|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2016 Җәмгыять
Хөрмәт яулаган җитәкче (ФОТО)Һәр авылда үзенең танылган, тарихта мәңгеләштерүгә лаек булган шәхесләре бар. Чүмбәлидә шундыйлар сафына, бөек җырчы Хайдәр Бигичев белән беррәттән, Социали- стик хезмәт герое Шамил Юсипов керә. Берничә ел аның истәлегенә хәтер такта- сы булдыру инициативасы белән авылның активисты Рәис Мөҗипов мәш килеп йөргән. Ниһаять, Шамил әфәнденең балалары бу эшкә ризалык бирәләр. Информацион ярдәм сорап алар РНКАТНОга да мөрәҗәгать итәләр. Автономия карамагында чыгып килгән “Нижгар татарлары” журналында аның турында язма басыла. Шуннан соң Шамил әфәнденең балалары башкарылачак гамәл турында Чүмбәли администрациясе башлыгы Рамил Хәсәновка белгертәләр. Терлек үстерү, иген, яшелчә саклау, техникага ремонт күрсәтү өчен заман таләпләренә туры килгән байтак яңа объектлар төзелә. Шулай ук аның идарәләгендә авылда ике катлы мәктәп, колхозчылар өчен йортлар, администрация бинасы, клуб, сәүдә үзәге, азык-төлек кибете төзелә, суүткәргеч линияләр сузыла, электр энергия челтәре яңартыла, авыл урамнарына ас- фальт түшәлә, фермага һәм иген амбарларына юллар салына, телефон линиясе булдырыла. РСФСР Югары Советы депутаты буларак, Шамил әфәнде Сергач- Мәскәү поездын булдыруга һәм Сечен районы Болтинка авылы белән Кызыл Октябрь районының Ураза- выл, Мәдәнә һәм Чүмбәли авылларына газ кертүгә дә күп көч куя. Шамил әфәнденең йөрәге 2000 елның 18 августында мәңгегә туктый. Тормыш иптәше Сания апа белән алар пар канат булып гомер кичерәләр, биш тәүфыйклы бала тәрбияләп үстерәләр. Рушан, Рамилә һәм Наҗия Мәскәүдә төпләнгәннәр, Надия Түбән Новгородта яши, ә Рәшит төп йортта гомер кичерә. Тан- тана көненә Шамил әфәнденең барлык балалары, кияүләре, киленнәре, оныклары, онык балалары һәм якын туганнары җыелган иде (фотода). Кызганычка, араларында, аның хәләл җефете Сания апа гына якты дөньяда юк иде. Хәтер тактасын ачу тантанасын Рамил Хәсәнов алып барды. Ул бу истәлекле чарага җыелган кунакларга Шамил әфәнденең тормыш юлы, аның казанышлары турында сөйләде. Кунаклар арасында атаклы җитәкченең туган авылы Кам- кадан да делегация бар иде, башка авыллардан да килүчеләр булды. Шамил әфәнде белән төрле елларда бергә хезмәт иткән Кызыл Октябрь районы администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов, район мәгариф бүлеге Шамил Мостафин, Нижгар татарлары конгрессы рәисе мәдәнәле Гаяр Хәсәнов, Сергач районы Кочко-Пожар авылыннан Рифат Измайлов, Спас районыннан РНКАТНОның башкарма директоры Рамил Салихҗанов, чүмбәлилеләр Таһир Юсипов, Рәис Мөҗипов һәм күрше Сечен районы Болтинка авылы хакимияте вәкиле Иван Федосеев чыгыш ясадылар. Алар барысы да Шамил әфәндене тәҗрибәле җитәкче, оста идарәче итеп искә алдылар. Күп еллар Шамил әфәнде җитәк- ләгән Чүмбәли колхозы сөт, ит һәм башка продукция җитештерү буен- ча өлкәдә беренчеләрдән булган. Чөгендер, иген һәм башка культуралар үстерү серләре белән ул кызганмыйча башка хуҗалык рәисләре белән дә уртаклашкан, алар белән җылы мөнәсәбәтләрдә торган, авыр вакытларда хезмәттәшләренә һәрвакыт ярдәм иткән. Зур дәүләт түрәләре арасында халыкның ихтыяҗын яклап йөргән. Бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган ул. Чүмбәли халкы Шамил әфәндегә чиксез рәхмәтле, чөнки авылның бөтен социаль объектлары аның тырышлыгы белән булдырылган диярлек. Күренекле шәхес, югары билгеләргә лаек булса да, гади кеше булып кала белгән. Шамил абыйның балалары исеменнән Рамилә ханым сүз тотты. Ул әтисен хөрмәт итеп килгән барча авылдашларына, кунакларга рәхмәтләрен җиткерде. Газиз кешесенең шундый казанышларга җитүендә, югары үрләр яулавында ул вакытта колхозда хезмәт иткән чүмбәлилеләрнең өлеше зур, дип билгеләп үтте Рамилә ханым. Сөт савымчылар, комбайнчылар, механизаторлар һәм башка һөнәр ияләре Шамил әфәнденең оста җитәкчелегендә намуслы, тырыш хезмәтләре белән дан казанганнар. Уракта иң югары күрсәткечләр Илдус Люкманов та булган, Рәшидә Галлямова алдынгы савучы диеп саналган. Чүмбәли колхозчылары- на космонавтлар да үз сәламнәрен юллый булган. Шулай ук Рамилә ханым РНКАТНОга һәм Кызыл Ок- тябрь районы администрациясенә рәхмәтләрен белдерде. Чыгышлар тәмамлангач, чараның иң мөһим мизгеле килеп җитте. Хәтер тактасын Халит Сөләйманов, Рамил Хәсәнов һәм Шамил әфәнденең уллары Рушан белән Рәшит ачтылар. Тантанадан соң чарада катнашучылар табын артына җыелышып милли ризыклардан авыз иттеләр. Шамил әфәнденең казанышлары белән танышып, хезмәттәшләренең чыгышларын тыңлагач, аңа такта гына ачу аз дигән фикергә килдем. Күренекле якташ җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичев белән бер рәткә Шамил Сафа улы басарга тиеш, минемчә. Баш- карылган гамәлләре, үрнәккә лаек эшчәнлеге өчен аңа да һәйкәл куярга кирәк, дип уйлыйм. Кешелек дөньясында Шамил әфәнденең кылган гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабул итеп алсын. Урыны оҗмахта булсын иде.
Илнар САДЕКОВ |
Иң күп укылган
|