|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2016 Криминал
Казанда баласын машинада калдырган ананы җинаять җаваплылыгына тартырга телиләрКазанда 6 айлык баласын эсседә автомобильдә калдырган хатын-кызны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Моның өчен нигез бар дип саный Татарстанда бала хокуклары буенча вәкәлатле Гүзәл Удачина. Искәртеп үтик: шимбә, 13 августта ханым машинасын Мәскәү базары янында калдырып, кибеткә кергән. Хатын-кыз парковка кагыйдәләрен бозу сәбәпле, автомобильне эвакуаторда штрафстоянкага алып киткәннәр. Автомобильнең тәрәзәләрендә тонировка булу сәбәпле, ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаның арткы утыргычында автокреслода бала утырганын күрмәгән.
Гөлүзә ВАСИЛОВА |
Иң күп укылган
|