поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.03.2008 Язмыш

РӘСИМ ҖӘЛӘЛ ҮЗ ҖЫРЛАРЫН АВАРИЯДӘН СОҢ ЯЗА БАШЛАГАН

Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?
– Бәйлисе бар йөрәкне...
Әйтерсең лә, Хәсән ага бу шигырен Рәсим Җәләлгә багышлап язган. Күп популяр җырлар авторы Рәсим Җәләлнең нинди авыр язмыш кичергәнен күпләр белмидер. Чөнки ул үзе бу турыда сөйләргә яратмый. Мин дә аның телен көчкә ачтым, шушы язманы бастырырга аны зур авырлык белән күндердем. Шуңа күрә түбәндә язган хәлләрне сез, мөгаен, башка беркайдан да укый алмассыз. Бары тик безнең газетадан гына.
Рәсим Җәләл үзен шагыйрь дип санамый, җырлар авторы дигәнне күбрәк үз итә. Аның турында шундый сүз ишеткән идем: имеш, ул шигъри юлларын авыр авариядә үлемнән калганнан соң иҗат итә башлаган. Моңа башта ышанмадым. Әмма бу сүзләр хак булып чыкты. Шушылар турында әлеге язмам.

СӨТКӘ ТИЛМЕРГӘН ЧАКЛАР

Әтисе үлгәндә Рәсимгә 10 яшь була. Салкын октябрь кичендә әтиләре  Шәйхетдин ага эштән авырып кайта. Төнге өчтә авыруы тагын да көчәя. Әтисенең: “Ичмасам, үлсәм иде,” – дип бавыры сызлауга түзә алмыйча идәндә аунавы Рәсим абыйның әле дә күз алдында. Таң алдыннан, яңа көн туганда әтиләре якты дөньядан китеп бара. Шулай итеп, әниләре Гөлфинур 40 яшьтән биш бала белән тол кала. Рәсимнең иң өлкән апасына Гөлүсәгә ул чакта 17 яшь, абыйсы Илһамга – 14. Барлык тормыш мәшәкатьләре шулар өстенә төшә. Шөкер, авыл халкы да ярдәменнән ташламый: мәктәп балалары килеп утыннарын кисә, күрше-күлән кием салым-салымын кызганмый. Әтиләре үлгәндә Гөлфинур апа йөкле була. Февраль аенда төпчек сеңелләре якты дөньяга аваз сала. “Безнең өчен Гүзәлнең тууы күңелле хәл булса да, әнкәй сеңлебезне кулына алган саен, әле төзәлеп тә өлгермәгән күңел яраларыннан әрнеп, ярсып елый иде”, – дип искә ала Рәсим абый. Күп тә үтми салкын тию чире бөтен гаиләне аяктан ега. Салкын өйдә төн кунуларның нәтиҗәсе инде бу. Әниләре кече сеңелләрен имезүне ташларга мәҗбүр була. Ә калган балалары авыл буйлап сыер сөте эзләп чыгып китәләр, чөнки үз сыерлары бозауларга торган вакыт була бу. “Авырлыкка чыдый алмыйча, язмышка әрнеп, каралтыга чыгып елаган чакларым бик күп булды. Әни ничек барына да түзде икән? Аның олы йөрәгенә, сабырлыгына сокланам”, – ди Рәсим абый.

 

ЗИРАТ БУЕНДА ТАШЛАП КАЛДЫРГАН

Үтә еллар. Буйга җиткән Рәсим Казанга күченә. Монда ветеринария институтын тәмамлый. Әмма әлеге белеме буенча эшләргә насыйп булмый аңар. Зур калада ул базада йөк ташучы булып та, санаторийда массаж ясаучы булып та тир түгә. Соңыннан хәзерге Гладилов урамында урнашкан Яшьләр театрына техник хезмәткәр булып урнаша. Тик озак эшли алмый, чөнки мондагы хезмәт хакы тормыш алып барырлык түгел. Шулай да Рәсим абый театрны ташламый, анда еш барып йөри. Театрның ниндидер могҗизалы атмосферасы гел үзенә тарта аны.

