поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.08.2016 Дин

Дин матурлыкны тыймый (ӘҢГӘМӘ)

Аны сәхнәдә күрү – үзе бер җан азыгы. Ап-ак яулык бәйләп, үзенә килешле озын күлмәк киеп чыга да, халкыбызның үткәненнән, тирәннән килгән моңын табып, тамашачысына өләшә, хәтта беркадәр җанын дәвалыйдыр да әле. Флейта, курай кебек тынлы уен кораллар остасы Фәридә Диярова – әнә шундый зат.

Өстәвенә укытучы да әле ул. Укуларында артта калган, шук, тыңламый торганрак балаларны Фәридә Габделхәй кызы сыйныфына бирергә тырышалар икән. Ярты елдан бу балаларның өлгерешләре яхшыра, үз-үзен тотышлары үзгәрә, ди музыка мәктәбе җитәкчелеге.

– Фәридә ханым, Сезнең өчен музыка нәрсә ул?
 
– Нинди генә эшкә алынсаң да, җиңеллек бирә, илһамландыра, авырлыкны җиңеләйтә торган көч ул. Минем өчен бөтен нәрсәнең үз аһәңе, көе бар. Ишетү сәләте үткенрәк кеше гап-гади чәй ясаганда да  аһәң ишетә. Бу аһәң кешенең холкы, кәефенә карап салмаклана, хәтта ки тупасланырга да мөмкин. Кечкенәдән әнә шундый нәрсәләрне тойганны әти-әнием дә белә иде, шуңа күрә яшем җитү белән музыка мәктәбенә илттеләр. Аңа кадәр төрле түгәрәкләргә йөреп карадым, музыка белән шөгыльләнә башлагач, көчемне бер юнәлешкә генә бирергә булдым. Укытучыларым да мөлаем, кайгыртучан булды. Бүген укытучы буларак, мин алар кебек үк, белем бирү белән генә шөгыльләнмим, игътибарлы булырга, бала күңелен аңларга тырышам.
 
– Сездән ислам дине һәм музыка ничек яраша ала дип еш сорыйлардыр, мөгаен.
 
– Бу сорауны иң әүвәл мин үз-үземә бирдем. Һәм дин юлына басуымда, шул ук вакытта музыканы яратуымда каршылык күрмәдем. Болар икесе дә – минем калебемне пакьләтә торган юнәлешләр. Шунысы да бар: теләсә нәрсәдән яхшылык та табып була, яманлык та. Мин Раббымның һәрбер күренешеннән яхшылык эзләргә тырышам. Күңелемә моң салган икән, бу начар булырга тиеш түгел. Дөрес, кешене ярсыта торган музыка да бар. Шул ук вакытта әти-әни, табигать, туган ил турындагы музыка, сабыйларны юатып көйләгән бишек җырлары берничек тә начар була алмый. Яулык япканда мин музыка училищесының өченче курсында укый идем. Шәрык кечкенәдән үзенә тартты. Мәктәптә өлкәнрәк сыйныфларда факультатив рәвештә гарәп теле укытыла иде. Мин аны өйрәнергә шулкадәр кызыгып йөрдем, гарәп графикасы серле дөньяга ачкыч кебек тоелды. Ләкин минем яшем җиткәндә ул дәрес бетерелде. Бик нәүмиз калдым. Укытучы, мәчетләрдә дә гарәп теленә өйрәтәләр бит, шунда барып кара, диде. Мәчеткә әни белән бергә йөри башладык. Әти белән әни дә минем белән дин юлына бастылар.
 
– Яулыклы кызга музыка белән шөгыльләнү килешми, дигәннәргә ничек җавап бирәсез?
 
– Дөнья бик кызык бит ул, дин әһелләре үзләре миннән музыка уйнавымны сорап килделәр. Ул вакытта Казан педагогия университетының музыка факультетында укый идем инде. Гөлчәчәк Шәрипҗанова Мәрҗани мәчете имам-хатыйбының ансамбль төземәссезме дип мөрәҗәгать итүе турында сөйләде. Ул мөнәҗәтләр көйли икән, халык инструментларына кушылып башкарсаң, үтемлерәк булыр иде, ди. Шулай итеп мөнәҗәтләр төрле уен коралларына яраклаштырылып, милли моңнар белән баетылып эшкәртелде. “Мәрҗән” ансамбле әнә шулай оешты. Мәчеттә барган бөтен чаралар – дини бәйрәм булсынмы ул, никах, туй мәҗлесеме – безнең ансамбль чыгышы белән баетыла иде. Тора-бара ансамбль мәчет эченә генә сыеша алмыйча, зур сәхнәләрдә чыгыш ясый, төрле бәйгеләрдә катнаша башлады. Мәсәлән, Санкт-Петербург шәһәрендә узган “Золотая лира” бәйгесендә гран-при отып кайттык. Ә инде яулык ябу белән музыканы һич тә килештерә алмаган кешеләргә мин мөнәҗәтләрне көйләп, халыкның бәгыреннән чыккан борынгы көйләрне курайда уйнап күрсәтәм.
 
– Кытайда узган Сабан туенда курай уйнап милләттәшләрнең күзләрен яшьләндергәнсез икән.
 
