|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2016 Җәмгыять
Татарстанда сыерны МЧС ярдәмендә коткарганнар (ФОТО)Кичә кич Яшел Үзән районының Әйшә бистәсендә яшәүчеләр 112 телефонына шалтыратып, канализация чокырына сыер төшкәнне әйтә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итә. Коткаручылар килеп җиткәндә, сыер биш метр тирәнлектәге канализация коесында була. Алар комаучаулый торган агачны кисә, коега төшә, кран-манипуляторның арканнарын сыер астына кертә һәм аны өскә чыгара. Коткару операциясе өчен бер сәгатьтән артык вакыт китә. Хайван исән-имин килеш хуҗасына тапшырыла.
Светлана БЕЛОВА, Гөлшат ГАНИЕВА |
Иң күп укылган
|