1998 ел. Көннәрдән бер көнне Рәсим белән куркыныч хәл килеп чыга. Бу аяныч очрак аның бөтен тормышын үзгәртә. Аның авыр нәтиҗәләрен Рәсим абый әле дә татырга мәҗбүр. Дәрвишләр бистәсеннән ерак булмаган Таулар бистәсендә автобустан чыгып юлны кичкәндә 28 яшьлек тап-таза егетне машина бәрә. Рәсимгә светофор яшел янган, ә машиналарга – кызыл. Егетнең башында бер мизгел эчендә “Беттем! Үлдем!” дигән фикер йөгереп уза. Башка берни дә хәтерләми. Кызыл төскә барган машина тагын бер кешене эләктергән. КДУның географагында укучы студентның җәрәхәтләре алай ук авыр булмый үзе – баш мие генә селкенә. Рәсимнең исә хәле мөшкелрәк: аягын сындыра (сөяге тышка чыга), баш сөяге кузгала (трепанация) һәм аңын югалта ул. Хокук бозучы боларның икесен дә үз машинасына утыртып Казанга таба алып китә. Әмма бер 200-300 метрдан соң юл кырыендагы зират буенда ташлап калдыра. Сәгать төнге унике. Күрәсең, курыккан. Куркырсың да: егетләрнең икесе дә канга баткан, берсе, гомумән, аңында түгел... Тик шунысы кызык, Рәсим Җәләл шушыларны сөйләгәндә машина хуҗасына ачу сакламый. Киресенчә, ул аңа рәхмәт әйтә. Баксаң, машина хуҗасы үзенең кәрәзле телефоныннан “03”кә шалтыратып, “Ашыгыч ярдәм” чакырган икән. Тик аларны һәм ГАИның килгәнен көтеп торуны кирәк тапмаган. Нинди кеше булган бу? Нинди машинада булган? Белүче юк. Хокук бозучыны тапмыйлар. Ә, бәлки, табарга теләмәгәннәрдер дә. Мөгаен, акчалы, дәрәҗәле кеше булгандыр ул. Һәрхәлдә, 1998 елда кәрәзле телефон кебек затлы уенчык шундый кешеләрдә генә була иде.

 

ҮЛГӘН ӘТИСЕН КҮРҮ

Авыр хәлдә яткан егетләрне алырга “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп җитә. Горький урамы 3 йортта урнашкан Травматология сырхауханәсенә алып китәләр боларны. Рәсимнең кесәсендә театр хезмәткәре таныклыгы табыла. Ул театрдан инде киткән булса да, транспортта йөргәндә, тегендә-монда шушы таныклыгын файдаланган булган. Шундагы мәгълүмат аша җәрәхәт алган егетнең кем булуын ачыклыйлар, туганнарын эзли башлыйлар. Бу вакытта Рәсим сүз сөйләшерлек хәлдә булмый, әлбәттә. Авылдагы әнисенә һәм туганнарына “Рәсим үлем хәлендә” дигән хәбәр берничә көннән соң гына барып ирешә. Егет бер атна реанимациядә ята. Шушында ни тере, ни үле хәлдә ятканда аның күз алдына сәер күренеш килеп баса. Ак җир, ак һава, ак фон. Шунда берничә кеше шәүләсе. Киемнәре халатка охшаган. Араларында ак киемлеләре дә, сорыдан киенгәннәре дә бар. Шул кешеләр арасыннан Рәсим 15 ел элек үлгән әтисен танып ала. Ул аңар куллары белән “улым, сиңа монда әле иртәрәк” дигән кебегрәк ишарә ясый. Куып чыгарган кебек. Төш булмый бу. Шушы хәлдән соң Рәсим аңына килә, хәле яхшыра башлый. Әзме-күпме сөйләшә алыр хәлгә кергәч, аңа милициядән следователь килеп йөри башлый. Әмма Рәсим аңа бернинди файдалы мәгълүмат тә бирә алмый, чөнки авария турында берни хәтерләми.

