|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2016 Мәгариф
Чын мәктәп директоры нинди булырга тиеш?Мәктәп директорлары үзләрен педагог түгел, ә идарәче дип саный. Алар белем бирү сыйфаты белән әллә ни кызыксынмый, дәресләргә сирәк йөри. Директорлар арасында үз фәнен укыту күренеше дә кимегән. Бу – мәктәп җитәкчеләре арасында уздырылган социологик сораштыру нәтиҗәләре. Сораштыруда катнашучыларның 60 проценты белем алу өчен уңай шартлар тудыруны төп бурычлары дип саный. Бары тик 18 процентына гына укучыларның белем алу нәтиҗәләре мөһим. Сораштыруда катнашучыларның 0,3 проценты гына үзләре идарә иткән коллективтан канәгать икән. “Директорларның күпчелеге үзләрен педагог дип санавы – коточкыч күренеш. Мәктәп хезмәткәрләре өчен менеджерлык түгел, ә педагогика беренче урында булырга тиеш. Бүген директорларны укыту күбрәк финанс һәм хокук яклау өлкәсендә генә бара, ә укытучылык, бала психологиясенә игътибар бирелми”, – дип саный мәгариф институтының лидерлык үзәге мөдире Анатолий Каспржак. Аның фикеренчә, идарәчеләрнең 54 проценты укыту процессы белән кызыксынмый, алар дәресләргә барысы да тәртиптәме дип күзәтер өчен генә керә. Директорлар арасында укытучы булып эшләмәүчеләр ешрак очрый башлаган.
--- |
Иң күп укылган
|