|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2016 Икътисад
Быел пенсияләрне индексацияләү каралмаган?Россия вице-премьеры Ольга Голодец 2016 елда пенсияләрне тагын бер тапкыр индексацияләү турында Хөкүмәттә фикер алышулар бара, әмма аның буенча карар әле кабул ителмәгән, дип белдергән. Бу хакта "Ведомости" яза. "Без хәзер моның өстендә эшлибез, тиздән хәл итәрбез дип өметләнәм. Әлегә бездә төгәл дата юк, исәпләүләр, фикер алышулар бара. Бу тема фикер алышуларның үзәгендә", - дигән вице-премьер пенсияләрне индексацияләү вакыты турындагы сорауга җавап биреп.
Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү мәсьәләсе, аның сүзләренчә, каралмаган. "Без моны карамадык. Без хәзер яртыеллык нәтиҗәләрен санау белән мәшгуль", - дигән вице-премьер.
--- |
Иң күп укылган
|