Рәсим җәйнең иң кызу вакытында ике айдан артык сырхауханәдә ятып чыга. Соңгы көннәрендә инде дулый башлый, холкы начарлана. Эссе, тынчу палатада ничә ай ятарга була инде? Шушы вакыт эчендә аңар дүрт операция кичерергә туры килә. 2 группа инвалид булып кала ул.

 

ЯКЫННАР КАЙГЫДА СЫНАЛА

Куркыныч авария Рәсим абыйга тагын бер зур югалту алып килә. Һәлакәткә кадәр аның үзенә тиң сөйгән яры була. Никахлашмаган булсалар да, инде шактыйдан бергә яши алар. Гаилә корырга уйлап йөргән чаклары. Тик шушы авариядән соң кызы Рәсимне ташлап китә. Дөрес, беренче вакыт сырхауханәгә килеп йөри ул, үзенчә ярдәм итә, тик... Соңрак Рәсимнең сәламәтлеге гомерлеккә какшаганын аңлап алгандыр, күрәсең. Шунысы башка сыймый, инде аякка баскач, ике-өч елдан соң Рәсим шул кызны кабат эзләп таба, бернигә дә карамастан, аңа бергә булырга тәкъдим ясый. Әмма бу вакытта кызның инде башка кешесе була... “Ирләр күңеле бигрәк юләр инде, гафу иткән идем бит шуны”, – дип аптырый хәзер үзенә Рәсим абый.

Якын-тирәдәге кешеләрнең кемнең кем булуы кайгы килгәч кенә ачыклана шул. Рәсим Җәләлгә авыр хәлдә театр әһелләре бик булыша. Гәрчә, бу вакытта ул анда инде эшләмәгән булса да. Рәсимнең аягында берничә сантиметр кан артериясе юк. Аутопротез тора. Берзаман шуның белән проблемалар килеп чыга. “Йөрәк тибеше күкрәктә дә, аякта да сизелә иде,” – ди Рәсим абый. Тиз арада яңа операция ясарга кирәк. Әмма бик күп кан китәчәк икән, донор кирәк. Моны ишеткәч: “Рәсим үз кеше, һичшиксез, булышабыз,” – дип театрдагылар килеп җитә. Яшьләр театры белән мәрхүм Фәрит Хәбибуллин җитәкләгән чак була бу. Фәнис Кәлимуллин, Алия Кәлимуллина, Энҗе Фазылҗанова, Фирүзә Кадермәтоваларның ярдәмен Рәсим Җәләл мәңге онытмаячак. Кан тапшырганнары өчен алар бер тиен акча да алмаган.

 

ЧАҢГЫ ТАЯГЫННАН ЯСАЛГАН ПУЛЬТ

Корт чаккыры юл һәлакәте Рәсим Җәләлнең бөтен тормышын үзгәртә. Сырхауханәдән чыккач та бөтен эше кешегә ялынуга кайтып кала аның. Ашавын гына үзе ашый ала. Хәтта бәдрәфкә чыгар өчен дә кешегә ялынырга мәҗбүр. Тик Рәсим бирешми, үз көнен үзе күрер өчен әллә ниләр уйлап таба. Әйтик, телевизор каналларын күчерү өчен ике чаңгы таягын кушып бер җайланма ясый. Ә аңарчы әнисенә ялына торган булган, чөнки бу вакытта әле телевизорлар хәзерге кебек пультлы түгел. Көнозын зәңгәр экран каршында утырып туйгач, Рәсим бәйләү эшенә керешә. Көнне ничек тә үткәрергә кирәк бит.