– Анда мин килен буларак бардым. Без “Мәрҗән”нән соң “Бәрәкәт” дигән ансамбльгә нигез салган идек. Ансамбль чыгышларын тыңларга Кытайдан укырга килгән студентлар да йөри башлады. Алар арасында минем булачак ирем Исмеәгъзам да бар иде. Ул КАИга укырга кергән, әмма русча начар белүе аркасында укуында кыенлыклар килеп чыккан. Алар Татарстанда дәүләт теле булган татар теленең уку йортларында бөтенләй файдаланылмавына, татарча җавап бирәм дисәң, аңламауларына бик гаҗиз калганнар иде. Туган телен камилләштергәннән соң һәм тарих белән бик кызыксынганга, хәзер ул гуманитар юнәлештә югары белем ала башлады. Шулай итеп без танышып киттек һәм мин килен буларак Кытайга аяк бастым. Сабан туенда татар көйләрен уйнап, кыскача милли уен коралы тарихын сөйләп, уйнаган көйләремнең асылын аңлатып чыгыш ясаган идем. Халыкка бик ошады. Мин исә андагы татар авылына, халкының тырышлыгына сокланып кайттым.
 
– Кытай авылы безнекеннән нык аерыламы?
 
– Беренче чиратта масштабы белән аерыла. Чишмә авылы әле күптән түгел генә, 1989 елда дәүләт тарафыннан татар авылы статусын алган. Анда татар, казах, кытай, төңгән, уйгур милләтләре яши. Җәмгысы 4 меңләп кеше исәпкә алынган. Шуларның 1500е – татар. Халык нигездә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Татарларның язмышлары бер төрлерәк. Күпчелекнеке кебек үк Исмеәгъзамның бабалары да 1830 елда Казаннан Казахстан аркылы Кытайга күченеп киткән. Алар биредә сәүдә иткәннәр һәм белем бирү эшләрен алып барганнар. Зыялы татарларның күпчелеге мөселман булган башка милләт кызларына өйләнгән. Исмеәгъзам нәселнең алтынчы буыны булып исәпләнә. Аның әтисенең исеме – Ильяс, әнисенең исеме – Гөльязига.
 
Хәзер алар Чишмә авылында дөя фермасы тота һәм дөя сөте белән сату итә. Бездән тырыш булулары, татарлыкларын саклауга малын да, җанын да кызганмаулары белән аерылып торалар дип әйтер идем. Ике елга бер тапкыр Казанга укырга студентлар җибәрүләре дә шул максаттан эшләнелгән. Чөнки ничек кенә сакларга тырышсалар да, телләре казах һәм башка төрки халыклар сүзләре белән чуарланган, беренче мәлләрдә аларны аңлавы читен иде. Ир-егетләр Татарстанга килеп, тел, тарихны өйрәнүгә тартылса, кызлар боларга өстәп, татар ашларын пешерү буенча да дәресләр ала, милли кием тегәргә өйрәнә. Чишмә авылында үткәрелгән Сабантуйда исә Казанда укып кайткан студентлар мастер-класслар күрсәтә. Татарларның тарихи ватаннарына кайту теләге шундый көчле. Һәр елны Татарстан Сабан туена килүчеләр дә бар. Канатланып киләләр һәм монда рус теле кирәклекне, кайтуның документаль яктан никадәр авыр булуын күреп теләкләре сүрелә.
 
– Кытайда кунак булганда тагын нинди аерымлыклар күзгә ташланды?
 
– Аерымлыклар адым саен очрады. Иң әүвәл чәйләренең тозлы булуы гаҗәпкә калдырды. Тора-бара күндем инде. Анда арыш ипие, карабодай юк. Мин бик тансыклагач, ирем белән рус кафесын эзләп киттек. Таптык, карабодай боткасын ашап кайттык, арыш ипие генә булмады. Тагын шунысы кызык: алар Татарстаннан алып кайткан һәрбер көйне татарныкы дип кабул итә. Шул  ук “Маруся”ны да үзебезнеке дип җырларга мөмкиннәр. Анда белемле фольклорчылар, тарихчылар кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы аша студентлар алмашын көйләп, бу проблеманы хәл итә башлаганнар инде.
 
Аерымлыкның иң зурысы – гаиләгә мөнәсәбәттә. Анда туйны берничә көн буе, меңәрләгән кунак җыеп, зурлап үткәрәләр. Мәҗлес вакытында килен төшерүнең әһәмиятен думбраларда көйләп, җыр аша әйтеп бирәләр. Кыз үстергән әти-әнине бик зурлыйлар, гаиләнең нигезе тотрыклы булуның серләрен аңлаталар. Беренче көннәрдәге тирән ихтирам, миңа калса, гомерлек ул.
 
– Фәридә ханым, балаларның күңеленә ачкычны ничек яратасыз? Сезнең сыйныфтагы бердәмлеккә бик күп әти-әниләр кызыга.
 
– Әти-әни музыка мәктәбенә баласын, беренче чиратта, тәртәгә кертер, тәртипкә өйрәтер өчен алып килә. Яшерен-батырын түгел, бала классик музыка уйнарга атлыгып тормый. Мин эшне укучымның нәрсәләр белән кызыксынуын белешүдән башлыйм. Баланы түбәнсетмичә, үзем белән бер дәрәҗәгә куеп сөйләшәм, холкын өйрәнәм. Балалар әйтәсе килгән сүзләрен музыка аша белдереп булганын аңлап сөенәләр, кызыксынулары барлыкка килә. Тыныч балага салмаграк музыка бирүдән башлыйм. Чөнки кызу темптан ул курка, булдыра алмыйм дип каушый. Аннан акрынлап темпны кызулата төшәбез. Кемгә нинди жанр ошавын белешәм. Бер балам, джаз уйныйсым килә, дигән иде. Ә бу – бик катлаулы жанр. Шулай да аңа фортепиано өчен язылган әсәрне флейтага яраклаштырып тәкъдим итеп карадым. Сабый шундый яратып уйнады! Киләчәктә ул, музыка юнәлешеннән китмәсә дә, мәктәптә укыган елларын бер җылылык белән искә алыр дип ышанам. Балалар музыка ярдәмендә матурлыкны күрә белергә, рәхмәтле булырга өйрәнәләр, шөкер.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»