|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2016 Спорт
Олимпия чемпионы Тимур Сафин турында әнисе Гөлсинә апа: "Улым чалгысын да тотты, чүкечен дә"Милләттәшебез – Уфа егете Тимур Сафин уңышлары өчен әти-әнисенә рәхмәтле. Узган атнада 24 яшен тутырган спортчы туган көненә үзе бүләк ясады. Рапирачылар ярышында ул бронза медаль отты. Өченче урынның кыйммәте бик зур. Ник дигәндә, рапира буенча шәхси ярышларда Россия спортчыларының 2000 елдан бирле бернинди медаль дә ота алганы юк иде. Үзбәкстанда туган, Башкортстанда үскән, ә ике ел элек Казанда узган дөнья чемпионатында бронза медаль отып, беренче зур уңышын яулаган Тимур якташыбыз булып чыкты. Әтисе Марсель – Азнакай, әнисе Гөлсинә Әлки якларыннан икән. Әлкиләр бик горурланып якташлары турында хәбәр салгач, туганнары аша телефон номерын табып, “ВТ” хәбәрчесе Уфага шалтыратты. Гөлсинә ханым белән сөйләшкәндә ул алдан ук шарт куйды: шәхси тормышны телгә аласы түгел. Тимур үзе дә шундый. Гаиләсе – аның өчен изге. “Спорт беркайчан да тормышта төп нәрсә була алмый. Олимпиаданы оту ул – максат. Тормышның мәгънәсе балалар үстерүгә бәйле. Спорт исә икенче урында кала. Спорт өчен дип бөтен нәрсәне ташларга ярамый. Ул аңа лаек түгел. Ә менә отарга кирәк”, – ди төгәллекнең ни икәнен яхшы белгән спортчы.
“Дөресен әйткәндә, улымның чыгышларын туры эфирда караганым юк. Артык дулкынланам. Аннары ярыш беткәч кенә күз салам. Беләсездер инде: Бразилия белән сигез сәгать аерма. Тимур бронза медаль откач, төне буе котлап шалтыраттылар. Туганнар, дуслар да, бер белмәгән кешеләр дә, – дип сөйли әнисе Гөлсинә ханым. – Нәрсә хисабына уңышка ирештеме? Җиңүгә омтылыш, тырышлыгы бик көчле аның. Алдына максат куя икән – шуңа ирешмичә туктамый. Кечкенәдән шундый булды. Берсендә җәйге лагерьда йөгерү буенча ярышта беренче урынны алып кайтты. Бу вакыйга аны бик канатландырды. Бик күп спорт төрләре белән мавыкты. Шахмат белән дә шөгыльләнде, дзюдо белән бокс та булды. Әле дә хәтерлим: бокс буенча тренеры малайны үзләренә йөртүне сорап күп мөрәҗәгать итте. Әмма без фехтованиене сайладык. Әлбәттә, мондый ук уңышлар булыр дип күз алдына да китермәдек! Яшь вакытта андый нәрсәне уйламыйсың да. Иң мөһиме, бала урамда буталып йөрмәсен, шөгыле булсын, дидек. Ә Тимур тырышлыгы белән алдырды. Тренировкаларыннан кайткач, башта йоклый, аннары төн уртасында уянып дәресләрен әзерли иде. Мәктәпне тәмамлаганда берәр җитди һөнәр алырга кирәк дип киңәш бирдек. Әмма ул сайлаган иде инде. “Бөтен гомеремне фехтованиегә багышладым. Хәзер инде чигенмим”, – диде. Без, әлбәттә, каршы килмәдек”.
Әнисе әйтүенчә, кечкенә чагында Тимур Татарстанга да еш кайтып йөргән. Хәзер, әлбәттә, сирәгрәк. Әлки районындагы Түбән Биктимер авылында егетне яхшы хәтерлиләр. “Анда кайткач чын авыл егетенә әверелә иде. Чалгысын да тотты, чүкечен дә, – ди Гөлсинә ханым. – Хәзер инде өйгә кайтуын зарыгып көтәбез. Һәр көнне сөйләшеп торабыз. Ул кайтуга иң тәмле ризыкларны әзерләрмен: бәлешен дә, өчпочмагын да. Хәер, ул бар ризыкны да яратып ашый. Бигрәк тә бәрәңге белән итне. Чын татар егете инде”.
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|