поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.08.2016 Шоу-бизнес

Илнур Коләхмәтовның уникаль җырлау стиленә Салават Фәтхетдинов та игътибар биргән (ИНТЕРВЬЮ)

Гадәттә, артистлар чыгышларында бары җырлыйлар, кайчакта биючеләргә кушылып бииләр, ләкин бу сүзләр Илнур Коләхмәтовка бөтенләй дә туры килми. Курай, кубыз, думбра уен коралларында уйнау белән бизәлгән чыгышлар белән үзенә карата ул. Әле җырлауның да гадие түгел – тамак белән җырлау (горловое пение) ысулын кулланып сәхнәне балкыткан артистны тамашачылар эчкерсез соклану һәм гаҗәпләнү белән кабул итә. Илнур Коләхмәтов бүгенге көндә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты.

— Иҗат юлы кемнеңдер соң, кемнеңдер иртә башлана. Синең музыка белән мавыгуың кайчан башланып китте?
— 7 яшьтән җыр белән мавыктым. Җырлау белән параллель рәвештә бергә шулай ук башкорт кураенда уйнауны да алып бардым. Авылда музыка түгәрәгенә йөрдем, аннары музыка мәктәбе булды. Анда инде курай, кубызда  уйнарга өйрәндем. Бишенче сыйныфта әти-әнием мине Уфага Гәзиз Әлмөхәмәтов исемендәге музыкаль гимназиягә китерде. 11 сыйныфка кадәр шунда укыдым. Бу гимназия интернат тибында. Кларнет белгечлеге буенча вокал, курай, бию дәресләрендә шөгыльләндем, анда думбрада уйнарга өйрәндем. Гимназияне тәмамлагач Айгөл апам Сагынбаева Салават Фәтхетдинов бүлегендә укырга Казанга күченергә тәкъдим итте. Мин инде гел башкорт телендә аралашкан килеш, татар телен, шәһәрне белмичә дә батырчылык итеп Казанга чыгып киттем. Мәдәният һәм сәнгать университетына өч имтиханнан да 95 балл җыеп уңышлы гына бюджет бүлегенә укырга кердем. 1 сентябрьдә мәдәният университетында уку башлана, ә август аенда мин Салават Фәтхетдинов концертларында, уен кораллары белән җырлап, аерым чыгыш ясадым. Шуннан “Сорнай” ансамбле миңа игътибар итте. Анда бер ел эшләп алдым.
— Дәүләт фольклор ансамбленә ничек килеп кердең?
— Филармониядә чыгыш ясаганда Айдар абый Фәйзрахманов күреп алып, үзенә чакырды. Ансамбльда инде өченче ел эшлим. Монда мин биергә, тагын да профессиональ җырларга өйрәндем, уен коралында бик ныклап шөгыльләнәбез. Чит илләрдә йөреп, зур чыгышлар ясап бик күп тәҗрибә тупланды.
-Чит илләрдә чыгыш ясыйсыз. Анда ничек кабул итәләр фольклор музыканы?
— Һәрбер чит илдә диярлек татарлар, башкортлар бар. Әйтик, Африкада консул урынбасары булып Чаллы егете эшли, аның тормыш иптәше Башкортстанның Туймазы районыннан. Анда бөтенләй дә курайның нәрсә икәнен белмиләр. Алар бик кызыксынып, сөенеп, ошатып кабул итәләр. Милләттәшләр курайны ишеткәч, туган якта булган сыман диләр. Без Германиядә, Испания, Италиядә чыгыш ясыйбыз. Музыканың милләте юк бит, күңелеңне биреп уйнасаң бар җирдә дә үз итәләр. Дубайга бик яратып чакыралар.
— Тамак белән җырларга (горловое пение) ничек өйрәндең? Аңлавымча, бу бик еш очрый торган алым түгел.
— Мин аңа бик тиз өйрәндем. Башкортстанга конкурска барган җирдән, мастер-класс алып, 2-3 көн эчендә үзләштердем. Ансамбльдә безнең “горловист” юк иде. Уфага кайткач берничә тапкыр үзем алынып карадым, ләкин бары өченче тапкырдан гына килеп чыкты. Ничектер авыр өйрәндем дип әйтә алмыйм. Кайберәүләр айлар, еллар буе йөри, аларның килеп чыкмый. Дөрес, тамакны кыра, авырттыра һәм аннан соң җырларга да ярамый диләр. Югары ноталарны алып булмый, мелизмнар килеп чыкмаска мөмкин, үз үзенчәлекләре бар инде. Мавыгырга кирәкми, ләкин гел шөгыльләнеп тормасаң сәләт югалырга да мөмкин. Көн саен җырлап торам шуңа.
— Дискотекаларда уен коралларына нинди мөнәсәбәт? Чыгышларыңны ул форматка ничек туры китерәсең?
— Без Радик Сәлимов җитәкчелегендәге “Tatarsis” төркеме белән эшлибез. Бергә эшләнгән репертуар тупланган. Алар белән төнге клуб форматында эшкәртелгән треклар бар, шунда ук уен кораллары, горловое пение — барысын да кертәм. Клуб музыкасына нигезләнгән чыгышлар яшьләргә кызык, бигрәк тә заманча музыка белән фольклор кушылгач.
— Син башкорт егете. Иҗади яктан үсү өчен кайсы республикада мөмкинлекләр күбрәк?
— Инде хәзер туган якка кайткач башкортча сөйләшү авыррак, татарчага күбрәк ияләшкән, җиңелрәк. Татарстанга килгән күп иҗатташ дуслар шулай дип әйтә. Чагыштырасы килми, туган як туган як булып кала.Барысы да үзеңнән тора, тырышудан тора.
— Син күбрәк үзеңне җырчы итеп тоясың әллә уен коралларын үз итәсеңме? Яисә ансамбль икесен дә берләштерәме?
—Чагыштыру авыр, икесен дә үз итәм, ләкин музыка уен коралларын өстен куяр идем. Бик яратып курайда уйныйм. Ул барыбер моңлы инструмент булгач күңел белән бирелеп уйныйм.
— Башкорт курае, татар курае, кубыз, думбрада уйныйсың. Тагын кайсы уен коралларын үзләштерәсең килә? Бәлки чит илләрдән кызыгып кайтканнары бардыр?
—Килә, әлбәттә. Яңарак кына дудукта өйрәнә башладым. Кларнетта уйный белгәч, күпкә охшаш, шундый ук  матур итеп аранжировкалар ясап, җырлап, бер чыгыш әзерлисем килә.
— Шәхси репертуарыңны нинди җырлар белән баетасың?
— Үзем җырлар язам, үзем эшкәртүләр ясыйм, “Сандугачым” җырын Илгиз Шәйхрәзиев сүзләренә иҗат иттем, “Матурыма” дигән авторлык җырым бар. Мин яратып башкарам халык җырларын һәм үзем иҗат иткән җырларны. Балачакта халык җырларында тәрбияләнгәч, аларга күңел ята.
— Ансамбльдә эшләүчеләр дә барыбер үз проектларын башлый. Бу үзенә күрә үз исемне популярлаштырумы әллә инде киләчәккә күз атып, әкренләп аерым артист булып китүгә бер юлмы?
— Бер урында гына туктап торып булмый, алга барырга, үзеңне үстерергә кирәк дип саныйм. Төрле фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашып киләчәктә тырышырга кирәк иде үз исем өстендә эшләргә дә. Икенче ансамбльләргә чакырып карыйлар, бик күп артистлар белән чыгыш ясарга  чакырулар килә, Башкортстанга чакыралар мәдәният сараен җитәкләргә, ләкин барыбер тәңгәл урыннарга гына күчәсе килми, үземнең күтәрелергә теләк көчле.
— Гаиләдә иҗатка нинди мөнәсәбәт?
— Минем тормыш иптәшем профессиональ биюче. Кайвакыт утырып алабыз шулай: мин курайда уйныйм, хатыным белән улым бииләр. Эштә без җырлыйбыз, биибез, тик өйдә барыбер эшне онытабыз. Өйдә ял итәргә кирәк дип саныйбыз. Аңлашылмаучанлыклар тумый, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Иҗади каршылыклар туса да тизрәк күз йомарга тырышабыз, ул миңа һәрвакыт ярдәм итеп кенә тора. Уйга килгәнне эшли торган кешеләр без: идея туа икән Сочига чыгып китәргә, шунда ук юлга кузгалырга да мөмкинбез. Авантюристлык бар бездә, гел хәрәкәттә.
- Яңа концерт сезонына нинди әзерлекләр бара?
-Ансамбль белән чит илләргә гастрольләргә чыгабыз декабрьгә кадәр, аннары Татарстанга да исәплибез. Үземенең иҗатыма килгәндә, вокаль-инструменталь  “Син һәм мин” дип аталган җыр языла , алга таба да җырлар иҗат итү планда.
 

Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 17.08.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»