19.08.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда бер ир комбайн астында калган
Балтач Үзәк район хастаханәсеннән Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә китерелгән комбайн астында калган иргә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта 39 яшьлек ир эшләгән “Арбор” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Хәмит Баязитов та, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин да белдерделәр.
Өч көн элек комбайн астына эләккән ир авыр хәлдә, аның күп санлы органнарына зыян килгән.
“Арбор” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директор Хәмит Баязитов каза күргән ирнең янына туганнарына Казанга йөрү өчен транспорт һәм бензин бирелүен, шулай ук дарулар, башка кирәк яраклар өчен акчалата да ярдәм күрсәтелгәнен әйтте. “Көндәлек хәлен белешеп, кирәкле әйберләрне биреп, нинди ярдәм кирәк, эшләп торабыз”, - диде хуҗалык җитәкчесе.
Комбайн астында калган ир 1977 елгы. Хәмит Баязитов әйтүенчә, ул июнь азагында гына сезонлы ялланып эшкә керешкән. Ул комбайннарны ремонтлаучы слесарьлар бригадасында хезмәт күрсәткән.
“Ул барган комбайннан егылып төшмәгән. Хезмәт вазифаларында каралган инструкциясен бозып, нәрсәгәдер комбайн янына барган. Кеше хәрәкәт иткән комбайн янына барырга тиеш түгел. Ул комбайнга да утырырга тиешле түгел. Моның ничек булганын беркем дә күрмәгән. Егылып ятканын гына икенче кешеләр күргәннәр. Комбайнчы да күрмәгән”, - дип аңлатты Хәмит Баязитов.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин да каза күргән хезмәткәргә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
“Хуҗалык ягыннан да, профсоюз ягыннан да ярдәм күрсәтеләчәк. Нинди формада, суммасы нинди булачагын әлегә әйтә алмыйм. Инвалидлык алган очракта хуҗалык түләп барачак, билгеле. Дәүләт тарафыннан да биреләчәк, бу бит хуҗалык җитәкчесенең намусына да бәйле әйбер, ул яктан да ярдәм булачак. Хәзер ул сырхауханәдә. Иң мөһиме – аның исән-сау калуы”, - диде идарә башлыгы.
Фирдәвес Нәбиуллин бу хакта дөнья күргән мәгълүматларның дөрес булмавын белдереп, журналистларны хатасыз язарга өндәде “Ул тапталмаган, комбайн астына кергән. Тапталу белән комбайн астына керү икесе нәрсә. Өстеннән трактор чыгып китсә, ул тапталу була, ә комбайн астына ялгыш керү ул икенче нәрсә. Ялгыш егылып төшкән дә, тәгәрмәч өстеннән чыгып киткән.
Фирдәвес Нәбиуллин бу вакыйгага тикшерү ачыклык кертер дип белдерде.
“Нива-Енисей” комбайнының менә торган җире җайсыз. Ялгыш бассаң, чатанып китеп, тәгәрмәч астына төшәсең дә китәсең. Анда туктап торганда гына утырырга була, комбайн кузгалып киткән булса, җайсызрак. Дөрес түгелрәк эшләнгән, шуңа да безнең өчен гадәттән тыш хәл килеп чыкты”, - диде ул.