поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.08.2016 Хатлар

И, язмыш язмыш...

Беркөнне кичен, командировкадан кайтып, телевизор янына ял итәргә утырдым. Яңа Гасыр - “Планета” каналында Татарстанның танылган җырчысы Салават Фәтхетдинов:
“Беркайчан да онытмагыз,
Алда сират күпере
Әнкәйләр кичерер ул,
Тик Ходай кичерерме?!”, - дип җырлый иде.

Менә шушы җыр юллары күңелемне телеп, йөрәк әрнеткеч сүзләр  кәгазь битенә “тама” башладылар.

“Күп яшәгәннән түгел, күп йөргәннән сора”, - ди татар халык мәкале. Нәкъ шул көнне бер авылда Сания исемле бер ханым  мине чакырып алды да сөйли башлады:

- Нихәл итәргә инде, үземә-үзем урын таба алмыйм. Без гаиләдә энем Марат белән икәү генә үстек. Әткәй рәхәте күрмәдек, ул яшьли әнкәйне - тол, безне ятим калдырып үлеп китте. Без үскәндә тормыш та бик авыр иде бит. Бик иртә кул арасына керергә туры килде. Әниебез колхоз эшеннән бушамады.

Әти канаты булмаган кызны, ягъни мине,  кияүгә алырдай кеше табылмады. Әнкәй ризалыгы белән шәһәргә китеп бардым. Энем Марат бу вакытта яшүсмер егет иде әле.

Төзелештә эшләгән вакытта Рәхим исемле егеткә  тормышка чыктым. Тик ул, бичара, гомерле булмады, эш урынында авариягә юлыгып, үлеп китте. Аннан соң тагын бәхетемне сынап, кияүгә чыгып карадым, ләкин эчкече иргә эләктем. Түзеп тора алмадым, аерылдым. Балам да булмады. Ял вакытларымда авылга кайтып, әниемә булыша идем. Энем Марат бу вакытта өйләнеп, башка чыгып, үз гаиләсе белән яши башлаган иде инде. Әнием, ялгыз яшәүләре читен булса да, түзде, ялга чыгуымны өзелеп көтте. Хәзер менә авылда яшим. Кызганычка, газиз әнкәем генә дөньяда юк. Ләкин ул берникадәр вакыт минем рәхәтемдә яши алды әле. Ә бит күп аналар балаларын кө¬теп ала алмыйча үлеп китте.

Шундый сорау килеп туа: ник үзләрен тудырып үстергән газиз аналарына карата кайберәүләр игътибарсыз булалар икән соң? Мин дә энем Маратка бик үпкәлим. Чөнки мин авылга кайтканда әниемнең ашарга бер сынык ипие булмаган чаклар да бар иде. Энем аның пенсиясен үз кесәсенә салып барган икән. Ул миңа бу турыда әйтмәде, авылдашларым гына сөйләде. Күршем Фәгыйлә әбигә рәхмәт инде, ул пенсиясе күп булмаса да, ипиен әнием белән бүлешкән.

Әнкәйне җирләгәндә, энем Марат бер тиен акча чыгарырга теләмәде. Бөтен чыгымнарны үзем күтәрдем. Әнкәйне талап, аның пенсия акчасын алып барган Маратны мин кичерә алмыйм. Нәкъ шундыйларның ата-аналары картлар пансионатында тилмерәләр бит. Ә кайбер ир-егетләр (әгәр дә аларны шулай дип атарга мөмкин булса) беркайда да эшләми, әниләренең пенсиясенә көн күреп, кышын телевизор каршында ауныйлар, ә җәен елга буенда балык тоталар. Ничек җир аларны үз өстендә йөртә икән? Нигә алар аналар рәнҗеше төшәр, дип уйламыйлар?! - дигән әрнүле сүзләр белән тәмамлады сүзен Сания ханым.

