|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2016 Мәдәният
Gong TVда концертлар сезоны башланаGong TV спорт һәм музыка каналы яңа сезоннан тамашачыларга өр-яңа проектлар тәкъдим итә. Җырчылар катнашында “Йолдызлы алачык” тапшыруы сентябрьдән старт алачак. Ә инде бу атнадан һәр җомга кичке җидедә татар эстрадасының популяр артистлары концертларын бары тик Gong TV тамашачыларына тәкъдим итә. Җомга киченә җырлы кәеф өстик! Премьера 19 августта 19.00 билгеләнгән. “Татар моңы” халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы лауреаты, “Манзара” музыкаль премиясе иясе Чулпан Йосыпова тамашасы бары сезнең өчен. Безнең каналда күрсәтелүче “Кирәкми сүзләр” җырына төшерелгән клип инде күпләрнең күңеленә үтеп керергә җитеште. Чулпан Йосыпова яшь әни, тик аңа карамастан актив иҗат итә.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|