поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.08.2016 Шоу-бизнес

Алсу бәби тапканнан соң, яшь әниләр бала табарга курка?!

Соңгы вакытта интернетны җырчы Алсуның Изральнең Тель-Авив клиникасында өченче баласын – Рафаэльне табуы турындагы хәбәр «шартлатты». Өченче бала әллә ни гаҗәп хәл түгел инде анысы, тик менә малай шактый кыйммәткә – 12 мең долларга төшкән, диләр.
Күршебездә әни булырга җыенган яшь килен дә ишеткән бу хакта.

Менә берничә көн инде: «Минем чит илгә барырга акчам юк, исән-сау калырбызмы икән инде?» – дип, үзе өчен генә түгел, туасы баласы өчен дә борчылып йөри. Бу хакта белгәч, мин дә дүрт балага гомер биргән ана буларак: «Нәрсә бу, безнең медицинага ышанмаумы, әллә инде, чынлап та, хәзер бездә бала табу бик куркынычка әйләнгәнме?» – дип уйлап йөрдем. Сорауларыма «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе җавап бирде. Анда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллин һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча баш белгече Илвира Галимова катнашты.

Республикабыз балалар туу буенча Идел буе төбәгендә – беренче, Россиядә 16нчы урында тора. 2015 елда дөньяга килүен белдереп, якыннарын сөендереп, 56899 сабый аваз салган. Бу узган елга караганда, 209 нарасыйга күбрәк. Быелның җиде аенда гына да республикабыз халкы 32351 бәбигә арткан. Балалар үлеме саны аз булу белән дә мактана алабыз икән. Бәхеткә, бу аянычлы сан елдан-ел кими бара. Узган ел ул 1000 балага алты булса, быел 1000 балага 5,5 кенә. Бу уңышларга авырлы ханымнарны кечкенә срокларда исәпкә куеп, даими тикшереп тору белән ирешелә. Республикабызда соңгы елларда аналар үлеме дә ике тапкырга кимегән. Бу саннар бик кечкенә булса да, алар артында яралы язмышлар, ятим калган балалар, тол ирләр...

Дөньяга яңа кеше китерергә җыенган әниләргә тагын да зуррак төрле ярдәм күрсәтер өчен, Казаныбызда Республика клиник хастаханәсе базасында 2014 елда 100 урынга исәпләнгән перенаталь үзәкнең яңа бинасы төзелә башлады. Аны төзү өчен Россия Федерациясе дә, Татарстан Республикасы да шактый зур суммалар тота. Министрның әйтүенә караганда, быелның сентябрь аенда ул үзәктә сабыйларның тәүге авазы ишетелергә тиеш. Бала табу заллары гына да унау булачак һәм аларда бала туганда әнигә ярдәм итәргә әтиләр яки башка туганнар да катнаша алачак.

Казаннан ерак яшәүче йөкле ханымнар да һәрдаим күзәтү астында тора. Нинди дә булса җитди проблемалар килеп чыкса, онлайн аша аларга Казан табиблары киңәш бирә. Бу үзәктә киләчәк кешесенең яралгы чагында ук сәламәтлеге тикшерелә һәм дәвалана да. Ныклап тикшергәннән соң, сирәк булса да, йөклелекне өзәргә дә тәкъдим итәләр.

– Кызганыч, ана булырга җыенган ханымнарның бик азы гына тулысынча сәламәт, – диде бу проблеманы яхшы белгән Илмира ханым. – Бу яшьләрнең тормышка җитди карамаулары, партнерларны еш алмаштырулары, дөрес яшәмәүләре белән аңлатыла. Болай эш­ләргә ярамаганны аңлаганда, бик соң була инде.

Соңгы елларда балалар дөньяга табигый юл белән түгел, ә операция аша килә башладылар. Бу бөтен дөнья буенча шулай. Хәтта Кытай, Бразилия кебек илләрдә һәр баланың икенчесе шушы юл белән туа. Бездә дә бу сан арта бара. Ләкин табигый юл белән, вакыты җитеп туган баланың физик һәм психологик сәламәтлеге ныграк була. Булачак әниләр моны белсеннәр иде.

Туган һәр нарасыйның гомерен саклап калу өчен дә табиблар барысын да эшлиләр. Алар җитлекми туган 600 граммлы сабыйларга да ювелир операцияләр ясап, икенче гомер бүләк итәләр.

Адәм баласы дөньяга килгәндә дә, киткәндә дә ак халатлы фәрештәләр ярдәменә мохтаҗ. Дөньяга килүчегә бу ярдәм аеруча мөһим. Чөнки аның киләчәк язмышы, исәнлеге шушы мизгелгә бик нык бәйле.


Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»