поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.08.2016 Мәгариф

Мәктәпкә әзерлек: кесәң генә чыдасын!

Базар-кибетләр мәктәп кирәк-яраклары белән шыгрым тулды. Вакыт та бит – яңа уку елы башлануга озак калмады. Сатучылар иң керемле чорларның берсенә алдан ук әзерләнеп куя – мәктәп формасы, букча, башка уку әсбапларының ниндиен генә тәкъдим итмиләр. Әти-әниләрнең кесәсе генә чыдасын!

Август аена аяк басуга, мәктәп яшендәге балалы гаиләләрнең, мәктәп өчен кайдан-нәрсә сатып алырга, дип “башы авырта” башлый. Еллап түгел, көнләп үсүче малай-кызларга болай да кием-салым җиткерерлек түгел. Уку елы башы исә иң чыгымлы чорларның берсе.

Башкалардан ким булмасын дип,  барлык әти-әниләр үз балаларының өс-башын тулаем карарга тырыша. Дөрес, һәркем юрганына карап аягын суза. Берәүләр иң затлы бутиклардан дистәләрчә меңлек иң кәттә фирмалар тәкъдим иткән модельләрне генә алса, икенчеләргә базардагысы да ярап тора. Беренчеләренең мәктәп чыгымнары дистә меңнәр белән исәпләнсә, күпчелек өчен берничә мең сумны берьюлы чыгарып бирү да гаилә бюджетын какшата.

Кайгыртучан ата-аналар август башыннан ук сәүдә үзәкләренең балалар товарлары бүлекләренә кереп, мәктәп формалары һәм сумкаларының бәяләре белән таныша башлый. Хәзер инде кибетләр умарта күче кебек гөжләп тора.  Малай кешене мәктәпкә җыйганда әллә ни сайланып, төрлеләнеп торырга туры килми – алмаш-тилмәш кияргә, дип ике чалбар, ике рубашка, бер кәчтүм, бер аяк киеме алсаң, шул җитә.

Кыз бала тәрбияләүчеләргә исә кием-салым сайлау үзе бер зур вакыйга. Блузкаларның нинди генә фасондагысы сатылмый, сарафан яки итәк-костюмнарның да төрлелегеннән күзләр камаша, аннары колготки, түфли, чәчкә тасмалар, каптыргычлар сайлау – боларның барысы да сәгатьләргә сузылырга мөмкин.  Чыгымнар да малайны киендерүгә караганда күбрәк.

Мәктәп баласына кирәк булган тагын бер нәрсә – букча. Кагыйдә буларак, башлангычта укучы балалар өчен әти-әниләре рюкзакка өстенлек бирәләр. Алар кимендә биш йөз сум тора. Ә менә ортопедик аркалы, каеш һәм тоткалары стабилизаторлы, янып торган маяк утлары һәм башка өстәмә уңайлыклары булган рюкзакның бәясе 5-6 мең сумнан да артып китәргә мөмкин.

1 сентябрь якынлашкан көннәрдә  Avito белгечләре балаларны мәктәпкә әзерләү күпмегә төшүен ачыклау өчен сораштыру уздырган. Тикшеренүдә Россиянең төрле шәһәрләреннән 1 меңнән артык респондент катнашкан. Күпчелек – 65,8 проценты – бер бала тәрбияли, 15,3 проценты – ике, 2,3 проценты – өч һәм аннан күбрәк бала үстерә. 

Респондентларның 50 проценты, бала саны ничә булуга карамастан, мәктәпкә әзерлеккә 5-10 мең сум сарыф итәргә ниятли. Ә менә 20 мең сумнан артык чыгымнарны һәр төркемдә бик аз кеше тотарга риза. Ике һәм аннан артык бала тәрбияләүчеләр арасында өчтән бере мәктәпкә әзерлеккә 5 мең сум белән чикләнергә ниятли.

Сораштыручылар фикеренчә, иң күп чыгымнар – 80 процент – мәктәп һәм спорт формасына, аяк киеменә тотылачак. Канцелярия товарлары һәм уку кирәк-яракларына да шактый гына акча тотарга туры киләчәк, дип саный алар. Өлкәнрәк укучыларның әти-әниләре мәктәп кирәк-яракларына шулай ук техник җиһазларны да кертә, ә менә кече сыйныфларда белем алган балаларга исә уку өчен китап шкафлары, өстәл, урындыклар да алу таләп ителә.

 Гөлназ һәм Данис Хәлиевлар гаиләсенә быел  беренче тапкыр баланы мәктәпкә җыю мәшәкатьләрен үз башы аша уздырырга туры килгән.  Уллары Казанның 54 санлы мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә.

–  Укырга кергән мәктәбебездә малайлар караңгы зәңгәр төстәге чалбар һәм кызыл шакмаклы жилетлардан йөри. Форманы ательеда заказ биреп тектерттек. Бу мәсьәләне май азагында ук кайгыртып куйдым. Шуңа да форма арзанракка – 2500 сумга төште. Июньдә заказ бирүчеләр исә шул ук чалбар жилетны 3750 сумга сатып алды. Эш дәфтәрләрен дә алдык инде. Алары өчен 1 меңнән артык түләдек. Боларга канцелярия товарларын  һәм спорт формасын да өстәсәң, барлыгы 5 меңнән артык китте. Әле портфель, аяк киеме тагын бер төркем вак кирәк- яраклар алынмаган, – дип сөйли Гөлназ Хәлиева. 

Ә менә Алия Насыйрова кибеткә йөрүчеләрдән түгел. Инде күптәннән ул барлык диярлек кирәк-яракларга интернет аша гына заказ бирергә ияләшкән.

- Мин интернетның мөмкинлекләрен аркылыга-буйга өйрәнгән кеше һәм бу уңайлыктан тулы күләмдә файдаланырга тырышам. Бу вакытны да, акчаны да янга калдыра торган ысул. Дөрес, балага киемне ярату кыенрак, әмма инде хәзер барлык нечкәлекләрне өйрәнеп беттем. Шуңа да малаема форманы да, рубашканы да, аяк киемен, букчаны да шулай заказ биреп кенә алдым. Барлык чыгымнарым 5 меңнән артмады, – дип сөйли ул.

Баланы мәктәпкә туплау хәленнән килмәгәннәргә исә республикабызда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. Быел да бу акция башлангычы дәвам иттерелеп, беренче сыйныфка баручы 9484 баланы сөендерәчәк. Аларның һәркайсы мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган өр-яңа букча белән бүләкләнәчәк.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 19.08.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»