поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.08.2016 Җәмгыять

Кем мич кимерә, кем урындык ашый, яки Сәер кешеләр

Кызым кечкенәдән акбур ашый. Мәктәптә чагында тактага яза торган акбурлар арасыннан тәмлерәген сайлый, үзенә ошый торганын канцтоварлардан таба, “Теге киоскта тәмле акбур бар, монысындагысы тәмсез”, – дип сайлана иде. 22 яшь тулды инде үзенә, һаман да акбур кимерә. Әмма хәзер киосклардан эзләп йөрми.

Вконтакте сайтында үзе ише акбур яратучылар төркеменә кергән бу. Ә андагы бер хатын интернет аша заказ биреп әллә кайлардан күпләп акбур һәм балчык кайтарта да, теләүчеләргә бүлеп-бүлеп сата икән. Ул акбурның ниндие генә юк! Зур кисәклесе, вакланганы, тозлырагы, корысы, үзлесе... Балчыкның агы, сорысы, күге. Теләсәң аша, теләсәң тирене яхшырту өчен битлек итеп куллан, чәчеңә сыла.

Акбурның тәме, чыннан да, төрле икән. Кызыксынып, кайвакыт исенә кызыгып мин дә кабып карыйм. Кайчагында үземдә дә “акбур аппетиты” уяна. Балчыгын да ялап караганым бар, тик анысы ошамады. Чирледер бу бала дип уйламагыз, шөкер, кызым сау-сәламәт. Акбур мәсьәләсендә табиблар белән дә киңәшеп, анализлар тапшырып караган да булды. Барысы да тәртиптә. Табиблар витамин эчәргә кушалар.

Ничәдер ай витамин эчеп, хәтта азык-төлекне дә үзгәртеп карадык. Тик акбур ашыйсы килү теләге бетмәде. Хәер, 4-5 яшьлек чагымда үзем дә акшарланган мичне буем җиткән кадәр биеклектә кимереп чыкканмын икән. Соңрак әбием, мин мичкә бүтән зыян китермәсен өчен, чиста акбур, утын янганнан калган күмер бирә башлаган. Күмер дигәннән, анысын мин бүген дә яратып ашыйм. Кайвакыт мунча миченә яки учакка махсус матуррак, чистарак утын пүләне тыгам да, күмерен алып куям.

Ә акбур яратучылар гаҗәеп күп икән ул. Шул ук Вконтакте сайтында гына акбур ашаучыларның дистәләгән төркеме бар. Һәр төркемдә, ким дигәндә, 2-4 мең кеше. Әйтик, кызым Казандагы акбур ашаучылар белән аралаша. Бу төркемдә 4 меңнән артык кеше бар (Казанда моннан тыш та тагын берничә төркем бар). Уфа, Ульяновск, Пермь һәм башка шәһәрләрдә дә акбур яратучылар буа буарлык булып чыкты. Биредә кешеләр фикер алыша, теге яки бу карьердан алынган акбурның тәме, чисталыгы, зыяны-файдасы һәм башкалар турында сөйләшә, бер-берсенә киңәшләр бирәләр. Моннан тыш, берләшеп акча җыеп, илнең икенче башындагы карьерлардан яки чит илләрдән акбур кайтарталар. Әйтик, Казахстаннан кайтарткан акбур иң сыйфатлылардан санала икән. Шунысы кызык – Вконтакте сайтындагы төркемнәргә караганда, акбур яратучыларның 99 проценты – хатын-кызлар.

Интернеттан эзләп карасаң, Вконтактедан тыш та акбур табып була. “Ашый торган табигый акбур” дип сатыла ул. Килосы 100-300 сум. “Атлантида”, “Советский”, “Аляска”, “Легенда Урала” һәм тагын әллә нинди сортлары бар. “Чип-чиста, эшкәртелмәгән һәм катнашмаларсыз акбур” дип язылган рекламаларында. Моннан тыш, “Кормовой мел” дигәне дә бар икән. Анысын терлек, кош-корт азыгына кушалар. Тоннасы 4000 сум тирәсе.

* * *
Беркөнне эштә акбур ашау турында сүз чыкты да, хезмәттәш кызлар: “Сәер кешеләр икән сез”, – диделәр. “Ә сез үзегез ниләр яратасыз соң?” – дип кызыксындым.

Бер кызыбыз бензин янган ис ярата булып чыкты. “Кечкенә вакытта янымнан мотоцикл узып китсә, артыннан иснәп бара идем, хәзер дә ул искә битараф түгелмен. Ә кайвакыт тәмәке исе ошый. Бөтенесенеке дә түгел, кайбер тәмәкенеке генә”, – диде. Икенче кызыбыз мич акшарлаган искә үлеп китәм ди. Өченчебезнең вакыт-вакыт башлы суган ашыйсы килә икән. “Әрчим дә, алма кимергән кебек кимерәм”, – диде. Дүртенчебез кечкенә чагында урындык аркасы кимергән. “Теш чыкканда уртың кычыткандыр бәлки?” – дип фаразлаган идем, “Юк, мин аны аңлы рәвештә ашый идем. Мебель тәме, исе ошый иде”, – диде. Ә аның апасы кечкенә чагында акшарлы мич кимергән. Поезд юллары, метро, юеш кызыл балчык исен яратучылар да бихисап булып чыкты. Чи бәрәңге, чи камыр, чи токмач ярату турында әйтеп тә торасы түгел, болары гадәти хәл. Аларын хезмәттәшләремнең күбесенең балалары, оныклары яратып ашый икән.

Ә бәлки бу сәерлек түгелдер? Табигать барысын да “уйлап-белеп” яраткан. Кыргый хайваннар махсус үләннәр ашап, тоз, балчык ялап дәвалана бит. Ә бәлки кеше организмы үзенә җитмәгән матдәләрне шулай төрле исләрдән, акбурдан, балчыктан, тоздан һәм башка әйберләрдән ала, яңара, көч туплый һәм шул рәвешчә чистарына торгандыр?


Чулпан КАМАЛОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.08.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»