|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2016 Шоу-бизнес
Рамилә Батыровага сөйгән егете тәкъдим ясаган (ФОТО)Эстраданың игезәк йолдызлары Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның берсенә йөргән егете үзенчәлекле итеп кияүгә чыгу тәкъдиме ясаган. Рамилә әйтүенчә, җырчы өчен бу көтелмәгән зур сюрприз булган! - Ул көнне туган ягым Мамадыш районында туй алып бардым. Гомер булмаганны, егетем анда мине үзе алып барды һәм көтеп утырды. Ә соңыннан туй тәмамланганда, ак күлмәк киеп, чәчәкләр тотып, сөйләнә-сөйләнә каршыма килеп тезләнде. Йөзек сузып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, шаккатым! Үзен сәер тотуын алдан ук тойдым. Үзе исә кияү белән кәләштән моның өчен рөхсәт сораган, игезәк сыңарым белән бер атна алдан йөзек сайлаган. Тәкъдим ясаганда әйтеләсе сүзләрен кич буе телефоннан ятлап утырган, әле алай да каушаудан ярты сүзе онытылган. Шулай да мин аның мондый батырлык эшләвенә сокландым. Никадәр кеше алдына чыгып сүз тоту без - сәнгать кешеләренә генә җиңел ул, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рамилә Батырова.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|