Инде таяк белән бераз йөри башлагач, Казаннарга хәтле килә. Тик, беркөнне, шайтан алгыры, таягы асфальтның ярылган җиренә эләгә дә, Рәсим бөтен гәүдәсе белән авырткан аягына егыла. Тагын китә сырхауханәләр, табиблар, кешегә ялынулар... “Сөягем кабат кузгалган. Үзем дә күрәм: аягым кыскарып калды. Сызлауга түзәр хәл юл, аптырагач, шатыр-шотыр анальгин ашыйм,” – дип искә ала Рәсим абый. 

 

МОНЫ ҮЛЕМНӘН КАЛГАН КЕШЕ ГЕНӘ АҢЛЫЙ АЛЫР

Рәсим Җәләл табиблар ярдәмен үз гомерендә бик күп күргән. Шуларга рәхмәт әйтеп газетага шигъри юллар белән котлау җибәрергә карар кыла ул. Шушыннан башлана да инде шигырь язу чире. Дөрес, мәктәптә укыганда да, армия сафларында хезмәт иткәндә дә шигырьгә тартылган аның күңеле. Тик чынлап торып шагыйрь канатлары шушы михнәтләрне кичергәннән соң гына үсеп чыга. Рәсим Җәләл һәрвакытта да Фәнис Яруллин иҗатына сокланып яшәгән. Бер уйласаң, аларның язмышларында да уртаклыклар күп.

Көннәрдән бер көнне Рәсим абый Мөштәри урамында урнашкан Язучылар йортына килә. Ул чакта аны күршедә генә урнашкан Рөстәм Сәрвәровның “Аксу” студиясенә алып керәләр. Рөстәм Рәсим Җәләлнең шигырьләрен укып чыга һәм бик ошата. “Тик син шигырьләреңне җыр тексты итеп яз, көйгә ятарлык итеп махсус язылсын”, – ди Сәрвәров. Шушыннан башлана инде Рәсим Җәләлнең шоу-бизнестагы эшчәнлеге. Бүген аның хитларын FM-радиостанцияләр әйләндерә, клипларын телевизордан күрергә мөмкин. Фәрит Таишевның “Яратам, юксынам, сагынам”, Альбина Апанаеваның “Китәм димә”, Сөмбел Билалованың “Синең өчен”, Әлфинә Әзһәмованың “Син минем йолдызым” җырларын халык яратып өлгерде. Рәсим Җәләл хәзер дә иҗат итә. Алга таба без аның яңадан-яңа җырларын ишетеп торырбыз әле.

Бүген Рәсим абый әнисе белән бергә үзенең туган ягында – Апас районы Дәвеш авылында яшәп ята. Айга бер-ике тапкыр Казанга килеп күренә. Гаиләсе дә, машинасы да, акча китерерлек эше дә юк. Әмма ул Аллага шөкер итеп яши. Бу дөньяда яшәү – үзе бәхет. Моны үлемнән калган кеше генә аңлый алыр, мөгаен. “Кеше ияләшә икән барысына да. Кайгыга да, югалтуга да, сызлауга да... Мин дә ияләштем. Хәзер башым авыртмаган көнем юк. Дару белән генә торам. Үземнең ачулыгым, усаллыгым, үҗәтлегем белән генә йөрим. Элек, урын өстендә ятканда, үз аяклары белән йөргән кешеләргә кызыгып үлә идем. Һәм менә мин үз аякларым белән йөрим. Шуның белән мин бик бәхетле. Аллага шөкер!” – ди Рәсим абый.

Бу язманы укыган кешеләр арасында, бәлки, урын өстендә ятучылар да бардыр. Рәсим Җәләл язмышы аларга гыйбрәт булсын иде. Чаңгы таягы белән телевизор каналын күчергәндә берәр клипның астында “Рәсим Җәләл сүзләре” дигән язу күрсәгез, әйткәннәремне искә төшерегез. Язмышка гына буйсынып яшәргә ярамый. Күп нәрсә кешенең үз ихтыярыннан тора. Рәсим Җәләл моны үз тормышы, үз иҗаты белән раслады.


Данил СӘФӘРОВ
Ирек мәйданы
№ 11 | 21.03.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»