата әйтелгән сүзләр. Күңелле, кызу җырлар да иҗат итә ул. Әйе, Миләүшә Әхмәдиева – танылып килүче автор-башкаручы. Әлегә тамашаларда бик еш күренмәсә дә үз тыңлаучылары, иҗатын хөрмәт итүчеләре бар аның.

— Миләүшә, автор-башкаручы буларак чыгышларыңны каян күреп була?
—  Тыңлаучыларны иҗатым белән бары бу елның гыйнварыннан гына таныштыра башладым әле. Минем җырларны тик интернетта гына ишетергә була. Чыгышларга килгәндә, концертларда яратып җырлыйм, шулай ук туйларга, төрле мәҗлесләргә чакыралар.
— Җырлар сорап мөрәҗәгать итәләрме? Кайсы артистлар белән эшлисең?
— Әйе, мөрәҗәгать итәләр. Социаль челтәргә җырларны  кертү белән үк шагыйрьләр дә көй язып бирергә, башкаручылар да җыр иҗат итәргә сорап яза. Бу эшкә ныклап алынмадым әле.
— Нинди җырлар белән тәрбияләндең?
— Балачагымда күбрәк халык җырлары истә калган, ә эстрада җырларын алай ук бирелеп тыңламадым. Үземне күпме хәтерлим, өебездә төп музыка уен коралы булып гитара торды. Абыем һәрвакыт чит ил җырларын тыңлый иде: The Beatles, Pink Floyd, Rolling Stones, Queen, Ozzy Osbourne, Metallica һәм башкалар. Аккордлар җыеп гитарага да җырлады. Бераз үсә төшкәч мин дә абыйга ияреп җырлый башладым. Концертларда гел гитарага чыгыш ясый идек. Соңрак үз вокаль-инструменталь ансамбльне оештырдык, җырларны бары русча гына башкардык.
— Һәрбер кеше җырларга ашкына бүген,  ләкин сәхнәгә килеп кергәч күп кенә авырлыклар белән танышырга туры килә. Нинди каршылыкларга очраганың бар?
— Бер юморист әйтмешли, хәзер кемнең авызы бар – һәрберсе җырлый. Минемчә, эстраданың төп проблемасы – акча. Акча юклыгы түгел, ә акчага бәйлелек проблема булып тора. Җырлаудан акча эшләү бүгенге көндә максатка әйләнеп бара. Иҗатны бары коммерция белән бәйләү бөтенләй дә дөрес түгел. Күпчелек, концертларны ерып чыгу өчен, бертөрле, “җиңел” җырларны сайлый. Шундый тенденция булганда сәнгатьнең алга китүе турында бәхәсләр урынсыз. Яңалык юк диләр сәхнәдә, көнбатыш артистларына иярәләр, җырлар бер-берсенә охшаш дип зарланалар. Акча җитмәү сәбәпле минем җырларны да ротацияга  алмадылар, экранга чыкмыйча калган мизгелләр булды. Андый каршылыклар белән үземә шәхсән очрашырга туры килде. Бер яктан караганда контракт булмаса иҗат иреге бар, беркемгә дә бәйләнмәгән. Җырны конвеер системасына салмыйча үз стилемдә, үземә охшаганча эшли алам. Бу бик мөһим минем өчен.
— Син кайсы җырчыларның иҗатын яратсың? Бүгенге эстрадада кайсы башкаручыларның җырлары якын?
— Төрле музыка тыңлыйм, аерым башкаручыларны билгеләп әйтә алмыйм. Кумир булырдай җырчыларым юк. Җырны тыңлаганда, беренче чиратта,  композициянең үзенә игътибар итәргә кирәк, тавышка гына түгел. «Композиция»  сүзе дә бит җырның табигатен ачып бирә. Анда һәр ракурс, һәр мәгънә, һәр деталь мөһим. Тыңлаучы алдына җыр аерым бер әсәр булып килеп басарга тиеш. Ә бу бары тик күңелне, җанны биреп эшләгәндә генә барып чыга.
— Миләүшә, әледән-әле яңа җырлар чыгарып торасың, инде шактый җырлар тупланды. Җырчылар альбом чыгарырга ашкына гадәттә, синекен кайчан көтәргә?
— Кышка планлаштырып торам. Җырлар иҗат ителә, альбом чыгарырга материал тупланды.
— Миләүшә, соңгы чыккан җырың “Төнге сәяхәттә” – лирик композиция. Мондый сагышлы җырларны иҗат итү авырмы? Күңелнең хәлате шундый хисләргә тартыламы?
Юк, киресенчә, нинди генә темага җыр язылуга карамастан, мин  чын-чынлап медитациягә биреләм. Һәрберсен аерым бер хәлаттә язам, транс хәлендә дә дисәк буладыр. Кинәттән генә кереп китәм дә дөньядагы бар нәрсәне онытам. Мондый вакытта әйтерсең күренмәс рәссам алдымда бар дөньямны, бар хисләрне рәсемгә төшерә. Шул илһам дип аталадыр да инде.
Әлеге җырны язганда да алдан җыр язам дип уйламадым. Йокларга ятар алдыннан ниндидер сихри бер көч миңа кәгазь белән каләм биргәндәй һәм шул ук сихри көч җырның сүзләрен пышылдагандай булды. Фәрештәләрме, үземнең эчке тойгыммы – белмим, ләкин җырны тиз һәм күңелемне биреп яздым. Шуңа күрә иҗат итү минем өчен бары ләззәт кенә.
— Кастингларда катнашасыңмы? Кайсы бәйгеләрдә катнашканың бар?
— Әйе, кастингларда катнашканым булды, ләкин барысы һаман финанс мәсьәләсенә килеп терәлә.
— Миләүшә, нинди музыка уен коралларында уйныйсың?
— Гитарада уйныйм. Кылларның тибрәлүе миңа бишектә чакта ук якын иде.
— Иҗат өлкәсендә нинди максатлар?
— Үземнең бер җырыма клип төшерәсем килә. Әлегә кайсысы икәнен әйтмим. Алга таба да иҗат итәргә һәм осталыкны арттырырга теләк.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 22.08.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы