поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.08.2016 Җәмгыять

Россия Илбашы Балтач районында яшәүче Хәдичә әбигә хат җибәргән

Балтач районы Чапшар авылында яшәүче Хәдичә апа Камалова 90 яшен камил акыл һәм тән сихәтлеге белән каршы алды, дип хәбәр итә Балтач районының “Хезмәт” газетасы сайты.

Хәдичә абыстайны котлап, Балтач хакимиятеннән вәкилләр - район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова, шулай ук Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин килгән иде. Ихлас теләкләрен ирештереп, бүләкләрен һәм Россия Президентының Котлау хатын да юбилярның кулына зурлап тапшырдылар алар.
 
Озак еллар авыл абыстае булып йөри Хәдичә әби, ә хәзер, яше олыгаеп китү сәбәпле, әлеге эшне дәвамчысына тапшыра.
 
Лаеклы ялга чыкканчы, мәктәптә җыештыручы булып эшли. Ә аңа кадәр тормыш юлын барлаганда, 15 яшемнән тормыш газабын татыдым, ди. “Куенда 3-4 бәрәңге булган килеш Шәмәрдәнгә барып кайта идек. Симәнәне Арчадан ташыдык. Ындырда ялан тәпи суга идек, чөнки кияргә юк, заманасы шундый булды. Бик күп эләкте безгә. Аллаһы Тәгалә михнәтен дә күрсәтте, рәхәтен дә күрәбез. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын инде балалар”, - ди сугыштан соң колхозда да тырыш хезмәте белән макталган Хәдичә апа.
 
1947 елның февралендә Салавыч авылыннан Чапшарга килен булып төшә ул. Мортаза абый белән тигез, матур тормышларында сигез бала табып, аның бишесен генә багу бәхетенә ирешәләр. Калган өч малайлары төрле яшьләрдә гүр иясе булалар. Тормышның әлеге сикәлтәле вакытларын зур сабырлык белән үтеп, киләчәктә якыннарын саклавын үтенә ул Аллаһы Тәгаләдән. Мортаза абый белән 45 ел гомер итәләр, аны караңгы җир куенына салганнан соң, әниләренә терәк-таяныч булып олы улы Нурулла һәм килене Гөлсимә кала. Алар бергә 47 ел яшиләр икән инде. Килен кайнана туфрагыннан ярала диләр, бу очракта да шулай. Сабыр, уңган, әнкәйләрен олуг хөрмәткә төреп яшәтүче Гөлсимә апа төп йортка килүче башка туганнарга да караңгы чырай күрсәтми, һәрчак матур итеп исәнләшеп, кунак итә белә. 
Гомеренең тугыз дистәсен үткән әбиебезнең 24 оныгы, 33 оныкчыгы бар. Шуңа да ул үзен бик бәхетле кеше итеп саный.
 
“90 яшьлек юбилеемны бик бәхетле килеш каршы алам. Бик рәхәттә яшим. Юкса, бот төбеннән аягым сынгач, әҗәлем шушы икән дип уйлаган идем. Үткәннәр генә онытылмый, күңелдә тирән буразна булып ята. Ярый әле ул чактагы газаплар өчен хәзер рәхәтен күрәбез. Ә бит әниләр аны да күрми гүр иясе булды. Шуңа да бүгенге буын балалары тазалык-тынычлыкта яшәсеннәр. Кешене эшсезлек бетерә, эшләп яшәсеннәр”, - ди Хәдичә апа.
 

Зәлия ХӘСӘНОВА
Татар-информ
№ --- | 16.08.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»