|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2016 Матбугат
"Татарстан яшьләре"ндә 20 ел хезмәт иткән Чулпан Фәттахова эшеннән китәКүпләргә таныш журналист, атаклы язучы Нурихан Фәттахның кызы Чулпан Фәттахова "Татарстан яшьләре"ннән китте. Бүгеннән ул азат. Аның әлеге редакциядә эшләвенә быел җәй башында 20 ел тулган. "Матбугат.ру" хәбәрчесе Чулпанның кая китүен белеште. 20 ел дәверендә "Татарстан яшьләре"нә кемнәр генә килмәде дә, кемнәр генә китмәде. Газетаның суперпопуляр булган вакыты да, ярты ел саен тираж югалтуы да булды. Чулпаннан хис-кичерешләрен белештек. "20 ел бер эш урыны өчен бик озак дип уйладым. - диде ул, - Эшнең кызыгы, рәхәте югала башлады. Шуна киттем". Алга таба исәбе - өйдә генә утырып эшләү, теге яки бу редакциягә эшкә урнашырга уйламый. Фрилансер дияр идең, әмма Фәттахова бу сүзне яратып бетерми икән, "өйдән эшләүче" дигәнне хуп күрә. Китү үпкәле-ачулы булмаганмы? Күпләрне, мөгаен, шул сорау кызыксындырадыр. Бу турыда Чулпан менә нәрсә әйтте: "ТЯга рәхмәтлемен. Төрле чаклары булды, бик яхшы яшәгән вакытлар булды, редакция фатирлы итте, язу эшенә өйрәтте, тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде. Үпкәләп, ачуланышып китмәдем, миңа да үпкәләп калучы булмагандыр дип уйлыйм". Килүләр-китүләр хәерле булсын!
--- |
Иң күп укылган
|