Әйе, Сания ханым әйткән соңгы сүзләрнең ачы хакыйкате белән килешми мөмкин түгел.

Менә икенче хәл. Бер авылда игътибарымны  еш кына кибет ишеге төбендә кулын сузып, акча теләнеп утыручы ир кеше җәлеп итә иде. Берничә  еллар шулай яшәде ул һәм кинәт юкка чыкты. Мин шунда яшәүче танышымнан аның турында сораган идем. Ул: “Акылга утырды. Эчүен ташлады, өен төзеп бетереп, әти-әнисенә калдырды да, шәһәргә китеп барды”, - дип җавап бирде.

Эшем бетеп,  кайтыр юлыма чыкканда, шушы кибеткә кереп чыгарга уйладым. Ни гаҗәп, кибет янына текә генә чит ил машинасы килеп туктады. Аннан матур киенгән  теге ир кеше һәм  сабый бала җитәкләгән мөлаем йөзле хатын-кыз төштеләр. Исем китеп карап торганда, ул кеше минем белән елмаеп исәнләште. Ә мин аның өчен ихлас күңелдән шатландым. Димәк, ул кешелек дәрәҗәсен югалтмаган, вакытында аң-зиһене ачылып, үзен кулга ала алган!

Авылларда күмәк хуҗалыкларның таркалуы, кайберәүләрне упкынга ташлаган булса, хәзерге яңа системаны аңлап алып, аның белән килешеп, яңача яшәргә кирәклегенә инанып, туры юлга керүчеләрне дә очрата башладык. Бу да әһәмияткә ия, минемчә!

Сания ханым әйтүенә караганда, кызганычка, ялгыз әниләрен картлар йортларына илтеп, үзләренә нинди картлык килүе турында бихәбәр булып, тыныч кына яшәп ятучы кешеләр дә бар. Андагы тормыш бөтенләй начар да түгел кебек. Вакытында ашаталар, беренче ярдәм күрсәтергә ашкынып торучы табиб та һәрвакыт яннарында. Ләкин монда барысы да уртак, хастаханәдәге кебек. Бер бүлмәдә төрле язмыш кичерүче - ике, дүрт яки алты кеше яши. Хәләл көчләре белән азапланып салган өйләрендә, яки маңгай тирен түгеп, гомер буе чират торып, эшләп алган фатирларында урын калмаган кешеләрнең  биредәге  “йорт хуҗалыгында”, тулы хокукларында нибарысы бер карават, бер тумба-өстәл. Уртак кием шкафы, телевизор.  Мин бу тормышны үз күзләрем белән күргәнгә күрә язам. Анда барып кергәч, яныма өлкәннәр килеп бастылар һәм: “Кызым, син әтиең яки әниең янына килдеңме?” - дип сорадылар.  Дөрес, алар берсе дә үз балалары турында начар сүз әйтмәделәр.  Кайсы киявеннән, кайсы килененнән зарланды. Ә менә өйләре ярап куйган ул кияү-киленнәргә. Әле үзләре картлар йортына илтеп бәргән ата-аналары янына килеп, акча сорап йөрүчеләре дә бар икән.

Бичараларның гаебе нидә?

Барыбыз да сабыйларыбызны яратып, тәмле ашатып, матур киендереп, чирләп киткән чакларында төн буе керфек какмый өзгәләнеп чыгып, авырсынмыйча тәрбияләп үстердек. Ләкин дөнья тигез түгел икән. Беркем дә ялгыз картлыктан хали түгел.  Аллаһы Тәгалә алдагы көннәребездә исәнлегебезне, балаларыбыз тәүфыйгын алмый, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын иде. Ә Марат кебек кешеләргә: “Сак булыгыз, кылган  гамәлләрегез бумеранг кебек үзегезгә әйләнеп кайтмагае”, - дип әйтер идем.


Нурсинә ХӘКИМОВА, Денис авылы, Шенталы районы
Бердәмлек
№ --- | 20.08.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»